Главная » 2011 » Май » 26 » Соңгы кыңгырау
14:58
Соңгы кыңгырау

Мәктәптә бүген бәйрәм. Күңелле дә, моңсу да булган бәйрәмнәрнең берсе бу. Бер яктан, кечкенә генә кызчык яки малай булып мәктәп бусагасын атлап килеп кергән балалар инде буй җиткән кыз-егетләр булып, олы тормыш юлына басарга җыенган мәл бу. Икенче яктан, күңелләр моңсу, тугыз, унбер ел буе зур бер тормышта кайнаган, без аларга, алар безгә ияләшеп беткәч кенә, әйтәсе килгән фикереңне күз карашыннан аңлаган вакытта аерылышу бик авыр. Алар китә, алар белән йөрәгеңнең бер өлеше дә китә сыман... Тормышның үз кануннары, ул һаман алга бара... Ак юллар сезгә, БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

Просмотров: 969 | Добавил: PATRIOT | Рейтинг: 5.0/1