Главная » Файлы » Мои файлы

Тормыш мизгелләре
11.08.2011, 16:07
Максаты:
1. Р.Фәхреддин мирасына таянып, укучыларга татар хал- кының гореф- гадәтләрен җиткерү, укучыларыбызда рухи ядкарьләребез булган Коръәнгә , хәдисләргә ихтирам хисе тәрбияләү.
2. Балалардагы әхлак нормаларын ныгыту.
Җиһазлау: Коръән китабы , "Җәвамигуль кәлим шәрхе” (хәдисләр җыентыгы), " Балаларга үгет-нәсихәт” китабы; афиша, аудиоматериал.
Дәрес барышы:
1. Талгын гына, салмак көй яңгырый. Укучыларга дәреснең максатын аңлатам һәм алдагы дәрескә өй эше бирәм : кардәшлек хисләре турында берәр хәдис язып алып, эчтәлеген кыскача аңлатырга.
2. Яңа дәрес материалын бирү. Ф.Яруллинның "Тормыш мизгелләре” дигән шигырен укыйм.
Балачак хыялы - очар кош, тартыла биеккә-биеккә.
Туктауны белми ул очыштан Канаты кояшка тиеп тә.
Яшьлекнең хыялы – агымсу, ашкына еракка-еракка.
Бара ул барачак җиренә туры да, тауларны урап та.
Картлыкның хыялы – авыр таш, өстери тирәнгә, тирәнгә ...
Биеклек , ераклык, тирәнлек- Яшисең шуларны сөйгәнгә.
Укытучы : Укучылар , Фәнис абыегыз бу шигырендә кешенең нинди чорлары, мизгелләре турында яза соң?
Балалар : Балачак, яшьлек , картлык чорлары турында яза.
Укытучы : Әйе, кешенең гомере өч зур өлештән тора. Без шушы өч өлешкә тукталып, шушы чорларга кагылышлы гореф-гадәтләрне , йолаларны карап үтәрбез. Нигездә, Кеше гомерендә зур өч туй була. Беренчесе- бала тугач- бәби туе, бәбигә исем бирү туе; икенчесе- бала балигъ булгач- өйләнгәндә- никах туе, ә өченчесе- кеше фани дөньядан киткәч , аны кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озату. Әйдәгез, шушы мизгелләрне үз чиратлары белән карап узыйк. Беренчесе – бала дөньяга килгәч, аңа исем бирү йоласы- бәби туе. Моннан да куанычлырак һәм күркәмрәк бәйрәм бар микән тагын ? Менә дөньяга сабый туа, ата-ананың куанычлары эчләренә сыймый, нәсел дәвамы килде бит дөньяга. Һәр ата-ана баласына исем кушканда мәгънәле, матур һәм зәвыклы исемнәр сайларга тырыша. Яңа туган баладан да гөнаһсызрак кеше юктыр бу дөньяда! "Яңа туган балада җәннәт исе бар, ул – дөньяда нур, ахирәттә- шатлык”, -дип өйрәтә хәдис. Менә сезгә дә әти-әниләрегез нинди матур исемнәр куйганнар бит! Кайсыларыгыз үз исеменең нинди мәгънә аңлатканын белә? (Һәрберсенең исемен әйтеп, нинди мәгънә аңлатканын әйтеп чыгам) . Балага исем кушуга бар халык та бик игътибарлы булган. ”Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын"-, ди Рәсүл Гамзатов. Кытай халык мәкале исә: ”Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу- коточкыч,”- дип ачыклык кертә. Кешенең иң гүзәл чоры - яшьлек. Яшьлекнең иң гүзәл мизгеле- үз тиңеңне, үз парыңны табып, гаилә кору. Үзебезнең ислам дине һәм матур гореф -гадәтләр буенча, кыз белән егет тормыш корганда, никах мәҗлесе уздырыла. Ислам әдәбе буенча, өйләнгәннән соң ир белән хатын никахсыз яшәсә, бу эш зина, ягъни зур гөнаһ санала. Укучылар шушы темага хәдисләр укыйлар, эчтәлеген аңлаталар. " Дин буенча, Аллаһ өчен, өйләнгән кеше диненең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен дә Аллаһка сыенсын, Аллаһка таянсын”. " Һушыгызга килгән хатын-кызлар белән белән өйләнегез”( Ниса сүрүсе, аять 3); "Никах, Аллаһ кушкан саваплы бер эш булган хәлдә, никахсыз ике кешенең бергә торуы Аллаһ тарафыннан катгый рәвештә тыелган вә хәрәм кылынган бер эштер. Никах дингә һәм милләткә хезмәттер. Никахсыз бергә яшәү- нәфесенә вә шайтанга хезмәттер. Никах газиз динебезне вә милләтебезне саклар, никахсыз тору дини вә милли барлыкны ашап бетерер һәм боларның югалуына сәбәп булыр. Шуның өчен Аллаһ никахны фарыз, зинаны хәрәм кылган. Никах- һәр милләтнең нигезедер. Никахлашып өйләнешү бетсә, милләт тә бетәр. Бу бер илаһи канундыр”, диелә хәдисләрдә. Гаилә- милләтнең иң кечкенә кисәге. Гаилә көчле булса, милләт тә көчле булыр, шуның өчен Ислам дине гаиләгә бик зур әһәмият бирә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: " Өйләнү кемнең хәленнән килсә, өйләнсен”.
Кешенең гомер көзе - аның картлыгы. Беркемнең дә гомере мәңгелек түгел, кеше үзен мәңгелек йортка да әзерләргә тиеш. Үлем-китемгә бәйле йолалар : · мәрхүмне җирләү, · җирләгәннән соң, искә төшерү ашлары уздыру. Укучылар шушы темага хәдисләрләр укыйлар , аңлатма бирәләр. · Берәр начарлык эшләдең исә , артыннан ук яхшылык эшлә. · Үлгәннәрнең яхшы якларын гына искә алыгыз. · Үлемгә алдан әзерләнегез. · Үлгән мөселманнарны сүкмәгез, инде алар үзләре хәзерләгән · гамәлләренә барып тоташырлар- (203)
"Мәетне озатканда үзе белән бергә кабергә өч нәрсә ияреп бара, шулардан икесе кире кайта, берсе генә үз янында кала. Әһле иярә, малы иярә. Малы белән әһле кайталар да, янында гамәле генә каладыр”- үзем тулы аңлатма бирәм
3. Йомгаклау.
Шушы дәрестә без сезнең белән Кеше гомере турында сөйләштек. Кеше гомере- бер мизгел. Без бу фани дөньяда кунак кына. Шушы мизгелне ничек итеп уздырасың, үзеңнән тора.
( 201) - Кыямәт көнендә ошбу биш нәрсә хакында сорау булмый торып, адәм баласының аяклары баскан җирендән аерылмаслар, ди:
1) Гомереңне нинди урынга сарыф иттең?
2) Яшьлек вакытыңны нинди урыннарда бетердең?
3) Малыңны нинди юллар белән таптың?
4) Малыңны нинди җирләргә тоттың?
5) Белгән гыйлемең белән нинди гамәлләр кылдың?
Шушы сорауларга җавап биргәндә адәмнәр алдында да , Аллаһ алдында да йөзебез кызарырлык булмасын иде.
Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 2773 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 4.3/7