Хөрмәтле авылдашларым!
 
Бөтен дөнья халкы интернет, информацион дөньяда кайнаганда,
ни өчен әле без генә читтә калырга тиеш, дип уйладым.
Сайт сезнең өчен эшләнә.
Сезнең сорауларыгызга җавапны да монда табарга була.
Сайтта шулай ук авыл яңалыкларын да яктыртып барырга тырышырбыз.
Әгәр сезне кызыксындырган сорауларыгыз булса,
яки сез сайтка нинди дә булса материал өстәргә телисез икән,
барлык рубрикалар буенча да өстәмә материалларны урнаштырырга сүз бирәм.
Сезгә моның өчен бары тик минем электрон адреска kausar-54@mail.ru  
яки  сайтның "Обратная связь" бүлегенә мөрәҗәгать итүегез сорала.
Шулай ук сайтта булачак бәйрәмнәр белән бер-берегезне котларга да мөмкинлек булачак.
Сайттагы атларга килгәндә,
бу авылда иң беренче торган фатирым һәм аның хуҗасы мәрхүм Гыйлаҗ абый, мәрхүмә Сөембикә апа,
мәрхүм укучым Рамилләр бик ат җанлы кешеләр иде. Аларның рухларын искә алып, сайтка атлар "җиктем".
Безнең Имәнкискә авылы тарихларда эзен калдырган , җырларда җырланган,
китапларга кереп калган авылларның берсе.
 Аның ямьле Чулман буйлары, әрәмәләрендә сайрый торган былбыллары, урман-кырлары,
авыл эченнән уза торган тарихи Кәтирин юллары, шул юл буйлап тезелгән алмалары-казлары...һәм
тагын бик күп сез белгән һәм белмәгән матурлыклары бар.
Авылымда көнгә биш тапкыр азан тавышы күңелләребезгә иман нуры сала.
Авылымның халкы эшлекле, булдыклы, тапкыр, җор телле.
Кызлары - бер кашык су белән йотарлык, егетләре - Сабантуй батырлары.
 
Мин сезнең белән горурланам, хөрмәтле авылдашларым!
 
Туган илебездә бай һәм бәхетле яшик! Сайтка Рәхим итегез!
 
Хөрмәтле авылдашларым һәм сайт кунаклары!
Бердәнбер үтенечем: сайтка начар сүзләр, билдән түбән оятсыз-тозсыз көлдергечләр,
кешене, динне, милләтне рәнҗетә, түбәнсетә торган материаллар кую катгый рәвештә тыела.
 
Әгәр дә сайтта ниндидер ялгыш фикер яки мәгълүмат  киткән булса, төзәтү өчен, хәбәр итүегез сорала.
 
 
Сезгә зур хөрмәт белән,
Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.
 
 
 
 
 
Спасибо, тебе, Аллах Всевышний ,
За то, что есть моя семья,
За то что есть мои родные,
За то, что есть на свете Я.
За то, что сытая, не голодная,
За то, что есть мне что носить,
За то, что сердцем не холодная,
За то, что я могу любить.
За то что я могу видеть, слышать,
За то, что есть речь на устах,
За то, что могу просто мыслить,
За то, что радость есть в глазах.
За все, Аллах тебе спасибо,
За все тебя Я благодарю,
Ведь жить на свете так красиво,
И я всей радостью ЖИВУ!
 
 
 
 
Защити Аллаh меня, помилуй,
Отведи, прошу от страшной злобы,
Пусть в моей душе исчезнут звери,
И растают снежные сугробы.
Пусть в моей душе весна проснётся,
Расцветёт цветочными полями,
И любовь по жилам разольётся,
Выливаясь милыми стихами.
А на небе ярко светит солнце,
Тёплыми и нежными лучами,
А под небом вечно бродят люди
С добрыми и чистыми сердцами.
Чтобы жизнь казалась светлой песней!
Сохранить Любовь в душе , дай силы!
Огради, прошу, от всех болезней!
Защити , Аллаh, нас и помилуй!
 
Азамат Урусов