Главная » 2012 » Апрель » 26 » Юксыну...
22:11
Юксыну...
Һәр төбәкнең, авылның – "үз Хуҗа Насретдине” була. Имәнкискәнең, күңелне ачар кешесе – Алмаз Мөхәммәтҗанов иде. Сәхнәгә - Равил Шәрәфиев, Шамкайлар чыгу белән үк елмаясы килгән кебек, Алмазны, сәхнәдә генә түгел, урамда күргәч тә, эш урыннарында аралашканда да, гел күңелле була торган иде. Иде дим, Алмаз дус вафатына да 17 ел үткән икән бит! 17 ел гомер – бер яшь кеше гомере! Инде, яшь буын белми дә аны... Искә алып, "Алмаз абыегыз...”, - дип якты истәлекләр сөйли башласам: "Ә кем соң ул?” яки "Ә-ә, ишетеп беләм”,- диләр.
- Ә кем соң ул? –дигәннәренә,
- Беркем түгел! Гап-гади егет иде, - дим.
Чынлап та, эчкерсез күңелле, гадилеге б-н җәлеп иткән кеше иде. Аның турында бер генә начар хатирә дә искә төшми. Төшәргә, ул бит начар күңелле кеше түгел иде! Үзенең, Г.Тукай күк кыска гына гомерендә, кешеләргә шатлык-куаныч, изгелек кенә "өләшеп” йөрде ! Килә-килешкә, нинди дә булса бер кызыклы хәл, мәзәк тел очында булыр иде. Үзенә генә хас сөйләме белән көлдерер, ләкин бер кайчан кызык өчен, кеше шәхесен көлке итмәде. Керсез иде шул, мәрхүмнең күңел дөньясы! Алмаз белән күршеләр булып, бергә уйнап үстек. Аннан, мәдәният йортында 6 ел дусларча, кулга–кул тотынып эшләдек. Гомере дә, клубны бикләп кайтып килгәндә, машина бәреп киткәч, өзелде... Балачак дустым, коллегамның үлемен авыр кичердем. Һәм шул вакытта (1995 нче елның маенда) "Кама ягы” газетасына язган мәкаләм басылып чыкты. Теләсәгез, проза бүлегеннән укырга мөмкин булыр! 27 нче апрель – вафат булган көне. 10 нчы май туган көне! Бу мәкалә аны искә алу булсын! Алмазны белгәннәр, күңелләрендә булса, догалар багышлап, рухын шат кылыгыз, диясем килде... Гүзәл Галләмова.
Просмотров: 724 | Добавил: PATRIOT | Рейтинг: 5.0/1