Авылда үзенә күрә бер җанлылык хөкем сөрә. Тиздән-сайлаулар. Шәһәр кешеләреннән аермалы буларак, авыл халкы сайлауларга җаваплырак карый. Бернинди арттырып әйтүсез, сайлауга авылның 99,9 % кешесе килә.Дөрес, берничә кеше сайлау участогы ябылырга 5 минут кала гына килә, Ә килүен барыбер килгәч, ачуланмыйбыз инде, сайлау комиссиясенең эшен тикшерүләредер, дигән нәтиҗә ясыйбыз.
Авылдашлар, сезне сайлауларда көтеп калабыз!