Главная » 2011 » Июль » 26 » Саубуллашу cүзе
15:32
Саубуллашу cүзе

25.07.2011.16.00. Теплоходны күтәреп бетерделәр, официаль рәвештә "Бу проблема ябылды”, дип игълан итте җитәкчеләр. 4 минут эчендә су төбенә киткән теплоход, 15 көн буена, су өстенә теләр-теләмәс кенә, оялып-каушап кына калыкты. Никадәр ватылган язмышлар, өзелгән гомерләр, тумаган сабыйлар, кочмаган-сөелмәгән ярлар... Никадәр йокысыз төннәр, көннәр, сәгатьләр, минутлар, секундлар... Никадәр акланмаган өметләр...барысы да артта калды... Кеше гомерләрен бернинди акчага да алыштырып булмый шул, ләкин шул акча юклык, фәкыйрьлек, кемнеңдер битарафлыгы, ваемсызлыгы, акча артыннан кууы ни өчен соң безнең өчен кадерле булганнарыбызны алып китте?!!
Гафу итегез безне, җир өстендә яшәп калганнарны, инде башка беркайчан да бу дөньяга кайтмаска дип, мәңгелеккә китеп баручылар! 122 кеше, 122 язмыш! Кая 122 генә булсын!!!
БУ КӨННӘРДӘ БЕЗ БАРЫБЫЗ да СЕЗНЕҢ белән "Булгария” теплоходы пассажирлары булдык...
Үпкәләмәгез безгә...үпкәләмәгез...

Просмотров: 745 | Добавил: PATRIOT | Рейтинг: 5.0/1