Район үзәге:  Лаеш
Территориясе: 2094,43 кв. км 
Халык саны: 36,9 тыс. человек 
Башлык: 
Афанасьев Михаил Павлович 
422610  Татарстан 
Республикасы,  Лаеш шәһәре,  Первомайская урамы, 39 
Тел.: (84378) 2-51-51 
E-mail: mailto:mlaesh@tatar.ru 
www-адрес:
 
http://laishevo.tatar.ru/rus/index.htm

Лаеш муниципаль районы Татарстан Республикасының Көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, ул республика башкаласы Казан белән чиктәш. Аның территориясе 2094,43 кв.км. тәшкил итә, шул исәптән 921, 64 кв.км - авыл хуҗалыгы җирләре. Районның көньяк-көнбатыш чиге табигатьнең гаҗәеп матур Идел, Чулман (Кама) елгалары, Куйбышев сусаклагычы буеннан уза. Районның тарихы да бик бай. Аның елүязмасында туган җиргә дан китергән исемнәр бар. Лаеш җирендә күренекле язучы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин туган. Лаешның үзәк мәйданы, Халык иҗаты йорты һәм туган авылы аның исемен йөртәләр. Район территориясендә бүгенге көнгә хәтле сакланган 27 архитектура һәйкәле бар. Иң әһәмиятлеләре – Изге София Соборы, Казан изге ана чиркәве, Изге Николай чиркәве һ.б. Республикадан читтә дә танылган "Идел” халыкара лагере «Волга», «Санта» шифаханәсе, Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге – болар барысы да безнең районда урнашкан, гаҗәеп матур Идел ярларында. Территориядә  24 авыл җирлеге һәм 1 шәһәр җирлеге бар.  Районның административ үзәге – Лаеш шәһәре. Шулай ук район территориясендә Идел-Кама дәүләт тыюлыгы да бар.
Лаеш төбәге географик һәм транспорт яктан да бик уңайлы – Казаннан 62 км ераклыкта урнашкан. Территориядә  "Казан” халыкара аэропорты бар – ул эчке Россия, халыкара юнәлешләрне тәэмин итә һәм төрле типтагы һава судноларын кабул итәргә мөмкин.  
Районда 5 сәнагәть  предприятиесе эшли. Сәнәгать предприятиеләре эшләнмәләренең 97% кулланылучылар өстәленә эләгә, бу – төрле төрдәге елга һәм диңгез балыклары, үсемлек мае, майонез, ипи-икмәк ризыклары, кондитер эшләнмәләре, сөт ризыклары. Авлы хуҗалыгы эшләнмәләре күләме товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 37% тәшкил итә.
Районның белем бирү системасында 24 мәктәп, 22 балалар бакчасы, ПТУ, авыл хуҗалыгы техникумы, сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен мәктәп-интернат, балалар йорты бар. Укучылар саны - 4213 кеше. Шәһәрдә мәктәпләр белән тәэмин ителү 62%, ә авылларда - 136%. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин ителү: шәһәрдә – 102%, авылларда – 113%.
Районның сәламәтлекне саклау өлкәсендә Үзәк район хастаханәсе, ике участок хастаханәсе, 45 ФАП. 
Районда мәдәни оешмалардан 43 клуб, 34 китапханә, 1 музей һәм балалар музыкаль мәктәбе эшли.
Социаль саклау өлкәсендә районда ике төп оешма эшли: Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәге . Әлеге оешмалар хезмәте белән 772 кеше куллана.
    
*****
Мәңге яшә, Лаеш!
80 яшь дип уфтанмыйча,
Үткәннәрне искә алмыйча,
Гел яшә син Лаеш, мәңге яшә
Меңгә чаклы яшә, картаймыйча.
Еракларга китсәм дә мин синнән,
Гел төшәрсең минем исемә.
Урманнарың, болыннарың синең,
 Елгаларың керер төшемә.
Синдә үткән бала чагым минем
Истә калыр, мәңге сакланып.
Бездә соңгы буынга да калыр,
Синең тарих мәңге сакланыр.
Сабан туе батырлары синдә
Бик зур уңышларга ирешә.
Үзең дә син, Лаеш, артта калмый
Зур үрләргә менеп ирештең.
Тиздән синең мең яшең дә җитәр
Ходай кушып, Алла боерса.
Иминлек һәм ныклык теләп калам,
Алга атла, артта калмыйча!
 
Садриева Йолдыз,10 сыйныф