http://tat.e-islam.ru/namaztime/- НАМАЗ ВАКЫТЫ


 http://islam-book.info/books/namaz_post_hadisy/namaz.html -ИСЛАМ


МЕЧЕТИ-  http://islam-book.info/books/dizainerskii_razdel/3d_modeli_mechetei.html


АРАБСКИЙ ШРИФТ-   http://islam-book.info/books/dizainerskii_razdel/3d_modeli_mechetei.html


 
НАМАЗ 

بسم الله الرحمن الرحيم

Ислам дине, мөселман тәгълиматы дини йолаларны үтәү фарыз яисә фарыз түгел дип, теге яки бу эшне эшләү савап яисә гөнаһ дип, теге яки бу ризыкны ашау хәрәм яисә хәләл дип аңлата. Яхшылап уйласаң, шул нәрсә ачыклана: алар сәламәтлек күзлегеннән чыгып караганда, барысы да тирән белемгә нигезләнеп эшләнгән. Бу гыйлемгә медицинада булсын, фәннең башка өлкәләрендә булсын, безнең әлегәчә ирешә алганыбыз юк. Дөньяда үзлегеңнән сәламәтлекне ныгыту өчен күп төрле ысуллар бар: йоглар алымы, Пол Брейг, Иванов, Бутейко, Малахов ысуллары… Әмма аларның берсе дә намаз һәм Коръән укыгандагыча төрле яклап камил һәм бөтен әгъзалар өчен дә тигез файда бирерлек түгел. Безнең сәламәтлеккә тәэсире ягыннан намазның чиксез файдасы бар. Моның шулай икәнлеген аңлату өчен түбәндәге мисалларга тукталу урынлы булыр.

Мөселман намазга тәһарәт алу шартларына туры китереп, тездән алып аякны, терсәктән алып кулны, колак эчен, колак артларыннан алып бит-муенны һәм башны юеш кул белән сыпырып, борын очына тиеп, юарга тиеш. Юынганда өч кат авызны чайкарга, шулай ук өч кат борынны чайкарга тиеш. Юыну — беренчедән, нервларны тынычландыру булса, икенчедән, пакъләнү, өченчедән, су белән артык биоэнергия чыга. Колак артын, колак яфрагын юуны бөтен әгъзаларны эшкә өндәү дип карарга мөмкин. Баш түбәсен чылатып, кеше үз биоэнергиясен тәннең түбән өлешенә тигезләп күчерә (бу вакытта кан басымы да шактый төшә), борын очына кагылу исә фикерләү үзәген эшкә өнди. Авыз чайкау да һәр кешегә бик кирәк нәрсә, чөнки иртән торганда авыз куышлыгында микроблар саны шулкадәр күп була ки, организмның бер өлешендә дә алар бу кадәр күп җыелмый. Бу җәһәттән  мунчадан соң авызны 3 кат чайкамый ашауның дөрес түгеллеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Бу очракта да шул ук хәл: кан бик тиз хәрәкәт итү һәм температура югары күтәрелү сәбәпле, авыз куышлыгы чагыштырмача салкынча һәм тыныч була, микроблар монда күпләп җыела (шуңа күрә мунчадан соң кеше авыз чайкамый салкынча әйбер ашап-эчеп, суык һавага чыкса, өске сулыш юллары һәм тамагы тиэ авыртучан була).

Намаз укыгандагы хәрәкәтләр физик күнегү вазыйфасын үтәсә, яланаяк җиргә басып сәҗдәгә киткәндә (маңгай һәм ике кул иңсә турысында уч төбе белән җиргә тия, аяк баш бармаклары балтыр белән параллель тора) кеше биоэнергияне җиргә, намазлыкка күчерә.  Белүебезчә, намазлыкның корылмасы юк, чөнки ул йон яисә киез булырга тиеш дип каралган.

Хәзер намаз укуның безнең сәламәтлеккә ясаган тәэсирен җентекләбрәк күздән кичерик.

Белүебезчә, намаз тәһарәт алудан башлана. Тәһарәтнең мөһимлеге шуннан гыйбарәт: тәрәт(тизәк) эшкәртелгән азык калдыкларыннан һәм күп сандагы микроблардан тора. Алар кайбер очракларда 98 %ка кадәр җитә. Моннан тыш бәвел(сидек) белән дә бихисап микроблар чыга. Шул сәбәпле, яхшылап юып төшермәгән очракта, арт юлда калганы эчке киемгә күчеп, тирә-юньгә таралырга мөмкин. Икенчедән, тәһарәтләнү — бу органнарга күпмедер дәрәҗәдә массаж да була һәм ул, үз нәүбәтендә, организмның вакытыннан иртә картаюын кисәтү чарасын да үти.

Моннан соң кулны беләзеккә кадәр сабынлап  югач, уң учка су алып өч тапкыр авызны гыргылдатып чайкап ташларга кирәк, шул рәвешле без авызга җыелган бихисап микробларны чыгарабыз, тамак бизләрен чистартып, чыныктырабыз. Ә тешләрне уң кулның баш һәм беренче бармаклары белән икесен ике якка җибәреп ышкыйбыз, бу теш һәм уртларга массаж була, тешләрне чистарта, ныгыта.

Шулай ук борынны чайкарга да онытмаска кирәк. Моның өчен уң учка су алып, аны борын аша суырабыз. Сул кул белән борынның бер як юлын каплап икенче ягыннан сеңерәбез, бу алмаш-тилмәш өч тапкыр эшләнә. Әлегечә эшләү гайморит, фронтит, ринит, синуцит, гомумән, югары сулыш юлындагы төрле авыруларны кисәтү чарасы һәм шактый тәэсирле дәвалау ысулы да була ала. Биредә борын чистартылып кына калмый, уң кулдан су белән организмга биоэнергия дә керә.

Битне өч мәртәбә юганнан соң, чәчне туры итеп ачкан түбә өстеннән юеш бармаклар белән мәсех тартыла — болай эшләүнең дә файдасы күп тапкырлар сыналган: баш түбәсендәге туры юл буйлап гаять әһәмиятле биологик актив нокталар урнашкан. Бу вакыт без аларга тәэсир ясап кәефсезлекне бетерәбез, кан басымын таманлыйбыз, баш авыртканны басабыз һәм организмны башка төрле сырхаулардан арындырабыз. Колакның эчен имән бармак белән, колак артын баш бармак белән яхшылап юешләп сыпырганда организмның һәр әгъзасына эшләргә сигнал бирелә, чөнки колак эволюция чорында саңакны алыштырган, шуңа да анда һәр органның биологик актив ноктасы бар. Колак аша, теләсә кайсы әгъзаны да дәвалап була.

Шуннан килеп, чигә тамырларына кагылып аларның камил эшләвенә сигнал бирелә. Юеш кул аркасы белән муенның ян-якларын сыпырып күз тию һәм башка төрле тискәре тәэсирләр юк ителә. Болардан соң кулны, терсәкләрне өч кат юганда беләк буйлап урнашкан әһәмиятле актив нокталар һәм меридианнар эшкә җигелә.

Намазга юынуның өченче баскычы аякларны юудан гыйбарәт. Аяклар тездән тубыкка таба юыла һәм ул бармакларны (уң аякның чәнтиеннән башлап сул аякның чәнтиенә кадәр) юып тәмамлана. Биредә аякларны чистарту гына түгел, аякта да кулдагы, баштагы кебек әһәмиятле һәм һәркайсы теге яки бу орган белән бәйле биологик актив нокталарга тәэсир итү дә күздә тотылган. Аяк бармакларын аерым-аерым юганда баш мие эшчәнлеген куәтләргә өндәү була.

Намазга ниятләү — фани дөнья мәшәкатьләреннән күпмегәдер аерылып тору дигән сүз.

Тәкбиргә кеше иңбашларын йомшартып, төз итеп басарга һәм намазлыгының икенче башына(сәҗдәдә маңгай тиясе урынга) карап торырга тиеш. Болай эшләүнең әһәмияте шунда: намаз вакытында кеше көн дәвамында гел киеренке хәлдә тоткан иңсәләрен йомшарта. Намазлыкның икенче башына карап торганда күз белән намазлык арасында 45 градуслы почмак ясала — монысы инде күзне ял иттерә торган почмак була.

Кулларны күтәреп тәкбир әйткәндә баш бармак буйлап барган үпкә меридианы 2 нче, 3 нче, 4 нче кабырга турындагы үпкә һәм йөрәк мускулларын ныгыта торган тәэсир ясый. Бер үк вакытта үпкәдә җыелган агулы матдәләрне чыгару нокталарына басыла һәм йомык егәрлек юлы хасил була. Шул рәвешле, бик гади генә күнегүләр белән үпкә, йөрәкнең эше яхшыра. Ирләр исә кулы белән колак яфрагына тиеп беләкнең арыганлыгын бетерә,  чөнки беләктәге тормыш егәрлеге нокталары колакның тәндәге бөтен авыртуны бетерә торган нокталары белән тоташа. Баш бармак колак йомшагына тиеп, башны эшләтергә сигнал бирә. Чөнки ул баш мие белән бәйләнештә тора.

Кыямга кулны баглаганда уң кулның чәнти бармагы белән сул кулның беләзегенә(буын өстенә) басабыз, моның белән йөрәк тынычсызланулары туктатыла, ә беләзекнең икенче ягыннан яткан баш бармак тамак авыртуларын бетерә торган ноктага туры килә. Беләзек буыны өстенә туры килгән уч төбе белән исә без тормыш өчен бик әһәмиятле булган нокталарга басабыз. Уч төбенең үзендә егәрлек чыганагы һәм нерв системасын тынычландыра торган нокталар бар, шул рәвешле, беләзек буынына уч төбе туры килен, яшәешебез өчен гаять әһәмиятле нокталар бергә тоташа һәм бу, үз чиратында, организмның егәрлек чыганакларын эшкә өндәү сигналына әверелә.

Кулны ашказаны өстенә куйганда җан җире (кояш чакрасы) һәм йөрәк чакраларыннан энергия алына, кан басымы төшә.

Кыямда хатын-кызлар кулны югарырак кую сәбәпле, бавыр авыртканны, симезлекне бетерә торган нокталарга кулын кушыра. Биредә үзәк чакра, йөрәк һәм һәм өченче (рухи) дөнья чакралары урнашканлыктан, бу — аеруча әһәмиятле була. Рөкугъда ирләр тез капкачына уч төбен  куеп,  егәрлек  алу белән  беррәттән,  тез  капкачы тирәсендәге боҗра рәвешендә урнашкан күп төрле авыруларын (ашказавы авыртуы, югары температураны төшерү, буыннар авыртуын басу, арыганны, аяклар авыртуын бетерү һ.б.) кисәтерлек нокталарга да тәэсир итүгә ирешәләр.Рөкугъдә аяк башына карап торганда иякләребез белән калкансыман биэгә басабыз һәм бер үк вакытта җәпле(вилочковая) бизгә дә кагылып, бизләрнең төгәл эшләвен тәэмин итәбез һәм иммунитетны арттырабыз.

Рөкугъдә хатын-кызларның, ирләрдән аермалы буларак, тезне бераз бөгә тошеп торуы, астрология күзлегенниәи караганда күндәмлеккә ният билгесе булыр.

Сәҗдәдә исә тын кысылу, йөрәк уйнау кебек сырхаулар дәвалана, баш миенә кан килү яхшыра. Күзләр белән борын очына караганда күзнең күрүе арта һәм күз мускуллары ныгый. Борын тыгылган булса, ул ачыла һәм бизләргә һава керү яхшыра. Бер үк вакытта баш мие, үпкә, йөрәк, бавыр, арка мие, аякларга кан килү яхшыра, моның нәтиҗәсендә бу әгъзаларның эшчәнлеге көчәя. Өч минутка сузылган сәҗдә вакытында кендек, касык турындагы һәм, гомумән, гәүдәнең алгы өлешендәге һәр нокта кысыла. Маңгай һәм борынны җиргә(намазлыкка) тидереп, акыл эшчәнлеген куәтли торган нокталар аша акыл зирәклеге саклана. Уч төбе белән җиргә капланган кулдан артык энергия җиргә күчә. Касык турындагы нокталар кысылып, җенси сөләтсезлекне һом сидек юлы авыруларын дәвалый. Эчке әгъзалар төшкән булса, сәҗдәгә китеп тору аларны дәвалый торган иң кулай күнегү. Сәҗдә вакытында умыртка баганасы йөктән бушанып тора — бу иң яхшы тынычландыргыч рәвеш-поза.  Әттәхияттә утыру да күп төрле авыруларны булдырмауда кулай чаралардан санала. Аяклар өстендә утырганда арттагы актив нокталар кысыла һәм аларның эшчәнлеге көчәя.

Ян-якка сәлам биргәндә муенның тамырлары белән идарә итә торган нокталар кысылып, йөрәк һәм кан тамырларының төгәл эшләвенә китерә, кан басымы көйләнә

Амин тотканда: өүвәл, укып бетергәч, сулыш белән тискәре егәрлек чыга һәм без, үзебез дә сизмәстән, тирән итеп сулап, яңа энергия алабыз. Бер үк вакытта учны өскә җәеп торып, кул белән дә өстәмә егәрлек туплыйбыз.

Сәҗдәдән аякның баш бармакларына гына басып, тотынмыйча торганда аякның һәм умыртка баганасының бөтен мускуллары ныгый һәм кешенең координациясе яхшыра.

Тәсбих тартып оеп утыру, фани дөньядан аерылып тору — рухи азык алу, күңелеңне чистарту булыр. Әгәр кеше бармак буыннарын санар булса, андагы бихисап төрле сигнал нокталарына басып, моның белән тагын бер кат баш миенә әгъзаларны эшләтергә сигнал бирә. Ә инде тәсбих төймәсен күчерсә, ул үзенең егәрлеген дә күчерә, аның кан басымы көйләнә.

 

Әдәбият:С.Шәрипова.Кеше-сәламәтлек-ислам.-Казан:Татар.кит.нәшр., 1995, 86-96 б.



ТӘРБИЯ НӘСИХӘТЛӘРЕ

بسم الله الرحمن الرحيم

Биссмилләәһиррахмәәниррахиим!

Мөхтәрәм мөселман кардәшем! Өммәтнең киләчәге балаларда, яшьләрдә. Балаларга әһәмият бирү, дөрес тәрбия, ялгыш юлга керүдән саклау, киләчәгебезнең өметле булуына сәбәп. Бозыклыклар арткан саен, бу мәсьәләгә әһәмиятне арттыру кирәк.

Пәйгамбәребез     с.г.в.с.:»һәрберегез көтүче, һәрберегез көтүлекләрегез өчен Раббыгыз каршында җаваплы.»- диде. (Бухари вә Муслим.)

Мөхтәрәм кардәшем!

Балаңа кечкенә чагында яхшы тәрбия бирсәң, бәрәкәте сиңа олыгайгач кайтыр.

Бала Аллаһы Тәгаләнең сиңа биргән бүләге, нигъмәте.

Булачак балага, кылган яхшылык -ларыңның иң беренчесе аңа динле, күркәм холыклы әни сайлау. Шушы сыйфатлар анада булса, иншәАллаһ, ул сыйфатлар балага да күчәр.

Пәйгамбәребез с.г.в.с: «һәрбер бала фитрый иманда туа, ләкин ата-анасы аны яһүдигә, насарага, мәҗүсигә әйләндерә, — диде. (Бухари вә Муслим.) Димәк баланың фитрый иманнан чыгып ялгыш юлга керүенә ата-ана җаваплы.

"Җиде яше җиткәч балагызны намазга тартыгыз, ун яше җиткәч укымаса, көч кулланыгыз, кыз балаларыгызны ир балалардан түшәктә аерыгыз,»— Абү Дауд риваятендә.

Бала ак кәгазь бите кебек. Кардәшем, син шул кәгазь битенә балаңны зиннәтли торган сүзләрне һәм гамәлләрне яз.

«Әй иманлы бәндәләр, үзегезне һәм гаиләгезне утыны ташлар һәм кешеләр булган җәһәннәм утыннан саклагыз,»- («Тәхрим сүрәсе, 6-нчы аять.) Гомәр р.а.г.: "Әй  Аллаһының илчесе, үзебезне саклауны беләбез, ә ничек гаиләләребезне саклыйк?»- диеп сорагач, пәйгамбәребез с.г.в.с: «Аллаһы сезгә кушкан гамәлләргә өндәгез,  Аллаһы. тыйган гамәлләрдән аларны тыегыз» — диде.

Кардәшем, балаңа кылган изгелегең сиңа бу дөньяда да һәм үлгәннән соң да хәерлелек булып әйләнеп кайтачак. Пәйгамбәребез с.г.в. с.:»Әгәр бәндә үлсә, аның гамәл дәфтәре киселә иллә мәгәр бары тик өч очракта киселми:

   1.  Бәндә    үлгәч    тә,     кешеләргә файдасы дәвамлы булган сәдака;

   2. Файдаланыла торган гыйлем;

   3. Баланың    ата-анасына    кылган догасы».

Кардәшем! Балаларыңа динне өйрәтү белән беррәттән олыларга, галимнәргә ихтирам, ир-егетлек, батырлык, затлы холыклык, шат йөзлелек, кунакчыллык, кешеләргә хезмәт итергә әзер тору кебек сыйфатларны тәрбияләүгә әһәмият бир.

Кардәшем! Балаларыңа карата бертигез,
гаделлектә бул. Пәйгамбәребезс.г.в.с.:  Аллаһыдан куркыгыз, балаларыгызга гадел булыгыз»,— диде. (Бухари вә Муслим.)

Кардәшем, балаларыңа йомшак мөгамәләдә бул. Пәйгамбәребез с.г.в.с.: «Аллаһы Тәгалә һәрбер эштә йомшак мөгамәлә кылуны сөя»,- диде. (Бухари вә Муслим.)

Тәрбия мәрхәмәтлелек һәм йомшаклык белән алып барганда нәтиҗәле була. Кайбер вакытта кырыслык та кирәк булганын онытма.

Кардәшем! Балаңның иптәшләре кемлегенә зур әһәмият бир. Пәй­гамбәребез с.г.в.с.: «Кеше үзенең ип­тәше динендә, иптәшенең кемлегенә әһәмият бирегез»,- диде. (Абү Дауд, Тирмизи.)

Кардәшем, улыңның яисә кызыңның шикле урыннарга йөрүенә сизгер бул. (Дискотекалар, аулак өйләр, шикле очрашулар һ.б…)

Кардәшем, балаңның үз-үзен то­тышындагы үзгәрешләргә сизгер бул, шул җөмләдән:

*      өйдә ата-анадан, туганнардан читләшүенә;

*      озаклап һәм еш өйдән чыгуына;

*      гадәттә гаиләдә ишетелмәгән сүзләр куллануына;

*      вак кына сәбәпләргә чыгырдан чыгуы, ачулануы, ярсып китүенә;

*      үз-үзенә әһәмият бирмәве яисә киресенчә артык әһәмият бирүенә;

*      телефоннан озак сөйләшүе, серле сөйләшүе, телефон аппаратын үзенә якын күчерүенә;

*      тәмәке исе, ят исләр килүенә;

*      зәгыйфьләнүе, ябыгуына;

*      үз-үзенә     бикләнеп     әйләнә-тирәдәгеләргә гафил булуына.

Кардәшем,    балаңнан    игътибарыңны киметмә.  Әгәр син балаңның укыган китапларына,  караган тапшыруларына, аларның эчтәлегенә әһәмият бирмәсәң, синең ягыңнан хата булачак. Озак вакыт өйдән югалып торуыннан соң, кайда булганлыгын сорашмасаң. Акча биреп, нәрсәгә  сарыф   итүе   белән  кызыксынмасаң.

»Син үзең теләгән кешене һидәяткә салмассың бары тик Аллаһы Тәгалә Үзе теләгән кешене генә һидәяткә сала,  Аллаһы Тәгалә һидәяттәгеләрне белүче» —    («Касас» сүрәсе, 56-нче аять.)

Кардәшем,     балаларыңны     һидәяткә  салуны Раббыңнан сора, сәбәпләрен күр.

Мөхтәрәм кардәшем. Шәригать хиҗаб белән   безнең   кыз   балаларыбызның  намусын, тәнен саклады.

» Хатын-кыз ул гаурәт, әгәр хатын-кыз өеннән чыкса аны шайтан ирләргә зиннәтләп   күрсәтә».   (Тирмизи   риваятендә.)

Күпме калебләрендә чир булган «бүреләр» кызларыбызны күзлиләр, аулыйлар. Ә бит тәнгә, намуска зыян  килү хиҗабтан түгел, гаурәтне күрсәтүдән. Аллаһы Тәгалә синең балаңа бары тик хәерлелек тели, Аллаһының  әмеренә буйсын; хатыныңның һәм кыз балаларыңның кечкенәдән хиҗабтан йөрүенә әһәмият бир.

Башкалар өммәтләрнең киемдә булган традицияләренә иярү (киемне кыскарту, тар кием кию, ирләр киемен кию) зарардан башка бер файда да бирмәде.

Кардәшем! Балаларыңа Раббыңнан һидәят сора. «Балаларыгызга һәм малларыгызга бәддога кылмагыз. Бәддогагыз Аллаһының догаларны кабул итә торган вакытына туры килер дә, җавап бирелер.» (Мөслим, Абү Дауд.)

Барыбызны да Раббыбыз ярлыкап, Раббыбыз яраткан һәм риза булган гамәлләр кылырга насыйп итсен. Балаларыбызга тәүфыйк һәм һидәят бирсен. Әмин.