Главная » Файлы » Мои файлы

Үлгәннәрнең каберен дә, кадерен дә бел.
15.06.2011, 20:47

Соңгы арада туган-тумача арасында булган низаглар, ызгыш-талаш хакында еш язалар, сөйлиләр. Дөрес, бүген генә килеп чыккан проблема түгел, аталар һәм балалар каршылыгымы, мирас мәсьәләләреме, башкасымы – бу хәлләр тарих өчен яңалык түгел. Кабилнең Һабилне үтерү вакыйгасына ничәмә-ничә еллар узса да, ул бүгенге чорда туганнар арасында туа торган проблемалардан бер дә аерылмый. Меңәр еллар элекме, бүген булсынмы, ул проблемаларның сәбәбе бер генә булып кала – Аллаһының әмер-фәрманнары, киңәш-нәсыйхәтләренә колак салмау. Кемдер үзен акыллырак саный, кемдер нәфесен җиңә алмый, кемдәдер мин-минлек көчле. Нәтиҗәдә, һаман шул үк тырмага басабыз да үкенәбез. Ләкин хәзерге күренешләр кайчак бигрәк кыргый күренә. Ахырзаман билгеләренең чынга ашуы дип уйларга гына кала: "Фәхешлек, туганлык җепләре өзелү, күрше-күлән арасы бозылу ачык пәйда булмыйча, Кыямәт җитмәс”, – дип белгертте бит Пәйгамбәрбез. 

Аллаһы Тәгалә адәм балаларын барлыкка китергәч, алар күңеленә җылы туганлык хисе салды. Аны саклау хакында аерым фәрманын да иңдерде: "Туганлык бәйләнешләрен бозудан сакланыгыз!” – диде. Пәйгамбәребез дә бу мәсьәләгә игътибарыбызны юнәлтте: "Туганлык җепләрен өзүче кеше оҗмахка кермәс”, – дип ассызыклады, шул мәсьәләне тәфсилләп аңлатырга да онытмады: "Җавап итеп кенә туганлык хакын үтәүче түгел, ә аның белән туганлык җепләрен өзгән очракта да дәвам итүче чын үтәүче саналыр”. 

Ләкин бүгенге вәгаземдә туганнарыбызның аерым бер өлешен – вафат булганнар хакын искә аласым килә. Шиксез, туганыңны, якыныңны, бигрәк тә ата-анаңны югалту – олы кайгы һәм хәсрәт. Кешеләр арасында иң бөекләре – Пәйгамбәрләр, шуларның безгә иң якыны (әлбәттә, үзе якын иткән кеше өчен) – Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһис-саләтү вәс-сәлам. Без аның тормышын өйрәнеп юанабыз, аның әхлагын үзләштерәбез, аннан үрнәк алабыз, аның юлын сайлап, шул юлдан барырга тырышабыз.

Аның да язмышы бик авыр һәм кайгылы уза, ул да күп югалтулар кичерә. Тумас борын ятим кала – ерак сәфәргә чыгып киткән әтисе кире әйләнеп кайтмый. Теле ачылганда "Әтием” дип әйтердәй кешесе булмый кечкенә Мөхәммәтнең. Аның тәрбиясен үз өстенә бабасы ала. Алты яшендә, сабыйның ана назын аңлый башлаган чагында гына, газиз әнкәсе Әминә бакый дөньяга күчә. Сигез яшен тутыруга ук яраткан бабасы Габделмотталлип белән дә хушлашырга туры килә. Инде олыгайгач та, Пәйгамбәребезнең тәкъдиренә авыр тетрәнүләр язылган – ул үзен гомере буе тәрбияләгән, аның өчен үрнәк булып торган агасы Әбү Талипны югалта. Ул ел аеруча авыр килә – озакламый тормышының нык терәге булган сөекле хатыны Хәдичәнең җәсәден дә Мәккә зиратында калдырып кайта пәйгамбәребез. Аның белән башка мөселманнар да кайгырганга, бу ел Кайгы елы дип истә кала. Андый авыр хәсрәтләр Пәйгамбәребез тормышында әле аз булмаячак. Мәдинәгә күчкәч тә, сугышларның берсендә икенче агасы Хәмзә һәлак була. Аның ерткаланган тәнен, чыгарылган эчен күргәч, Пәйгамбәребезнең йөрәге ничек янганын без аңлый алырбызмы икән? Пәйгамбәребезнең туганнан туганы Җәгъфәр дә сугыш афәтләренең берсендә һәлак була. Пәйгамбәребез аның хатыны Әсма янына керә, Җәгъфәрнең балаларын кочып ала да күзендә яшь күренә. Соңыннан чыгып киткәч: "Җәгъфәр гаиләсенә ашарга пешереп кертегез, аларда кайгы”, – дип боера. Ничек түзде икән Пәйгамбәребезнең йөрәге? Аллаһы белән бәйле булган, Аллаһы сабырлыгы белән сыйфатланган, Коръән әхлагы белән бизәлгән була шул ул. "Авыррак бәлаләрне Пәйгамбәрләр күтәрә”, – дип үзе дә әйткән бит. 

Сугышларның берсеннән җиңү белән кайтканда, кызы Оркыяның вафат булу хәбәре ирешеп, җиңү шатлыгына кара тап булып куна. Гомумән, Пәйгамбәребезнең балалары аерым язма таләп итә. Ләкин яшь ярымлык улы Ибраһим җан тәслим кылганда, Пәйгамбәребез халәтен тасвирламый узу мөмкин түгел. Ул баласының җан биреп яткан вакытында янына керә, аны кулына ала һәм мөбарәк күзләреннән яшь тамчылары тәгәри башлый. "Син дә елыйсыңмы, Аллаһының илчесе?” – ди Габдрахман, Пәйгамбәребезнең авыр кичерешләрен күреп. "И Габдрахман, бу бит миһербанлык яшьләре. Күзләр яшьләнә, күңел дә сыкрый, ләкин шулай да Аллаһы риза булырдай сүзләр генә сөйлибез. Синең белән аерылышканга хәсрәтләнәбез без, и Ибраһим!” – дип җавап бирә ул аңа күз яшьләре аша. Әйе, ярату, кызганудан аккан яшьләрдә оят та, гөнаһ та юк, фәкать Аллаһы казасына ризасызлык белдереп, чынбарлык белән килешә алмыйча акылсыз сүзләр сөйләү, тиешсез гамәлләр кылу гына тыелган. Аерылу ачысын күз яшьләре белән күрсәтүне өммәтенә дә рөхсәт иткән. Җеназа артыннан елап калган хатыннарны Гомәр елаудан тыярга теләсә дә: "Тимә син аларга, Гомәр, җанга сынау төште бит, күз дә тиз яшьләнә, яралар да әле төзәлмәгән”, – дип, Пәйгамбәребез Гомәрнең үзенә каршы чыкты.

Аллаһы илчесе туганнарын шулкадәр ярата ки, үлгәч тә аларны онытмый. Пәйгамбәребезнең әнисе Мәдинәдән Мәккәгә кайту юлында вафат була һәм ул вакытта Пәйгамбәребезгә 6 гына яшь булуга карамастан, ул аның кабере урынын исендә калдыра. Инде менә 60 яшьлек Мөхәммәт Мәккәгә кайтканда, әнисенең кабере янына ашыга, шунда озак кына елап утыра, хәтта бу хәлне күргән иптәшләре дә яшьләрен тыя алмый. Хәдичә вафат булгач, аны да бик еш искә ала торган була, мал-туар чалса, хатыны белән дустанә мөнәсәбәттә булган хатыннарга да өлеш чыгара, хәл-әхвәлләрен белешә, Хәдичәгә булган мәхәббәтен белдерүдән дә туктамый. Алай гынамы соң?! Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребезнең йортына бер карчык килеп керә. Рәсүлебез аны ачык йөз белән каршы ала, хәлләрен сораша. Карчык чыгып киткәч, Гаишә сорый: "Ниндидер бер карчыкка шулкадәр игътибар! Ни сәбәпле?” Расүлүллаһ: "Ул безгә Хәдичә исән вакытта килә торган иде бит!” – дип җавап бирә. Хәтта мондый мөнәсәбәтне безгә дә васыять итеп калдыра: "Ата-анаң вафат булса, алар яратып аралашкан кешеләр белән мөгамәләне өзмичә дәвам ит. Ата-анаңа кылган игелегең булыр”, – ди.

Шуңа күрә ата-аналарыгызның дусларын белегез, алар вафат булгач та, ул кешеләр белән аралашыгыз, алар сезне ата-анагызның төсе дип кабул итәр. Хәтта туганнарын гына түгел, дус-ишләрен дә онытмый Изге Пәйгамбәр. Ухуд тавы тирәсендә барган сугышта ятып калган сәхабәләр шунда ук күмелә. Ә пәйгамбәребез Мәдинә белән тау арасы ерак булуга карамастан җәяү бара, алар өчен дога кылып кайта. Пәйгамбәребезнең мәчетен җыештырып торучы, бик гыйбрәтле язмыш иясе булган бер хатын була. Бер төнне ул вафат була. Өммәтенең җеназаларын үзе укырга тырышкан Пәйгамбәребез җеназаны үткәрми – төн булгач, аңа хәбәр итеп тормыйлар, юып кәфенлиләр дә күмәләр. Икенче көнне Пәйгамбәребез аны сораша, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, тора да зиратка барып, җеназасын кабере янында укый!

Каберләргә, зиратларга барганда, я яннарыннан узганда, әрвахларны искә ала, алар өчен дога кыла ул. "Әс-сәләмү галәйкүм, шушы йортта торучы мөэмин-мөселманнар! Аллаһыдан үзебезгә дә, сезгә ди иминлек һәм котылу телибез! Иншаллаһ, без дә көннәрдән беркөнне сезгә кушылырбыз”, – ди. Никадәр хөрмәт белән сугарылган сүзләр! Дөнья кичкән булсалар да, аларны якын күрү, аларга яхшылык теләү хисе никадәр зур бу догада! Күбебез белә микән бу доганы? Зиратны узган саен шүрләп, тизрәк йөгереп узганчы, ана телебездә шушы доганы укып, шунда яткан, үзебезнең ничәмә-ничә буынга сузылган әби-бабаларыбыз өчен иминлек теләп үтсәк, никадәр күркәм булыр иде. Әйе шул, кул күтәреп дога кыла белмәүчеләр буыны барлыкка килде. Дога кылдыруны аерым шәхесләргә генә хас булган бер профессия кебек кабул итәләр. Мәчеткә дә мөнәсәбәт шулай. Клуб – күңел ачу хезмәтен, тегендәрәк урнашкан кибет – товар сатып алу мөмкинчелеген, янәшәдәге банк – хәрам юл белән акча арттыру форсатын тәкъдим итә, ә мәчетне түләүле "дога хезмәтен” тәкъдим итүче бер ширкәт, дип уйлаучылар күп. Мәчеткә кереп, ике рәкәгать намаз укып, я берәр мохтаҗга изгелек кылып, я башка хәерле эш эшләп бушаганнан соң, кулларыңны күтәреп, әрвахларга кичерү һәм гафу, исәннәргә бәрәкәт һәм иман сорап, галәмнәр Хуҗасына ялвару күпкә отышлырак, ихласрак түгелме? Үзебезнең вафат булган туган-тумача, хәләл җефет, остаз, дусларыбыз өчен күңел белән бирелеп сорарга өйрәник – аларның кадерен дә, каберен дә белү шул булыр!

 


  
Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 1962 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1