Главная » 2011 » Июнь » 15 » Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2011 елгы Сабантуй бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
22:24
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2011 елгы Сабантуй бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле ватандашлар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

 Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар өчен сабан бәйрәменең символлары һәм традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең көчле факторы, әлеге күңелле бәйрәм һәркемгә халкыбызның иң яхшы традицияләренә, рухи хәзинәсенә, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә.

 Республиканың авыл-шәһәрләрендәге Сабантуй мәйданнарында иң көчле батырлар очраша, мәдәният һәм сәнгать осталары чыгыш ясый, гадәттәгечә дәртле ат чабышлары уза. Бүген бу борынгы бәйрәм яшьләре, милләтләре, тормыш хәлләре төрле булган меңәрләгән кешене үз мәйданына җәлеп итә. Ул моңлы җырлары, мавыктыргыч ярышлары, һәркемгә ачык һәм аңлаешлы булуы белән халык күңеленә хуш килә.

 Узган елгы корылык һәм катлаулы кышка карамастан, авыл хезмәтчәннәре терлекләр санын саклап калдылар, язгы кыр эшләрен бердәм башкарып чыгып 2011 ел уңышына яхшы нигез салдылар. Шуңа күрә Сабантуйда, милли гадәт буенча, көрәш батырлары белән беррәттән, без аерата зур тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәрен дә данлыйбыз.

 Бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы уңаеннан быел Сабантуй мәйданнарында аның туган җиргә, халкыбызга багышланган ихлас шигырьләре еш яңгырар дип ышанам. Нәкъ менә рухи мираска һәм хезмәт кешесенә карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт Татарстанның социаль, мәдәни иминлегенең һәм алга таба иҗади үсешенең нигезе итеп күзаллана.

 Быелгы Сабантуй барыбызның да күңелләрен күтәрсен, яшәү дәрте бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын!

 Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телим! 

Татарстан Республикасы

 Президенты

 Р.Н.Миңнеханов

Просмотров: 656 | Добавил: PATRIOT | Рейтинг: 5.0/1