Главная » Файлы » Мои файлы |
В категории материалов: 22 Показано материалов: 11-20 |
Страницы: « 1 2 3 » |
Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам
Балага фаҗигале рәвештә һәлак булган кешенең исемен бирергә ярыймы? Моның тәэсире булмыймы, ул аның язмышын кабатламыймы? Бу сораулар минем өчен бик мөһим. Шуңа күрә аларга кыска вакыт эчендә җавап бирә алмассызмы. |
Әйтегезче, Корбан бәйрәмендә сарыкны корбан итү йоласы ничек башкарыла? Мин интернетта бәйрәмгә кадәр 10 көн алдан ураза тотарга кирәк, дип укыган идем. 9 көн буена дога кылу сорала икән. Сарыкны чалганнарын миңа карап тору заруримы? Хайванның каны акканын карап тору мәҗбүри диләр. Дөресме? Бу вакытта нинди догалар укыла? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм. |
Ураза турында мәгълүмат алмакчы идем. Ижауда яшим. Иртәге көннән ураза тотмакчы булам. Иртәнге намаз -6.03тә. Әйтегезче, миңа ничәдә торып сәхәр ашарга? |
Минем еш кына ирләрнең буй-буй ак сызыклы яшел түбәтәй киеп йөргәннәрен күргәнем бар. Ә Казанда хәтта мәчетләрдә дә андый түбәтәйдән йөрмиләр. Бу нәрсәне аңлата? Бәлки бу хакта берәр хәдис бардыр. |
Юк, ярамый. Ирләргә бары көмеш балдак киеп йөрү генә рөхсәт ителә. |
Хөрмәтле дин галимнәре! Сезгә мәзһәбләр турында сорау бирмәкче булам. Алар исламда нинди роль уйный? Без мәзһәбләр буенча яшәргә тиешме? Кайчагында кайберәүләрдән мөселманнар Коръән һәм сөннәт буенча гына яшәргә тиеш дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 4 мәзһәб Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сөннәтенә һәм аларның үзләренә каршы килмиме? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм. |
Әгәр ана кеше рөхсәт итмәсә, кызына намаз укырга ярыймы? Ананы тыңламау гөнаһ түгелме? Әнисе кызы өчен борчылу кичерсә, бу очракта нишләргә? Әссәламәгаләйкүм. Намаз уку-исламның төп баганаларының берсе. Намазның зарурилыгы хакында Коръәндә дә, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтендә дә әйтелә. Намаз гыйбадәте фарыз-гайн гамәлен кылуга керә. Һәр мөселманга аны үтәү мәҗбүри. Әни кешенең кызы намаз укыганга борчылуы аңлашылмый. Югыйсә, намаз инсанны төрле гөнаһлардан, әшәке эшләрдән саклый торган гамәл. Әгәр ата-ана баланы карамаса, аны тиешенчә тәрбияләмәсә, начар эшләргә этәрсә, мондый кешеләргә баланы ышанып тапшырмыйлар. Ә яхшы ата-аналар баланы намаз укудан тыймаслар дип уйлыйм. Чөнки динебез гөнаһлы гамәлләр кылырга кушмый, кешене Пәйгамбәребез рухында тәрбияләргә өнди. Ә Пәйгамбәребез кешелекле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булган. Бу очракта сез әниегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Аңа ислам дине кыйммәтләре турында сөйләгез. Тик моны хикмәт белән эшләргә кирәк. Бу сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде. |
Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым намазга кагылышлы. Соңгы вакытларда башымда аңлаешсыз нәрсәләр әйләнә. Намаз-мәҗбүри гамәл, Аллаһ безләрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралтты. Ә аны үтәмәгән өчен безгә җәза бирү каралган диелә. Шул ук вакытта безнең намазның Аллаһка кирәк булмавы турында да әйтелә. Болар бер-берсенә каршы килмиме? Аллаһ безне сәҗдә кылу өчен барлыкка китерде, тик безнең гыйбадәтебез Аңа кирәк түгел. Ул чагында ни өчен без гыйбадәт кылабыз? Бер кеше миңа шундый тарихны сөйләде: Хак Тәгалә дөньяны барлыкка китергәнче адәмнәрне җыйган һәм алар үзләре Аңа гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелсен дип сораганнар. Бу хаклыкка туры киләме? Вәгаләйкүм әссәлам. Беренчедән, чыннан да Раббыбыз беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә, барысы да Аңа мохтаҗлык кичерә. Безнең гыйбадәтләребез, сәҗдә кылуларыбыз мәсьәләсенә килгәндә дә, чынлап та, Аллаһның аларга да ихтыяҗы юк. Боларның һәммәсенә без үзебез мохтаҗлык кичерәбез. Гыйбадәт кылуларыбызның барлык төрләре дә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтүне аңлата. Шунысы бәхәссез: Аллаһыдан әҗер-савабын өмет иткән инсан намаз укый, ураза тота. Биредә төп максат -җәннәт. Әлбәттә, бу гыйбадәтләр Аллаһның җәзасыннан котылу өчен эшләнә. Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһ кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралткан. Ә яхшыны начардан ничек аерырга? Мәсәлән, бу очракта гыйбадәт кылырга кушып кына моны белергә була. Гыйбадәт кылып, үзебезгә тиешлене башкарабыз. Аның өчен безгә әҗер буласын беләбез. Ә бу фарызны-мәҗбүри гамәлне үтәмәсәң, ул ярамаган эш булып санала һәм моның өчен җавап бирергә туры килә. Ничек кенә булмасын, без намаз укысак та, укымасак та, моннан Раббыбызга файда да, зыян да юк. Чөнки Ул камил. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, аның чыганагы аңлашылмый. Бәлки сез ул текстны дөрес итеп яза алмагансыздыр. Аңа төгәл җавап бирү өчен чыганагын белү мөһим. |
Бер кыз туганыбызны гел: «Багучыга барма, башыңа бәла алма»,-дип кисәтеп торсак та, ул безне тыңламый, һаман да күрәзәчегә йөрүен дәвам итә. Бу гөнаһмы яки ширек кылу буламы? Шунысын һич шикләнмичә әйтергә була: әгәр дә кеше күрәзәчегә барып, аны тыңласа һәм әйткәннәренә ышанса, бу -ширек кылу, ягъни күп иләһкә ышану дип атала. Ә бу исә иң зур гөнаһ санала. Аллаһ илчесенең бер хәдисендә кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан фал ачтыра һәм шуларга ышана, димәк, ул кеше Мөхәммәдкә (с. г. в.) ышанмый диелә. Ә моннан Аллаһ сакласын! Кыз туганыгызга киңәшем шул: ул кичекмәстән тәүбә кылырга һәм бу гөнаһлы гамәленнән тыелырга тиеш. |
Үлем-тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Ләкин ул аннан соң бернәрсә дә булмаган соңгы нокта түгел. Ул фәкать яшәешнең теге дөнья яисә ахирәт дип аталган башка рәвешенә күчүне генә аңлата. Аллаһның илчесенән килгән хәдисләрдән күренгәнчә, без бәндәнең үлеменнән соң нәрсәләр кичерәчәге, аның нинди җаваплар тотуы, яхшы адәмнәрнең иркенлектә, ә начарларының кыямәткәчә интегүдә, газапта булачаклары турында беләбез. |