Юбилеегыз
белән котлыйбыз!
 
 
20 сентябрьдә Шәмсетдинова Гөлсирин Хәлим кызының 50 яшьлек юбилее. Авылдашлар исеменнән без Гөлсиринне зур бәйрәме белән котлыйбыз!
 
Каршылыйбыз бүген синең

Көтеп алган гомер бәйрәмең.

Якыннарың жыела бүген яннарыңа

өзеп сиңа чәчәк бәйләмен

Матур таңда тугангадыр

Жырлы-моңлы синең күңелең

Шатлык-куанычлар белән үтсен  иде

Ходай язган барлык гомерең.
 
Авылдашлар исеменнән, Кәүсәрия

27 апрельдә Хөрмәтулла кызы Руфия апаның
70 еллык юбилее булып узды.
Без аны барлык авылдашлар исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек,
балаларының, оныкларының яратуын тоеп,
тагын бик күп еллар безне сөендереп
гомер кичерүен телибез.
 
Авылдашлар исеменнән, Кәүсәрия
 
 

Swetl@n@