Президент Российской Федерации - Дмитрий Анатольвич Медведев и Президент Республики Татарстан - Рустам Нургалиевич Минниханов посетили "Русское подворье" организованное Лаишевским муниципальным районом на Сабантуе в г. Казани
|
27 июньдә мәктәп бинасында чыгарылыш кичәсе уздырыла. Быел мәктәпне 11 нче сыйныфны 9 бала һәм 9 нчы сыйныфны биш укучы тәмамлап чыга. Ак юллар сезгә, балалар! Хыялларыгыз тормышка ашса иде.
Иң изге теләкләр белән, сезнең Кәүсәрия апагыз. |
Нигездә, 11 сыйныф укучыларының ЕГЭ имтиханнары тәмамланды. Укучыларыбыз рус теле, математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән сынау тотты. Алга таба да зур уңышлар сезгә, балалар! Иң изге теләкләр белән, Кәүсәрия апагыз. |
9 сыйныф укучылары быел беренче тапкыр дәүләт имтиханнарын ГИА формасында бирделәр. Гомумән алганда, имтиханнар уңышлы узды. Укучыларыбызга тагын да зуррак уңышлар телибез. Мәктәп директоры Гаянова К.Г. |
Кадерле ватандашлар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! PATRIOT | Дата: 15.06.2011 |
Буген авылның бертөркем хатын-кызлары авыл мәчетен юдылар, намазлыкларны, келәмнәрне кактылар. Алланың рәхмәте яусын аларга. Амин! |
Бүген бертөркем авылдашларыбыз, шул исәптән мәчет картлары авылның зыяратен тәртипкә салдылар. Кыш буена җыелган чүп-чардан чистарттылар, аерым каберлекләрне төзәттеләр, агачлар утырттылар. Алланың рәхмәте яусын, авылдашлар!
Пресс-центр села Именьково сообщает, что сегодня группа односелчан и аскакалы села очистили кладбище от весеннего хлама. Привели в порядок бесхозные могилы, посадили деревья. Алланың рәхмәте яусын, авылдашлар! |
Мәктәптә бүген бәйрәм. Күңелле дә, моңсу да булган бәйрәмнәрнең берсе бу. Бер яктан, кечкенә генә кызчык яки малай булып мәктәп бусагасын атлап килеп кергән балалар инде буй җиткән кыз-егетләр булып, олы тормыш юлына басарга җыенган мәл бу. Икенче яктан, күңелләр моңсу, тугыз, унбер ел буе зур бер тормышта кайнаган, без аларга, алар безгә ияләшеп беткәч кенә, әйтәсе килгән фикереңне күз карашыннан аңлаган вакытта аерылышу бик авыр. Алар китә, алар белән йөрәгеңнең бер өлеше дә китә сыман... Тормышның үз кануннары, ул һаман алга бара... Ак юллар сезгә, БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН УКУЧЫЛАРЫБЫЗ! |
Ф.Мөхәммәтшин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көн уңаеннан сәламләү белән чыкты. |