Главная » 2011 » Ноябрь » 20 » Алланың рәхмәте яусын, Михаил Павлович!
16:26
Алланың рәхмәте яусын, Михаил Павлович!
Бүген, өйлә намазыннан соң, авыл мәчетендә корбан ашы уздырылды. Авыл тарихында беренче тапкыр, район башлыгының бүләгеннән авыз итте авылдашларым. Корбан бәйрәме уңаенннан, район башлыгы Афанасьев Михаил Павлович җибәргән  корбан тәкәсе итеннән  һәм тәм-томнарыннан туйганчы авыз итте авылдашларым.  Алланың рәхмәте яусын, хөрмәтле Михаил Павлович! Йөргән юлларыгыз, эшләгән эшләрегез һәрчак уң булсын! Юлларыгыз хәүф-хәтәрсез узсын! Гаиләгез, туган-тумачаларыгыз, балаларыгыз-оныкларыгыз белән бәхетле-шатлыклы, мул тормышларда сөенеп яшәргә язсын сезгә. Ходай тагалә нык сәламәтлек бирсен, әле тагын бик күп еллар безне, Лаеш районы халкын сөендереп, исән-сау эшләгез! Районыбыз, аның кешеләре өчен эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.  Без сезнең өчен хәер-фатихада.
 
Авылдашлар исеменнән, Кәүсәрия Гаязовна. 20 ноябрь
Просмотров: 781 | Добавил: PATRIOT | Рейтинг: 5.0/1