Главная » Статьи » Мои статьи

Без кем?
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлһәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. 
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәрәкәтүһ. Вәгаземне бер хикәят белән башламакчы булам. Аллаһ Раббыбыз хәерле вәгазьләр сөйләргә насыйп кылсын. Тыңлаучыларга да, сөйләүчегә дә шушы вәгазьләр белән вәгазьләнеп, изге гамәлләрне күбрәк кылырга язсын. Карт арыслан үләргә ята икән, баласын чакырып алган да: «Мин урманның падишасы булдым, кешедән башка бернәрсәдән дә курык­мадым, балам, кешедән саклана күр», — дип кисәткән. Баласы: «Әни­ем, кеше нинди була ул?» — дип сораган. Арыслан җавап бирә алмый үлеп киткән. Арыслан баласы кешене эзләп чыгып киткән. Бара тор­гач, бик ямьсез, бик куркыныч тавыш ишеткән. «Мөгаен, бу кешедер», — дип тавыш килгән якка киткән. Барып җитсә, ишәк акырып тора икән. Арыслан баласы аңа сәлам биргән һәм: «Син кеше түгелме?» — дип сораган. Ишәк: «Юк, мин кеше түгел, мин — ишәк», — дип җавап биргән. «Син кешегә охшаганмы?» — дип кызыксынган арыслан баласы. «Ох­шагандыр, — дигән ишәк. — Минем бик күп кешеләрнең бер-берсенә: ишәк, дигәннәрен ишеткәнем бар». Арыслан баласы алга таба киткән. Күрә, каршысына бик зур буар елан килә, аңа да сәлам бирә: «Син кем, кеше түгелме?» — дип сорый. Елан: «Юк, мин кеше түгел, мин — елан», — ди. «Син кешегә охшаган­мы?» «Охшаган, — ди елан. — Мин бик күп ирләрнең хатыннарына: елан, дигәнен ишеткәнем бар». Бераз баргач, арыслан баласы нәкъ апара уртасында аунап яту­чы дуңгызны күрә. Аңа да шул ук сорауны бирә, уңай җавап ала алмагач, юри генә: «Син кешегә охшаганмы?» — дип сорый. Дуңгыз: «Мин бик күп хатыннарның ирләренә: дуңгыз, дигәннәрен ишеткәнем бар, шулай булгач, охшагандыр», — ди. Аптырый арыслан баласы. «Үзе озын, үзе пычрак, үзем ямьсез тавышлы, үзе куркыныч, бу нәрсә икән инде?» — дип. Шулай аптырап торганда, агач башындагы маймылга күзе төшә. Аңа да сәлам бирә: «Син кешеме?» — ди. «Юк, мин маймыл», — ди тегесе. «Син кешегә охшаганмы?» — ди арыслан баласы. «Әле ничек кенә, — ди маймыл горурланып, күкрәген кагып. — Бик күп ахмаклар мине үзләренең бабалары, дип саный, мәктәпләрдә шулай өйрәтәләр хәтта», — ди. Арыслан баласының исе китә. Шулай исенә килә алмый йөргәндә, кеше куйган капкынга эләгеп һәлак була. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Тин» сүрәсе, 4 нче аять): «Ләкаде халәконәәл иңсәәнә фиии әхсәни тәкоүлииим», ягъни: «Без адәм баласын күркәм сурәттә халикъ кылдык», — ди. Кызганыч ки, без еш кына кешелек сыйфатларыбызны югалтабыз. Кемгә генә булса да: «Без кемнәр?» — дигән сорауны куйсаң, горурланып: «Без — кешеләр», — дип җавап бирә. Берәр кешегә ачуыбыз чыкса, без аңа нәрсә диеп кычкырабыз? Әйе, бик дөрес: «Хайван», — дибез. Кешене хайваннан аера торган бик күп сыйфатлар бар. Бүген шуларның берничәсен әйтеп үтмәкче булам. Мин санап китәргә теләгән әлеге сыйфатларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Кешене бизи торган дүрт җәүһәр», — дип атады. Бар кеше дә үзен мөэмин-мөселман дип санамаска мөмкин. Әмма бар кеше дә үзен кеше дип саный, шуның өчен дә шушы дүрт сыйфатка тукталырга булдым. Кеше хайваннан аера торган беренче сыйфат — акыл Хайваннарда күпмедер акыл булса да, ул кешедәге кебек камил дәрәҗәдә түгел. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә, күп урыннарда: «Йәә үлил әлбәәәбе», ягъни: «Әй, акыл ияләре», — ди. Адәм баласы акылы ярдәмендә өй хәтле филләрне дә, кечкенә генә бал кортын да үзенә хезмәт иттерә. Кешенең хакыйкый гүзәллеге дә акылында. Иң чибәр дип саналган кыз яисә егет акылсыз кала икән, берәү дә аңа борылып карамый. Акылны баета, зиннәтли торган гамәл: ул — гыйлем алу. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», — ди. Акыл, үз чиратында, безнең өскә бу­рыч та йөкли. Акылның зәкяте — намаз. Акыллы кеше, авырумы ул, шатлыктамы ул, кайгыдамы ул, мәшәкатьтәме ул, баймы ул, ярлы­мы ул, намаз укырга тиеш. Намаз укымаса, ул акылының хакын түләмәгән була, Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылмау­чы була. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять): «Лә иң шәкәртүм лә әзиидәннәкүм үә лә кәфәртүм иннә гәзәәбии лә шәдиииде», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, газабым каты», — дип кисәтте. Бүген югары уку йортларын тәмамлаучыларның күбесе хәтта аракының хәрам икәнен төшенә алмый икән, бу инде намаздан башка файдалы белем була алмаганын Тормышта акылны чыгара торган әйберләр дә бар. Шу­ның иң беренчесе — ачу. Ә ачуны тыеп тора алу сәләте, аны тышка чыгармау — акыллылык билгесе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең бу турыда бик күп хәдисләре бар. Менә кайберләре: «Кыз­ма», «Ачуың чыкса, дәшми тор», «Таулар-ташлар күчерүче, ярышлар­да җиңүче батыр батыр түгел, ачуын тышка чыгармаучы — батыр». Ачу гадәттә күңел тынычсызлыгыннан, күңелдә тәртип булмау­дан килә. Күңелне ничек тынычландырып була соң? Аллаһ Раббы­быз Коръәни Кәримдә («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять): «Әләә бизикрил-ләәһи тәтомә-иннүл күлүүүбе», ягъни: «Күңелләр Аллаһның зикере илә тынычланырлар», — ди. Ачуың чыкса, утырып тор, күзләреңне йом, борын аркылы әкрен генә тирән сулыш ал да, берничә мәртәбә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», — диген, сулышыңны чыгар. Шул рәвешчә 10-15 минут кабатла. Алай да үтмәсә, ятып тор. Ярдәме тимәсә, тәһарәт ал, мөмкинлегең булса, госел коен. Ачу шайтаннан, шайтан уттан яралтылган, ә ут судан курка. Намаз укы, Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Гәнкәбут» сүрәсе, 45нче аять): «Иннәссаләәтә тәнһәә гәнил фәхшәәәә и үәл мүнкәр, үә лә зикруллааһи әкбәр», ягъни: «Намаз бозык, фәхеш эшләрдән саклый һәм ул зикерләрнең иң олысы», — ди. Димәк, күңелне тынычландыра, чистарта торган иң яхшы дару намаз икән. Намаз укымаганда күрә бүген күп кеше төрле стресслардан җәфалана. Пәйгамбәребез с.г.в. белән Әбү Бәкер (р.г.) сөйләшеп утыралар икән, бер кяфер килеп, Әбү Бәкер (р.г.)не төрле сүзләр әйтеп мыскыллый башлый. Күпмедер вакыттан соң Әбү Бәкер (р.г.) җавап кайтара башлауга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны туктата: «Дәшмә», — ди. Әбү Бәкер (р.г.) гаҗәпләнеп: «Ул миңа никадәр сүз әйтте, аны туктатмадың, мине беренче сүздән үк туктатасың», — дигән. Расүлебез (с.г.в.): «Ул сине сүккәндә, аның артында шайтан иде, синең артта фәрештә торды, син җавап кайтара башлау белән, шайтан синең артыңа күчте, сине шайтан коткысында калдырасым килмәде», — дигән. Ачу ут кебек, өстәмәсәң, ут та сүнә, ачуны да дәшми торып кына сүрелдереп, туктатып була, югыйсә, зур низаглар, үпкәләшүләр, хәтта сугыш та килеп чыгарга мөмкин. Акылны ала торган икече әйбер: ул — хәмер. Шуңа күрә халыкта хәмер эчүне: «Тилелекне кыйбат бәягә сатып алу», — дип йөртәләр. Хәмер эчүче өчләтә гөнаһлы. Беренчедән, Аллаһ хәрам иткән әйбердән тыелмый, икенчедән, Аллаһ әманәт итеп биргән акылын сакламый, шуның нәтиҗәсендә бик күп бәла-каза, борчу-мәшәкатьләр ясый, үзенә дә, тирә-юндәгеләгә дә. Өченчедән, байлыгын кирәкмәгән җиргә сарыф итә. Хәмер алган акчасын гаиләсенә, ятимнәргә, мохтаҗларга бирсә, ничек күркәм булыр иде. Бүген: «Гәзит-журналларга язылырга, китап алырга, утка, газга түләргә акчам юк», — дигән кешеләр аракы өчен меңнәрчә сум акча сарыф итәләр, унар мең сумлык аракы алып туйлар үткәрәләр. Менә акылсызлыкның ачык мисалы. Акылны ала торган өченче әйбер — телевизор. Күзгә кирәгеннән артык йөк йөкләү акылга зыян китерә икән. Бүген көн-төн телевизор карау, компьютерда төрле уеннар уйнап утыру файдага түгел. Акылга җиңеләючеләр, үз-үзенә кул салучыларның саны көннән-көн арта бару — менә моның ачык дәлиле. Яшәү шартлары буенча дөньяда иң бай илләрнең берсе Швеция икән, үз-үзенә кул салучылар саны буенча да аның алда торуы телеви­зор һәм компьютер йогынтысыннан килә. «Имтиханнарны бирә алмам», яисә «5ле алам», — дип көн-төн уку шулай ук акылга зыян сала. Аллап Раббыбыз үзләштерү сәләтеңне кимрәк биргән икән, чиктән чыгып, юк-барлы акылыңа зыян сала күрмә, «3» легә канәгать бул. Сукырлар арасында акылдан язу очраклары булмавы күзгә артык көч бирүнең зарарлы икәнлегенә бер мисал. Кешене кеше итә торган икенче сыйфат — дин Хайваннарда дин юк. Кеше динсез яши алмый. Кайберәүләр: «Без яшибез бит әле», — дип әйтергә мөмкин. Әмма бу — ялгыш фикер. Нәрсә ул дин? Ул: «Юл», дигән сүз. Нинди юл? Аллаһның барлыгын, берлеген танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү юлы. Аллаһны тану ул: «Ләә иләәһә илләллаааһ», ягъни: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга, табынырга лаеклы һич­бер илаһ юк», — дип раслау. Бүген: «Динсез яшим», — дигәннәрнең табына торган илаһлары юкмыни? Әлбәттә, бар. Кайсыныкы акча, кай-сыныкы хәмер, кайсыныкы наркотик, кайсыныкы хатын-кыз һ.б.ш. Димәк, һәркемнең дине бар, әмма берәүләрнеке хак, берәүләрнеке батыйль. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Гыймран» сүрәсе, 19нчы аять): «Иннәддиинә иңдәллааһил исләәәм», ягъни: «Минем каршымда иң күркәм дин — Ислам дине», — ди. Әле Җир йөзендә Исламнан башка бер генә диннең дә кешелек дөньясын хәмер эчү, отыш уеннары уйнау һ.б.ш. яман күренешләрдән азат итә алганы юк. Чын Ислам кануннары буенча яшәгән илләрдә әлеге афәтләр юк. В. Путин Бруней солтанлыгында вакытта моны бөтен телеви­дение буенча күрсәттеләр. Мөселманнар: «Намазсыз яшәүнең мәгънәсе юк», -дисәләр, «Мин динсез», — диючеләр: «Аракыдан башка күңелле итеп яшәп булмый», — диләр. Димәк, аларның илаһлары аракы, гыйбадәтләре исерткеч эчеп тилерү, «саваплары» хәмергә акча түгү, шул тилелекне «шат­лык» дип кабул итү. Эчүнең үзенең ритуаллары эшләнгән. Туйларда, юбилейларда, бәйрәмнәрдә теләк теләгәндә, кеше кулында аракы булырга тиеш, дип кабул итә. Христианнар каршысында тәре, мәҗүсиләр алдында табына торган сыннары тормаса, гыйбадәтләре кабул булмый дип ышана. «Аракы эчми яшәп булмый», — дип уйлау — кешелек дөньясын һәлакәткә алып бара торган иң яман юл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Аракы эчү — потка табыну белән бер», — диде. Әгәр кешедә «акыл» дигән сыйфат булса, ул хакны батыйльдән аера белергә тиеш. Хак диннән чыгара торган сыйфат та бар кешедә. Ул — көнчелек. Атабыз Әдәм яралтылгач, уң ягында бик күркәм бер затны күргән дә сораган: «Син кем?» Әлеге зат: «Мин — иман», — дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың?» — дигәч, иман: «Кальбеңә», — дип җавап биргән. Сул ягына караса — бик күңелсез бер затны күргән. «Син кем?» — дигән. Әлеге зат: «Мин — дөнья», — дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың соң?» — дигәч, дөньяда да: «Кальбеңә», — дигән. «Соң анда иман бар бит, сиңа урын юк», — ди икән Атабыз Әдәм. «Кальбендә мине сөю урнашкан кешедә иманга урын калмас», — дигән дөнья. Бүген без ашыгабыз, дөнья куабыз. Намаз укырга, дини белем алырга вакытыбыз юк. Ашарга юкмы безнең, кияргә юкмы, торырга өй юкмы? Барысы да бар, тик канәгатьлек юк, чөнки кемнекедер ми­некеннән күбрәк, артыграк. Көнчелегебездән без кешедә булган бай­лыкка чыдый алмыйбыз. Кемнәндер узарга, кемнәндер арттырырга тырышып бәргәләнәбез, кабаланабыз. Кая ашыгабыз?! Әлбәттә, ка­бергә. Акыллы кеше мәңгелек йортын кайгырта. Әмма көнчелек без­не, кешедә булган дөнья зиннәтләренә кызыктырып, Аллаһ кушкан­нарны үтәргә вакытыбызны калдырмый, хәрамга этәрә, шулай итеп, безне хак диннән яздыра. Көнчелекне җиңәр өчен үлемне еш искә алырга, җеназаларда кат­нашырга, искә алу табыннарына барырга кирәк. Кем иде, кая китте, үзе белән нәрсәләр алып китте, кемнәргә нинди тәрбия биреп китте? Күңелеңне Аллаһның зикере белән никадәр күбрәк тутырсаң, дөньяны уйларга урын әзрәк калыр. Кешене кеше иткән өченче сыйфат — оят Кеше булган кеше ояла белә. Хайваннарда оят дигән хис юк. Ке­шеләр ояла белергә, тиешле киемнән гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш. Кызганыч, бүген бу кыйммәт тә югалып бара. Пәйгам­бәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Һәр кеше оятын югалтса, тиеш­ле җирләрен каплап йөрмәсә, зинаны ачыктан-ачык кылса, Аллаһ аларга моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер», — дип безне кисәте. Менә ни өчен бүген Җир йөзендә СПИД тантана итә. Иң аянычы — СПИДка каршы көрәшәбез, дип сәхнәгә шәрә кызлар чыгарып биетәләр. Әле моңарчы авырмаганнар авыр­мыйча кала күрмәсен, дигән кебек була. Телевизордан зинаны ничек итеп кенә күрсәтмиләр. 70тән узган әбиләребез телевизор төбендә ашый-ашый шуны карап утыра. Алай утыру да бозыклыкка катнашу һәм аны тарату шикелле үк гөнаһ. Әгәр чын-чынлап СПИДка каршы көрәшик, дибез икән, оят төшенчәсен алга куеп, тәртипле итеп яши башларга кирәк. Оятны бетерә торган сыйфат — нәфес. Нәфесебез без­не төрле яктан ләззәтләргә кызыктырып, оят хисләрен юкка чыгара. Оялу хисен булдыру өчен нәфесне җиңәргә кирәк. Нәфес ул безне үлемгә дә алып бара. Авыруларның күбесе безгә нәфесне җиңә алмаганга күрә килә. Без күп вакыт, ләззәт алабыз дип, авыру алабыз. Берәү күп ашаудан, берәү кайнар ашаудан, берәүләр майлы-баллы, тозлы ашаудан, хәмер эчүдән яки тәмәке тартудан, берәүләр шәрә йөрүдән, кайберәүләр зина кылып йөрүдән ләззәт ала. Дин ягыннан булган чикләүләрне үзенең рәхәт, күңелле тормышын чикләү дип кабул итә. Югыйсә, нәфеснең һәр ләзәте артында төрле авыру-мәшәкать, димәк, үлем тора. Акыллы кеше нәфесен чикли белергә, димәк, күп авыруларга киртә куя белергә тиеш. Авырып китсәк, үзебезгә аерым бер игътибар таләп итәбез. Лаекмы без аңа? Без бит нәфес колы булып үз тәнебез каршында җинаять эшләдек. Нәтиҗәдә, Аллаһ биргән сәламәтлек китте, чир килде. Гаеп күп вакыт үзебездә. Нәфес үзе ике канатлы. Бер канаты — йокы, берсе — ашау. Димәк, ул бик каты күтәрелмсен дисәк, бер канатын булса да зәгыйфьләндерү кирәк. Ашау дигән канатын җиңәр өчен Аллаһ Раббыбыз безгә уразаны фарыз кылган. Бер ай ураза гына җитмәсә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хуплаган нәфелләре дә бар: Ай туган вакытта өч көн, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәр, Рәҗәб, Шәгъбан, Мөхәррәм айларында, Гарәфә көне һ.б. Һәркемнең дә нәфел уразаларын тотарга көче җитмәскә мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әгәр бер урынга мөселманнар җыелса, анда Аллаһ турында фикер йөртелсә, бер сәгать андый гыйлем алу 7 көн нәфел уразадан саваплырак», — диде. Ни өчен җомга намазы фарыз, ике гаеттән олы? Чөнки җомга да вәгазь булмаса, җомгадан китми, гаеттә вәгазь сөйләнмәсә, гаеттән китә. Җомга намазларына йөрү, вәгазь кичәләренә йөрү, дини гыйлем алу да нәфесне җиңәргә булыша икән. Нәфеснең икенче канаты — йокы. Менә ни өчен иртәнге намазның, тәхәҗҗүд намазларының савабы искиткеч күп. Без бу очракларда йокыны чиклибез, аны җиңәбез. Димәк, нәфесне дә җиңәбез. Дини гыйлем алуның да максаты — нәфесне җиңәргә өйрәнү. Фарызларны үтәп тә нәфесеңне йөгәнли алмагансың икән, нәфелләреңне арттыр. Нәфес безнең белән түгел, бәз нәфес белән идарә итәргә тиеш. Бүгенге бозык җәмгыятьтә яшәп тә, үзебездә шул бозыклыкларга кушылмаска көч таба алсак, гаять дәрәҗәдә саваплы булырбыз. Са­ваплы булам, дип каядыр чыгып качарга омтылу дөрес түгел. Без шушы халык эчендә яшәргә, күркәм мисалларыбыз, үрнәкләребез белән тәрбия эше алып барырга тиеш. Кешене кеше иткән дүртенче сыйфат — изге гамәлләр. Нәрсә ул изге гамәлләр? Намаз уку, ураза тоту, мәчеткә йөрү... Әмма әле бу изге гамәлләр үзең өчен генә тырышу. Дөньядан күпмедер өлешләндең: өең, машинаң, мал-туарың, хатының, балаларың бар. Хәзер инде ахирәтне дә онытмыйсың, җәннәтне кәсеп итәсең. Бу да мактауга лаек, чөнки аларны үтәмәсәң зур гонаһлы буласың, Аллаһның ризалыгын ала алмыйсың. Аллаһ Раббыбыз: "Мин мохтаҗлар, авыру-сырхаулар, моңлы-зарлылар янында булам, Миңа якын буласыгыз килсә, аларга якын булыгыз,” – диде. Авыруларның хәлен белсәң, ятим-мохтаҗларга ярдәм итсәң, кайгылыларның кайгыларын уртаклашсаң – бу үзеңне генә кайгырту түгел, башкаларга да ярдэм итү, чын изге гамәлләр кылу була. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Сәдаканы үзеңнән, гаиләңнән башла,”- диде. Хатының белән тату яшәү, балаларыңны кайгырту, аларга дини тәрбия бирү, ата-ананы хөрмәтләү – аеруча әһәмиятле. Шуның өчен кешеләр әти-әниләрен хөрмәтли, тәрбияли, инвалидларга, ятимнәргә, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итә. Хайваннарда мондый хисләр юк. Бүген бездә дә бу хисләр югалып бара икән, димәк, без хайванга әйләнеп барабыз. Мәзәк: Бер мулла мәчеттә вәгазь сөли икән: - Мохтаҗларга, ятимнәргә, мескеннәргә әз генә булса да сәдака биреп, Аллаһка якынаегыз. Сәдака күккә ашар, бәлә-каза күктән иңәр, күктән иңгән бәлә-казаларга сәдакә киртә булып торыр. Ләкин шайтан сезгә бу изге эшне эшләргә комачаулар. Бер урта хәлле кеше җомгадан кайткач, авыл башындагы ярлырак кешегә ярма илтеп кайтырга була, пакетка бераз ярма тутырып өеннән чыгып барганда хатыны юлына төшеп: - Үзебезнең ашарга җитәр-җитмәс, син монда тагы игзегә салынып кешегә ярма ташып йөрисен, керт кире бушат! Ире тавыштан гарык булып ярманы кире кертеп бушата. Икенче җомгада хәзрәт янына килеп: - Хәзрәт сүзен дөрес булды, миңа ана шайтан үзе очрап, изге гамәл кылырга ирек бирмәде... Намаз уку, ураза тоту, мәчеткә йөрү – үзең өчен кылган изгелек булса, ятимнәргә, мохтаҗларга, бурычлы кешеләргә ярдәм итү – хакыкый изгелек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) : «Мөселман мөселман булмас шуңа кадәр, үзенә теләгәнне башкаларга теләгәнгә кадәр». Безгә изге гамәлләр кылырга, изге гамәл кылучы­ларны күрә белергә, аларны күрсәтә дә белергә кирәк. «Начарлыкка карамагыз, начарлыкны сөйләмәгез, тыңламагыз. Әгәр шулай эшләсәгез — начарлыкны таратучы булыр­сыз», — дигән сүз бар. Кызганыч, без бүген күбрәк начар кешеләр, җинаятьчеләр турын­да сөйлибез. Гәзиттә, телевидениедә дә шул ук хәл. Яхшы кешеләр, яхшылыклар гел читтә кала. Изге гамәл кылучыларны матур итеп күрсәтә белү, гәрчә алар үзләре моны теләмәсә дә — ул яхшылыкны тарату, күбәйтү булып тора. Изге гамәлләрне юкка чыгара торган әйбер — гайбәт. Берәү икенчесенең гайбәтен сөйләсә, гөнаһ эшләп кенә калмый, ул кешенең гөнаһысын да үзенә ала, үзенең са­вабын ул кешегә бирә. Акчаны табу гына аз, аны дөрес итеп тота белергә кирәк булган кебек, изге гамәлләрне дә кылу гына аз, сак­лый белергә дә кирәк. Изге гамәлләрне саклау ул — телеңне гайбәттән саклау. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Сезнең телегез сезне борыныгыздан өстерәп җәһәннәмгә алып керер,” – диде. Бу дөньяга кеше булып туганбыз, кеше исемен йөртәбез икән, ке­шелек сыйфатларыбызны югалтмыйча яшәргә Аллап Раббыбыз ба­рыбызга да насыйп кылса иде.
Категория: Мои статьи | Добавил: PATRIOT (22.06.2015)
Просмотров: 671 | Рейтинг: 0.0/0