Главная » Файлы » Мои файлы

Намаз турында
28.05.2011, 15:19
Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым намазга кагылышлы. Соңгы вакытларда башымда аңлаешсыз нәрсәләр әйләнә. Намаз-мәҗбүри гамәл, Аллаһ безләрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралтты. Ә аны үтәмәгән өчен безгә җәза бирү каралган диелә. Шул ук вакытта безнең намазның Аллаһка кирәк булмавы турында да әйтелә. Болар бер-берсенә каршы килмиме? Аллаһ безне сәҗдә кылу өчен барлыкка китерде, тик безнең гыйбадәтебез Аңа кирәк түгел. Ул чагында ни өчен без гыйбадәт кылабыз? Бер кеше миңа шундый тарихны сөйләде: Хак Тәгалә дөньяны барлыкка китергәнче адәмнәрне җыйган һәм алар үзләре Аңа гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелсен дип сораганнар. Бу хаклыкка туры киләме? Вәгаләйкүм әссәлам. Беренчедән, чыннан да Раббыбыз беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә, барысы да Аңа мохтаҗлык кичерә. Безнең гыйбадәтләребез, сәҗдә кылуларыбыз мәсьәләсенә килгәндә дә, чынлап та, Аллаһның аларга да ихтыяҗы юк. Боларның һәммәсенә без үзебез мохтаҗлык кичерәбез. Гыйбадәт кылуларыбызның барлык төрләре дә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтүне аңлата. Шунысы бәхәссез: Аллаһыдан әҗер-савабын өмет иткән инсан намаз укый, ураза тота. Биредә төп максат -җәннәт. Әлбәттә, бу гыйбадәтләр Аллаһның җәзасыннан котылу өчен эшләнә. Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһ кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралткан. Ә яхшыны начардан ничек аерырга? Мәсәлән, бу очракта гыйбадәт кылырга кушып кына моны белергә була. Гыйбадәт кылып, үзебезгә тиешлене башкарабыз. Аның өчен безгә әҗер буласын беләбез. Ә бу фарызны-мәҗбүри гамәлне үтәмәсәң, ул ярамаган эш булып санала һәм моның өчен җавап бирергә туры килә. Ничек кенә булмасын, без намаз укысак та, укымасак та, моннан Раббыбызга файда да, зыян да юк. Чөнки Ул камил. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, аның чыганагы аңлашылмый. Бәлки сез ул текстны дөрес итеп яза алмагансыздыр. Аңа төгәл җавап бирү өчен чыганагын белү мөһим.
Бу сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде.
 
Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 874 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1