Главная » Яңалыклар архивы
Сәгать нәкъ төнге 12...Иске Яңа Ел белән, авылдашлар!
|
Бүген, 10 декабрьдә, Камал театры бинасында, Әлмәт дәүләт драма театрының чираттагы спектакле сәхнәгә куела. Төп рольләрнең берсендә - безнең авылдашыбыз, укучыбыз Мәдинә Гайнуллина -Әмирова. Уңышлар шулай гел юлдаш булсын, Мәдинәкәй! Авылдашларыңны, укытучыларыңны иҗатың белән сөендереп, тагын күп еллар безне шатландыр! Авылдашлар исеменнән, Кәүсәрия апаң.
|
|
Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе- ӘНИЛӘР көне. Барчагызны да шушы матур бәйрәм белән котлыйм. Теләкләрем бик изге: саулык-сәламәтлек, тигезлек белән, балаларыгызның, якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп, бәхетле, мул тормышта яшәгез! Үземә һәм якыннарыма ни телим, сезгә дә шундый ук теләкләрем!Кәүсәрия.
|
|
Бүген, өйлә намазыннан соң, авыл мәчетендә корбан ашы уздырылды. Авыл тарихында беренче тапкыр, район башлыгының бүләгеннән авыз итте авылдашларым. Корбан бәйрәме уңаенннан, район башлыгы Афанасьев Михаил Павлович җибәргән корбан тәкәсе итеннән һәм тәм-томнарыннан туйганчы авыз итте авылдашларым. Алланың рәхмәте яусын, хөрмәтле Михаил Павлович! Йөргән юлларыгыз, эшләгән эшләрегез һәрчак уң булсын! Юлларыгыз хәүф-хәтәрсез узсын! Гаиләгез, туган-тумачаларыгыз, балаларыгыз-оныкларыгыз белән бәхетле-шатлыклы, мул тормышларда сөенеп яшәргә язсын сезгә. Ходай тагалә нык сәламәтлек бирсен, әле тагын бик күп еллар безне, Лаеш районы халкын сөендереп, исән-сау эшләгез! Районыбыз, аның кешеләре өчен эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Без сезнең өчен хәер-фатихада.
|
Ап-ак карларга күмеп, матур кыш килде.
Шушы ап-ак карлардай матур булсын иде килер -туар көннәрегез!
|
Хөрмәтле авылдашларым, ватандашларым! Корбан бәйрәме белән котлыйм сезне! Уйлаган уйларыгыз, кылган гамәлләрегез чиста булсын! Дөньяви һәм ахирәви морадларыбызга ирешергә язсын! Амин!
Да вознаградит Вас Всевышний за добрые дела и помыслы в этой жизни и в жизни иной! Корбан бэйрэм белэн!
|
Көз
Көзге яфрак куак төпләренә Чуар юрган булып уралган. Алсу, кызгылт, сары төскә кереп Менә инде урман тын калган. Сагындырып, болыт арасыннан Сүрән кояш карый аланга. - Мин урманның соңгы бизәге, - дип, Күз яуларын ала балан да. Салкын чишмәләрдә көзге яфрак Әкрен генә йөзә кайларга? Урман-кырлар инде әзерләнгән Ял итәргә кышкы айларда. |
Хөрмәтле коллегаларым! Сезне үзебезнең бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Иң изге теләкләр белән, Кәүсәрия.
|