АВЫЛ МӘЧЕТЕ




АВЫЛ МӘКТӘБЕ




МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ



КҮМӘК ХУҖАЛЫК ИДАРӘСЕ 




ИМӘНКИСКӘ ШӘҺӘРЧЕГЕ- КУРГАН- СЫЕРЧЫК ТАВЫ




СУ БУЕ




СУ БУЕ



ИСКЕ КӘТИРИН ЮЛЫ




ТАШБИЛГЕ- ХАФИЗ КАБЕРЕ



ӘНӘЧ


БЫРЫС


БАЛАЛАР БАКЧАСЫ, ФАП


  
УРАМ ИСЕМНӘРЕ:
 
1. Совет урамы - улица Советская
 
2. Яшел урам - улица Зеленая
 
3. Бакча урамы - улица Садовая
 
4. Яшьләр урамы - улица Молодежная
 
5. Кече урам - улица Малая
 
6. Мәктәп урамы - улица Школьная
 
7. Ермак буе урамы - улица Приовражная
 

Имәнкискә авылы турында риваятьләр.
 
Имәнкискә авылы табигатьнең бик матур урынына – Чулман елгасының бик киң булып җәелеп аккан уң як ярына урнашкан. Шуңа күрә монда җәйләр бик кызу булмыйлар. Тукай әйткәнчә "җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Шуңа күрә авылга җәй көннәрендә ял итәргә күп кешеләр кунакка кайта, буш урыннарга дача сала. Берәүләрнең менә шундый дача салырга алырга җире тыныч булып чыкмый. Хуҗалар йоклый алмыйлар, аларны йокыдан уятып, күзләренә әллә ниләр күренеп йөри икән: я богаулар белән уралган кол кебек кешеләр, я бик иске кием кигән мосафирлар... Баксаң, бу йортны алар "коллар зираты” дип аталган җир янында салганнар. Бу бик кызыклы тарих. Имеш моннан күп еллар элек, безнең авыл Кашан шәһәренә бару юлы өстендә булган. Болгар ханлыгы вакытында ук. Шәһәргә барып җитәрәк, юлчылар ялга туктаганнар. Авыру колларын монда калдырып, үлгәч күмәргә урын билгеләгәннәр. Кашан шәһәреннән дә колларын мода китереп күмгәннәр. Менә тынычсызлыкның сәбәбен авыл картлары шуннан күргәннәр. Безнең авыл олы юл – Оренбург тракты – өстендә дә утыра бит әле. Менә шул юлны салганда, юлны күтәртү өчен бераз җирне дә шушы коллар зираты өстеннән алалар. Хәзер шул җир салынган урыннарда гел аварияләр булып тора. Безнең авыл кешеләре бу тирәләрне беләләр, сакланыр өчен, бу тирәләрне үткәндә, юл ияләренә дога кылып, тынычлык теләп үтәләр. Авылыбыз олы юл өстендә дигәннән, безнең авыл Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы да әле ул. Бездән соң да урыс авыллары. 1552 нче елдан соң, ягъни Иван Грозный басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә 60 км радиуста татар авыллары булырга тиеш булмыйлар. Ә без 59 нчы км да. Моның да үзенең бер риваяте бар. Имеш, бик борынгы заманнарда ук, безнең авылда ике урыс гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус булганнар, тату яшәгәннәр. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскәннәр. Аксакаллар урысларга тияргә кушмаганнар, алардан безгә зур файда булыр, дип калдырганнар. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннанда урысларның файдасы тия. Авылны чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керсәләр, анда аларны ипи -тоз, иконалар белән каршы алалар һәм бу авылда урыслар яши дип, авылдан чыгарып җибәрәләр. Шулай итеп, без Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы булып утыра бирәбез. Безнең авылның нәкъ уртасында, юлдан ерак түгел, бер кабер бар. Кабер өстендә гарәп графикасы белән язылган таш – эпитафия бар. Ул Галләмова Һава апаларның бакчасында. Алар аны бик кадерләп карап торалар, өстендәге агачларын да кисмиләр, тирә ягына чәчәкләр утырталар. Имеш, шул "таш билге” (авыл кешеләре аны шулай дип йөртә) безнең авылны төрле бәла-казалардан саклап тора икән. Бездән гарасатлар, куркыныч давыллар читләтеп үтүен авыл картлары шуның белән аңлаталар. Менә шундый кызыклы хәлләр бар безнең авылда.
 
"Именьковское городище" 
 
ИМЕНЬКОВСКАЯ КУЛЬТУРА -    http://edu.tatar.ru/cor/156
 
   
История села.
 
 

 
 
ТАШБИЛГЕ.

 
Эпитафия XVII столетия из с. Именьково
Эпиграфический памятник находится в огороде одного жителя в центре села.
Текст эпитафии нами изучен в 1983 году.
Он состоит из семи строк, написан арабским письмом, почерком сульс, рельефно.
Седьмая строчка расположена вертикально и означает подпись мастера.
Перевод текста
"1. Он живой, который не умирает, все живущее умрет. Сказал пророк, да будет мир над ним.
2. Мир есть час, так используй его в богоугодных делах.
3. .......................................................
4... ....... По летоисчислению тысяча
восемьдесят втором .........
5. говорят было, Туйкилде хафиз сын Ка.... ка....
6... ... ... .
7. Написал это Кильмухамед сын Ишмана ".
Дата: 1672 год (по милади).

Памятник из с. Именьково является ценным историческим источником второй половины XVII столетия.
Текст эпитафии свидетельствует о грамотности и образованности татар,
также о том что дела религии и просвещения в селе были в ведении хафиза Туйкилде.
Памятник является образцом резьбы по камню и каллиграфического искусства знаменитого
 татарского резчика по камню XVII столетия Кильмухамеда сына Ишмана.