Главная » Яңалыклар архивы
Көзләр җитте, көзләр...
 
 
Синең сагыш әллә күчкән инде? —
Урманнарга сары кабынган.
Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? —
Мин көзләрдә сине сагынам.

 

Просмотров: 666 | Добавил: PATRIOT | Дата: 13.09.2011

Бүгенге Ураза бәйрәмендә, ике кулын күтәреп, дога кылып утыручы дәүләтбашы - президентыбызны күреп, бик горурландым! Әфарин, гел шулай булсачы җитәкчеләребез! Үз гомеремдә беренче тапкыр үзебезнең дәүләт башлыгын догада күрдем. Мин сезне хөрмәт итә идем, хөрмәтем бермә-бер артты. Илбаш булып иманлы кешенең торуы үзе зур бәхет җөмһүриятебез өчен. Сез булдырасыз!!!!!!!

Просмотров: 555 | Добавил: PATRIOT | Дата: 30.08.2011

Бисмилләхир-рахманир рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!
Ураза гаете – дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган мөселманнар өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды. Әлеге изге айда ислам диненең яңа яклары белән таныштык, төннәр буе йокламыйча гыйбадәт кылуыбыз белән, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә тагын да якыная алдык. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.
Әлеге айның бөтен хикмәте дә шунда – Рамазан ахырында үзебезне яңа туган сабыйдай хис итәбез, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешәбез. Ураза бәйрәме, шатлык символы кебек булганга, без аны һәр ел күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз. Бу елда да Аллаһы Тәгаләгә рухи ... Алга таба укырга »
Просмотров: 629 | Добавил: PATRIOT | Дата: 30.08.2011

Ватандашлар! Бүген "Булгария"дә "калганнарның" кырыгы. Намазлылар намаз вакытында, намазсызлар теләсә кай вакытта мәрхүмнәрне искә алып, догагыздан калдырмагыз...ачуланып ята күрмәгез тагын, авылдашлар, ...урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булсын...Зөлфиякәй, Роза апа - без сезнең өчен догада..

Просмотров: 629 | Добавил: PATRIOT | Дата: 18.08.2011

Авыл тагын кайгыда. Бүген Йосыф абыйны югалттык. Авыл бушап...мәчет ятим...Гыйбадебикә апа тол...балалар ятим калды... Авыр туфракларың җиңел булып, урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, Йосыф абый!!!

Просмотров: 653 | Добавил: PATRIOT | Дата: 03.08.2011

Кадерле авылдашлар! 1 авгус көнне уразага керәбез.
 
 
1 августа мусульмане начнут держать пост-уразу. Об этом стало известно в ходе вчерашнего заседания Президиума Духовного управления мусульман Республики Татарстан, на котором рассматривались актуальные вопросы наступающего месяца Рамазан.

В этом году Рамазан начнется 31 июля после захода солнца. Во всех мечетях республики пройдут первые ночные молитвы – намаз-таравих, традиционно совершаемые в священный месяц. Мусульмане приступят к исполнению одного из пяти столпов ... Алга таба укырга »
Просмотров: 814 | Добавил: PATRIOT | Дата: 31.07.2011

25.07.2011.16.00. Теплоходны күтәреп бетерделәр, официаль рәвештә "Бу проблема ябылды”, дип игълан итте җитәкчеләр. 4 минут эчендә су төбенә киткән теплоход, 15 көн буена, су өстенә теләр-теләмәс кенә, оялып-каушап кына калыкты. Никадәр ватылган язмышлар, өзелгән гомерләр, тумаган сабыйлар, кочмаган-сөелмәгән ярлар... Никадәр йокысыз төннәр, көннәр, сәгатьләр, минутлар, секундлар... Никадәр акланмаган өметләр...барысы да артта калды... Кеше гомерләрен бернинди акчага да алыштырып булмый шул, ләкин шул акча юклык, фәкыйрьлек, кемнеңдер битарафлыгы, ваемсызлыгы, акча артыннан кууы ни өчен соң безнең өчен кадерле булганнарыбызны алып китте?!!
Гафу итегез безне, җир өстендә яшәп калганнарны, инде башка беркайчан да бу дөньяга кайтмаска дип, мәңгелеккә китеп баручылар! 122 кеше, 122 язмыш! Кая 122 генә булсын!!!
БУ КӨННӘРДӘ БЕЗ БАРЫБЫЗ да СЕЗНЕҢ белән "Бу ... Алга таба укырга »

Просмотров: 747 | Добавил: PATRIOT | Дата: 26.07.2011

Чиратлашып өчесе, җидесе, кырыгы, елы... җитәчәк... Кеше гомере -тузан бөртеге... без юк дип кояш та чыкмый тормый...дөнья үз агымы белән бара да бара... киткәннәрнең   истәлеге булып хәтер калса, калганнарның йөрәгендә мәңгелек яра кала...
(PS. Бүген, 22 июль, Зөлфиянең җидесе, иртәгә-Роза апаныкы. Әй, дөнья...)
 
 
Просмотров: 543 | Добавил: PATRIOT | Дата: 22.07.2011

Булмады... хыяллар тормышка ашмады...бәлки исәндер, дигән уйларны..."тапканнар" дигән кара хәбәр юкка чыгарды...Бүген бөтен авыл Роза апаны соңгы юлга, мәңгелеккә озата килде...Төп йортка китте Роза  апабыз... Гүрләрең киң, якты; урыннарың оҗмах түрләреннән булсын,...дип теләргә генә калды...бәрәат кичәсе көнне...бәйрәм көн... ә без синең белән хушлашабыз...
Просмотров: 757 | Добавил: PATRIOT | Дата: 17.07.2011

Зөлфиябез дә китте... Йөрәк кенә һаман ышанмый... Ник... ничек... ни өчен... Язмышмы бу, ялгышмы...Кемнеңдер битарафлыгы, ваемсызлыгы, акча артыннан кууы ни өчен соң безнең өчен калерле булганнарыбызны алып китә?!Һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел; менә дигән әни, әби, хатын, туган, килен, авылдаш...
Аяз көнне яшен сукты, айный алмыйм һаман,
Нигә шундый ваемсыз соң, без яшәгән заман?
Акча диеп шаша халык, курми алдын-артын,
Үлем генэ араламый, жыя яшен-картын..
Бер гонаһсыз сабыйларга, нинди ачы язмыш
Их, син ИДЕЛ, бу адымың, ялгыш булды ялгыш...
Просмотров: 825 | Добавил: PATRIOT | Дата: 15.07.2011

« 1 2 ... 6 7 8 9 10 »