Җырларда җырланган, тарихларга кереп калган ямьле Чулман буена урнашкан Лаеш районы Имәнкискә авылы сайтына рәхим итегез!
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − торган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм.


Ял итү урыны "Майами" ачылды. Чулман (Кама) ярына урнашкан 6 йорт сезне көтеп кала! Ял итәргә безгә килегез, үкенмәссез!!!

Сорауларыгыз булса, 8(843)7833443 телефоны буенча белешмә ала аласыз.

Алсу Рафаэлевна  "Майами"га бәйләнешле барлык  сорауларыгызга да җавап бирер.

 

 

                

Барлык уңайлыклары булган икешәр йокы бүлмәле агач бура йортлар. ... Алга таба укырга »

Просмотров: 1102 | Добавил: PATRIOT | Дата: 09.09.2014

Ял итү урыны "Майами"

  

Просмотров: 920 | Добавил: PATRIOT | Дата: 09.09.2014

Менә алар-беренче тапкыр беренче класска!

 

Просмотров: 876 | Добавил: PATRIOT | Дата: 09.09.2014

Авылда үзенә күрә бер җанлылык хөкем сөрә. Тиздән-сайлаулар. Шәһәр кешеләреннән аермалы буларак, авыл халкы сайлауларга җаваплырак карый. Бернинди арттырып әйтүсез, сайлауга авылның 99,9 % кешесе килә.Дөрес, берничә кеше сайлау участогы ябылырга 5 минут кала гына килә,  Ә килүен барыбер килгәч, ачуланмыйбыз инде, сайлау комиссиясенең эшен тикшерүләредер, дигән нәтиҗә ясыйбыз.

Авылдашлар, сезне сайлауларда көтеп калабыз!

Просмотров: 842 | Добавил: PATRIOT | Дата: 09.09.2014

Бәла аяк астында гына йөри, ди. Ике авылдашыбыз кинәт кенә авырып китте, берсенә инфаркт, икенчесенә инсульт булды. Я Раббым, тизрәк терелсеннәр дә, гаиләләрен, туганнарын, безне-авылдашларын сөендереп, тагын күп еллар  исән-сау яшәсеннәр!

Просмотров: 818 | Добавил: PATRIOT | Дата: 06.09.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участоклары конкурсында безнең мәктәп 3 урын алды, 20мең акча белән бүләкләнде.

Просмотров: 768 | Добавил: PATRIOT | Дата: 29.08.2014

Укытучыларның август киңәшмәләре булып узды. Хәзер мәктәпләрнең рейтингы дигән төшенчә килеп керде, ягъни мәсәлән, мәктәпнең  республика, район мәктәпләре арасында тоткан урынын билгелиләр. Мәктәп быел күрсәткечләре бунгча районда өченче урында тора.

Просмотров: 944 | Добавил: PATRIOT | Дата: 27.08.2014

9 сыйныфны бетергәч, техникумнарга, колледңларга керү "модага" кереп бара. Инде быел да 7 укучыбыз шушы юлны сайлады. Каршы килә алмыйсың, бу -бала ихтыярында. Барысы да үзләре теләгән уку йортларына керә алдылар, чөнки ГИА билгеләре шактый югары иде! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, балалар! 

Просмотров: 709 | Добавил: PATRIOT | Дата: 09.08.2014

11 сыйныфны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, өч чыгарылыш укучысы да КФУга укырга керделәр: Роза инглиз теле, музыка юнәлешен;, Гөлшат татар теле, инглиз теле юнәлешен, Ранил исә информатика, телләр (инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган) юнәлешләрне сайладылар. Алга таба да зур уңышлар телим аларга! Хәерле юллар, яхшы иптәшләр сезгә, балалар!

Просмотров: 814 | Добавил: PATRIOT | Дата: 29.07.2014

Итак, для поступления в вузы в этом году надо набрать минимум:

  • физика - 36 баллов;
  • химия - 36;
  • информатика и ИКТ - 40;
  • биология - 36;
  • история - 32;
  • география - 37;
  • обществознание - 39;
  • литература - 32;
  • иностранные языки - 20.
Просмотров: 849 | Добавил: PATRIOT | Дата: 23.06.2014

1 2 3 ... 9 10 »