Главная » Файлы » Мои файлы

Намаз турында
28.05.2011, 15:21
Әгәр ана кеше рөхсәт итмәсә, кызына намаз укырга ярыймы? Ананы тыңламау гөнаһ түгелме? Әнисе кызы өчен борчылу кичерсә, бу очракта нишләргә? Әссәламәгаләйкүм. Намаз уку-исламның төп баганаларының берсе. Намазның зарурилыгы хакында Коръәндә дә, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтендә дә әйтелә. Намаз гыйбадәте фарыз-гайн гамәлен кылуга керә. Һәр мөселманга аны үтәү мәҗбүри. Әни кешенең кызы намаз укыганга борчылуы аңлашылмый. Югыйсә, намаз инсанны төрле гөнаһлардан, әшәке эшләрдән саклый торган гамәл. Әгәр ата-ана баланы карамаса, аны тиешенчә тәрбияләмәсә, начар эшләргә этәрсә, мондый кешеләргә баланы ышанып тапшырмыйлар. Ә яхшы ата-аналар баланы намаз укудан тыймаслар дип уйлыйм. Чөнки динебез гөнаһлы гамәлләр кылырга кушмый, кешене Пәйгамбәребез рухында тәрбияләргә өнди. Ә Пәйгамбәребез кешелекле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булган. Бу очракта сез әниегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Аңа ислам дине кыйммәтләре турында сөйләгез. Тик моны хикмәт белән эшләргә кирәк.
Бу сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде.
Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 656 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1