Главная » Файлы » Мои файлы

Уразага багышланган сораулар һәм җаваплар
28.05.2011, 16:22

Үт куыгында таш булганлыктан, табиб миңа аз-азлап, көненә 5 тапкыр ашарга киңәш итте. Рамазан ае вакытында миңа нишләргә?
Назир
Сезгә мөселман табибы белән киңәшергә кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, бу өлкәдә белгеч булган табибның диагнозыннан чыгып хәрәкәт итү сорала.
Белүемчә, ураза вакытында тәмәке тарту, аның төтенен сулау тыела. Әгәр дә эшли торган бүлмәм тәмәке тартучылар урыны белән янәшәдә генә булса, миңа нишләргә киңәш бирәсез?
Мәрьям
Аеруча уразада тәмәке тарту кирәксез, күңелгә ятмаган эш. Ә тәмәке тартмаучыларның уразасын бозмый ул.
Мин хәзерге вакытта йөклемен. Даими рәвештә укшыта, күңел болгана, косасы килә. Болай да көннәр буена ашамыйм да, эчмим дә. Табиблар аз-азлап, еш ашарга киңәш итә. Ә мин моны эшли алмыйм. Бик тә ураза тотасым килә. Ураза тотсам, бәлки хәерлерәк булыр.
Ольга
Кешенең сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрдә шәригать табибларны тыңларга чакыра. Шулай да үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр дә хәзер уразаны тота алмасагыз, бу гамәлне соңрак, мәсәлән, кышкы айларда каза кылырга була.
Бәвел юллары, бөер авырганда ураза тотарга мөмкинме?
Табибларның киңәшенә һәм үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр булдыра алсагыз, тотуыгыз хәерлерәк. Әгәр дә юк икән, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз.

Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 1239 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1