Главная » Файлы » Мои файлы

Исламда мәзһәбнең әһәмияте нинди?
28.05.2011, 15:36

Хөрмәтле дин галимнәре! Сезгә мәзһәбләр турында сорау бирмәкче булам. Алар исламда нинди роль уйный? Без мәзһәбләр буенча яшәргә тиешме? Кайчагында кайберәүләрдән мөселманнар Коръән һәм сөннәт буенча гына яшәргә тиеш дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 4 мәзһәб Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сөннәтенә һәм аларның үзләренә каршы килмиме? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.
Мәзһәб сүзе тәрҗемәдә дини-хокукый юнәлеш дигәнне аңлата. Мәзһәбләр күп булган, ләкин аларның барысы да киң таралмаган. Аларга бөек ислам галимнәре нигез салган. Ихтыяҗ булганда, бу галимнәр үзләре хөкем чыгарып, дини белемне тәртипкә салганнар, аларны без хәзер өйрәнә торган хәлгә китергәннәр. Без аять һәм хәдисләрнең күбесен ул галимнәрнең аңлатмасыннан башка төшенә алмаган булыр идек. Тик шуны истә тотыгыз: мәзһәб буенча түгел, ә сөннәт буенча гамәл кылырга кирәк дип раслау үзе үк дөреслеккә туры килми. Биредә мөхтәрәм дин галимнәрен кимсетергә омтылыш сизелә, чөнки сөннәтне алардан да яхшырак белүче булмаган. Аннары, алар гыйлемне дә Пәйгамбәрнең сәхабәләреннән алганнар.
Мәзһәбләр Пәйгамбәрнең сөннәтенә каршы килмиләр. Кайбер мәсьәләләрдәге аерма хәдисләрне кабул иткәндә генә килеп чыккан.
Ә мәзһәбләр кирәкми, хәдисләр буенча гына гамәл кылу тиешле дип йөрүчеләр нәфес колына әйләнеп куюлары бик ихтимал. Андыйлар теге яки бу мәсьәләне чишкәндә үзләренә ошаган яисә җиңел тоелган хәдисләрдән файдаланырга яки кулланырга мөмкиннәр. Ә мәзһәбләрдә теге яки бу хәлдә ничек гамәл кылырга дигән сорауларга тәгаен җаваплар бар. Мәсәлән, татарлар гасырлардан гасырларга -хәнәфи мәзһәбендә, ә Кавказ халыклары шәфигыйда булганнар. Мәзһәбләр-Раббыбызның рәхмәте.

Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 781 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1