Главная » 2011 » Май » 26

Буген авылның бертөркем хатын-кызлары авыл мәчетен юдылар, намазлыкларны, келәмнәрне кактылар. Алланың рәхмәте яусын аларга. Амин!

Просмотров: 661 | Добавил: PATRIOT | Дата: 26.05.2011

Бүген бертөркем авылдашларыбыз, шул исәптән мәчет картлары авылның зыяратен тәртипкә салдылар. Кыш буена җыелган чүп-чардан чистарттылар, аерым каберлекләрне төзәттеләр, агачлар утырттылар. Алланың рәхмәте яусын, авылдашлар! 
 
Пресс-центр села Именьково сообщает, что сегодня группа односелчан и аскакалы села очистили кладбище от весеннего хлама. Привели в порядок бесхозные могилы, посадили деревья. Алланың рәхмәте яусын, авылдашлар!
Просмотров: 640 | Добавил: PATRIOT | Дата: 26.05.2011

Мәктәптә бүген бәйрәм. Күңелле дә, моңсу да булган бәйрәмнәрнең берсе бу. Бер яктан, кечкенә генә кызчык яки малай булып мәктәп бусагасын атлап килеп кергән балалар инде буй җиткән кыз-егетләр булып, олы тормыш юлына басарга җыенган мәл бу. Икенче яктан, күңелләр моңсу, тугыз, унбер ел буе зур бер тормышта кайнаган, без аларга, алар безгә ияләшеп беткәч кенә, әйтәсе килгән фикереңне күз карашыннан аңлаган вакытта аерылышу бик авыр. Алар китә, алар белән йөрәгеңнең бер өлеше дә китә сыман... Тормышның үз кануннары, ул һаман алга бара... Ак юллар сезгә, БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

Просмотров: 969 | Добавил: PATRIOT | Дата: 26.05.2011

Ф.Мөхәммәтшин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көн уңаеннан сәламләү белән чыкты.
"Ислам диненең югары идеаллары киләчәктә дә илебезнең муллыгы һәм чәчәк атуы хакына күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген саклап калуга хезмәт итсен”, - диелә сәламләүдә (Казан, 21 май, "Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көн уңаеннан сәламләү белән чыкты. "Хөрмәтле татарстанлылар! 21 майда без Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне беренче мәртәбә истәлекле дата буларак билгеләп үтәбез. Идел һәм Урал буйларында зур территорияләрне биләгән Идел буе Болгар дәүләте, 922 нче елда Ислам динен дәүләт дине буларак ирекле рәвештә кабул итеп, илебез халыкларының дини культура үсешенә нигез салды. Ислам диненең әхлакый чисталык һәм башкаларны ихтирам итү, тынычлык ярату һәм мәрхәмәтлелек, ата-бабаларны ихтирам итү дин ... Алга таба укырга »

Просмотров: 539 | Добавил: PATRIOT | Дата: 26.05.2011