Бер бүлмәгә сыйган Якты Хәтер
 – Авылымның җаны, үткәне... Уйлыйм, уйлыйм, үткәннәрне уйлыйм, Киләчәкне уйлыйм еш кына. Беләм юкса, матур уй-хыяллар Күктән очып киткән кош кына. Күктә очкан коштан эзләр калмый, Башта туган уйдан эз кала. Һәрбер уй ул йөрәк аша уза, Һәм йөзләргә тирән эз сала. ( Ф. Яруллин "Уйлыйм” ) Мәктәбемнең бер бүлмәсе... Кичә явып үткән энҗе кардан тәрәзәләргә серле яктылык төшә. Якты нурлар бүлмәдәге һәр җиһазны сыйпап үтә кебек тоела. Яктылык, җылылык... Һәр нәрсәгә үтеп кереп, аны иркәләргә, юатырга сәләтле, хәтта кеше күңеледәй катлаулы нәрсәне дә эретергә олы көче бар бу төшенчәләрнең. Шуннан инде хисләр ташкынына чумасың да уйлар диңгезендә йөзә башлыйсың. Менә бер якты нур пыяла аша үтеп керде. Ниләр генә юк монда, шулаймы?! Гасырлардан килгән, ерак бабаларыбыз үзләренә көн күрү өчен уйлап тапкан таштан, тимердән ясалган эш кораллары. Монда кармак та, сөңге дә, төрледән төрле тәңкәләр дә бар... Уйларым мине ерак гасырларга алып китә. Имәнкискә кабиләләре дип исем алган минем халкым бик тырыш булган, чөнки үзләреннән никадәр эш кораллары калган. Алар игенчелек, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, сәүдә дә иткәннәр. Ә менә Имәнкискә шәһәрчеге, безнең телдә Сыерчык тавыннан, рун язулы истәлекләр дә табылган. Әби-бабаларыбыз шул чорларда ук инде аң-белемгә омтылып яшәгән. Орден, медальләр... Шаян нур аларны кытыклап үткәндәй итә. Кайчандыр алар данга лаек авылдашларыбызның күкрәкләрен бизәгәннәр, ә хәзер менә пыяла астында безгә күз кыскандай ялтырап яталар. Менә монысы 1828-1829 еллардагы рус-төрек сугышында алынган медаль. Садриев Самат һәм Ания апаларнын нигезеннән табылган икән. Ә менә боларны Бөек Ватан сугышында безнең халкыбыз җингән өчен Җинүнең 20 еллыгына, 25, 30, 40, 50, 60 еллыгына бирелгәннәр. Кулларыма орден китапчыгы һәм орден алам. 1985 елда алар белән Бөек Ватан сугышы ветераны- Хафизов Гариф Хафиз улын буләкләгән булганннар. "Ватан сугышы ордены” дип атала ул. Мин кечкенәрәк чакта 9 Май көнне хөрмәтле ветераннарыбыз – сөйкемле бабаларыбыз ике рәт тезелешеп утыралар иде, ә хәзер аларның сафлары нык кимеде. Гомер агышы шулай инде ул, кешеләрне тарих битләренә яза-яза, әкрен генә үз уңаена ага да ага.Руфия апа Хөрмәтовна төзегән "Тылдагы батырлык” дип аталган альбомның инде саргая да башлаган битләрен ачам. Күзләрен ерак офыкларга төбәгән, ләкин җыерчыклы битләреннән самими елмаю китмәгән Гарипова исемле Фәхергаләм апа рәсемдә. Анын турында язманы укыйм: "Ирем сугышка киткәндә улым Рамазанга 2 яшьләр булгандыр. Яшәү өчен Җинү өчен көнне төнгә ялгап эшләдек. Беләгемдә көч күп булган. "Трактор” кушаматы бирделәр. Авыр еллар... Ул елларны балаларыбызның балаларына да, киләчәк буынга да күрергә язмасын.” Ул елларда Фәхергаләм әбигә районда беренче булып " Стахановчы” исемен бирәләр, чынлап та аны Трактор дип йөрткәннәр. Әби бүген дә исән-сау, тыныч картлык кичерә. Ветераннарыбыз сафы кебек тылдагы тол батырларыбыз — кадерле әбиләребез сафлары да көннән- көн сирәгәя бара, аларны да тарих үзенең битләренә сырлап куя. Фронт хатлары... Өчпочмаклы сары кәгазь кисәкләрендә ана белән бала хисләре. Һилалова Зөләйха апанын абыйлары Хәсәнша һәм Хәмәтша, фронттан әнисенә язган хатлары. Сугышның дәһшәтен кинофильмнар карап, тарих китапларыннан укып кына беләбез. Ә менә кулларыбызга чын медаль, чын хат тотып карап, саргайган кәгазь битләреннән әбинең сугыш турында ачылып сөйләгәндә язылып алынган сүзләрен укыгач, күңел әллә ничек сыкрап куя. Аларга да яктылык һәм җылылык кирәк булгандыр бит!? Авылдашларым якты киләчәккә ышанып яшәгәннәр, күнел җылылыгын да югалтмаганнар. Әнә никадәрле кул эшләре сакланып калган. Сугышка бияләй, оекбашлар бәйләп, кулъяулыклар чигеп җибәргәннәр. Сөлге, тастымаллар тукыганнар. Менә бу өстәлдә урын алган каба, орчык кебек эш кораллары шул хакта сөйли. Кул эшләренә элек тә, хәзер дә оста булган авылдашларым... "Кулларыннан гөл тама” дип исемләнгән стендтан безгә карап авылыбызның рәссамы Гарәпша абый елмая. 70 яшен тутырып узган тәбәнәк кенә бу бабабыз әле умартачы да, авыл халкын үзенең сихәтле балы белән сыйлап тора. Аның янәшәсендәге рәсемдә укытучыбыз Мөдәрис абый үзенең картиналары белән. Ул безнең оста яшь рәссамыбыз. Ә менә монысы сыйныфташларым Ришатның бабасы Гыйлаҗ абый үзе ясаган сука белән җир сөрә. Ничәмә- ничә еллар авыл халкын ат җигү кирәк- яраклары, арба, чаналар белән тәэмин итеп торган олуг кешебез. Бу рәсемдә Габделбарый абый үзе ясаган комганга сокланып карап тора. Элек-электән калай түбәләр ябуы белән дан тоткан ул. Әминә әби дә кул эшләре белән авылда беренче остакул булган. Ул чиккән кулъяулык, сөлге, тастымал, бәйләгән шәл, үзе үргән тәрәзә кашагаларын, оныкларына теккән йомшак эт баласын күр син! Кул эшенең серләрен буыннан- буынга оста гына күчерә килгән халкым. Әнә Нургаяз абыйның үзе төзегән эш цехында нинди генә эш коралы юк. Рәсемдә ул тәрәзә рамы ясап төшкән. Ишекләр, тәрәзә битлекләре, рамалар ясау буенча авылыбызда оста куллы кеше ул. Хезмәт укытучыбыз Фәния апа  Җиңү җиңел генә бирелмәгән халкыма, 1995 нче елда Җинүнең 50 еллыгына укытучыбыз һәм остазыбыз Гәрапшиновнаның эш кабинетына керсәгез, таң калырлык, ни генә юк анда. Хәзер хезмәт дәресләрендә кул эше серләрен кызларыбызга өйрәтә. Өстәл өстендә ике калын кызыл альбом-китап... Аларда мәктәп тарихы. Битләрен актарам. Иң элек авыл халкым 1905 елгы рус Буржуаз революциясеннән сон салынган мәдрәсәдә укыган. 1917 елда мәктәп бинасы Гәрәйбай йортына күчә. Кыз балаларын Шәм- серуй укытучы, ә малайларын Сүләев Хатыйп укыткан. 1935 елда авылның уртасына яңа зур җидееллык мәктәп салалар. Әлеге мәктәп 1941-1945 елларда Мәскәү балалар йортын кабул итеп яшәтә.Аклы-каралы истәлек рәсемнәрдә олы тәрәзәле, юан бүрәнәләрдән салынган зур агач бина. Аның янәшәсендә матур гына бакча. Бакча коймасы буйлатып миңа һич тә таныш булмаган йөзле укытучылар тезелешеп утырган. Болар минем әби-бабаларым, туган апа абыйларым. 1982 нче елда туган авылымда ике катлы таш мәһабәт биналы яңа урта мәктәп ачыла. Монысы инде без укый торган мәктәп. Әти-әниемнең сөйләүләре буенча, мәктәпне салдыруга "Маяк” колхозы рәисе Хәсәнов Тәлгать абый зур тырышлыгын куйган. Якты, җылы бүлмәле бинада укуыбыз өчен без ана чиксез рәхмәтлебез һәм бурычлыбыз. Тарихның битләрен тирәнрәк актарам. Менә мәктәбебезнең бәйрәмнәрдә олы кунагы-Гөлҗиһан апа Миргазовна. Озак еллар ул мәктәп директоры һәм география укытучысы булып эшләгән. Үткәннәрен безгә эзлекле, кызык итеп сөйләгәне бар. Хөрмәткә лаек апабыз лаеклы ялда, бәхетле картлык кичерә. Менә әтиемнең укытучылары — Фәһимә апа, Мөгамбәр Зәкиевич, Нәгыймә Абдулловна, Габделхәй Исмәгыйлевич, Сөембикә апа. Алар инде безнең арабызда юк. Ә менә әтием һәм аның сыйныфташлары, ә бусы әнием – укытучым Фәридә Фәритовна башлангыч сыйныфлары белән. Шушы мәктәпне укып бетереп, яңадан укытучы булып эшкә кайткан утучыларым, өлкән буын укытучыларым – Руфия Хөрмәтовна, Ания Равилевналар. Бу рәсемдә мәктәбебез директоры Кәүсәрия апа. Менә 20 елга якын инде ул мәктәп директоры вазифасын башкара. Олы хөрмәткә лаек кешебез, укытучыбыз да , киңәшчебез һәм ышанычлы дустыбыз да ул безнең. Рәсемнәрдән шушы мәктәп бусагасын атлап чыккан авылыбызның хөрмәткә лаек, күренекле кешеләрен дә танып алам. Галиев Рәшит абый – кыр батыры, фермер, Азат Мөхәммәтҗанов – эчке эшләр бүлеге мөдире, Габдуллин Ризван — районыбызның Сабантуй батыры һәм эшмәкәр, Шакиров Мөхәммәтҗан абый – җирле үзидарә рәисе, Габдуллин Минвәли абый — Г.Камал исемендәге театр артисты, Асылъяр — эстрада җырчыбыз, Габдуллин Зөлфәт абый- Мөселман институты мөгаллиме.... Менә бу биткә инде мин һәм минем сыйныфташларым, 11 нче сыйныф укучылары. Калын кызыл альбом – мәктәп елъязмасында без дә урын алабыз. Язмыш җилләре безне дә үз юлыбыздан алып китәчәк, ә тарих үзенең битләренә теркәп куячак. Күңелем түренә мин бүген туган ягымның үткәнен, хәзергесен, аның гүзәл табигатен салып куям да олы тормыш юлына аяк атлыйм. Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балачагына кайтыр өчен. Туган ягы кешегә биеклеккә менү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итүен аңлап ябам мин бу серле бүлмәнең ишеген. Янәдән бүлмәгә күз ташлыйм. Тәрәзә төбендә кызыл яраннар миңа күз кыса. Нинди матурлык! Бу матурлыкны безгә тарих укытучыбыз Миннесрур Вәгыйзовна бүләк иткән, 1993 нче елда мәктәбебез музеен ачып җибәргән. Ә инде 1999 нчы елда әлеге сихри дөньяны үз эченә алган бүлмәгә музей статусы бирелә. Музей каршында "Туган якны өйрәнү” түгәрәге дә эшләп килә. Кулларыма "Истәлекләр” дәфтәрен алам, кемнәр генә булмаган безнең музейда: танылган җырчыбыз Рабига Сибгатуллина, композитор Фәрит Хатипов, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, театр артистлары – Исламия Мәхмүтова һәм Хәлил Мәхмүтов, ӘзһәрШакиров, Финляндия этнографы Натали, Түбән Кама шәһәре эзтабарлары... Минем дә каләмем истәлек яза. "Музейны оештырган һәм җитәкләп килүче тарих укытучым Миннесрур апага чиксез рәхмәтлемен. Сезнең хезмәтегез – олы хәзинә. Хәзинәгез тулышлы, баеп торсын. Аның суын эчкән һәр яшь буын кешесенең дөрес һәм ышанычлы юлдан китүенә һич шигем юк. Үзенең бишегенә салып тирбәткән мәктәбемә, укытучы апа-абыйларыма, әти-әниемә олы рәхмәтемне белдерәм.” Киткәннәргә рәнҗемә син, авылым, Агым кирәк һәрбер елгага. Ерак очыш кирәк кошларга да, Биеклекләр кирәк җырга да.
Зиятдинов Ирек. 11 нче сыйныф укучысы.