Алар - йортларның яме.

Зәңгәр күк ай-йолдызлары белән матур, җир – чәчәк-үләннәре белән, торган йортлар әти-әни белән ямьле. Шулай булуы күрер күзгә генә түгел, күңелгә үк тоела. Өлкәннәр белән яшәгәндә йортка йөзак салынмый. Чөнки йорт-җирнең иминлеген саклаучы – әби-бабайлар өйдә кала. Йөзак салып чыгып китүләрне өлкәннәрдән башка яшәүчеләр ни икәнен яхшы беләләр. Абзар-курадагы, йорттагы бар эшкә җитешергә тырышып, һәр нәрсәне күздән-йөрәктән кичереп, күпмедер нерв киеренкелеге, зур җаваплылык белән чыгасың; кайтып кергәндә кыл да кыймылдамаган эш, җансыз тынлык каршылый. Пенсия яшенә җитә килгән, атнаның алты көнендә эшкә иртән китеп, кич кенә өенә кайткан хатын кайнанасы турында болай дип сөйләгән иде. "...Терлек тирәсендәге эшләрне генә эшләми. Иртән аның "исән-сау эшләп кайтыгыз!” - дигән теләкләре белән чыгып китәбез. Төшке ашны да, кичкесен дә пешереп куя. Бик чиста карчык кайнанам: идәндә бер чүп табалмассың, "юар әле” дип табак савытны да өеп куймый. Мәктәптән балаларны каршы алып ашатып, яхшы тәрбия биреп үстерде. Кышка оекбашлар бәйләнгән, сүтек-җыртык тегелгән.  Исән-сау гына була күрсен! Күп вакыт кирәкмәгәнгә кысылганына гына түзәбез инде. Бик рәхмәтлебез кайнана-әнигә.” Бу язмамда таяныч булырдай өлкәннәр турында гына язам. Төрле кеше бар: уртак йорт өчен ару-талуларын онытып эшләп йөргән өлкәннәрне өнәмәүчеләр дә, өлкәннәрнең дә булышырга уйламаганнары да, авырып урын өстен дә ятучылар да бар. Усаллык белән үзләреннән гайрәт чиктергәннәр дә юк түгел. Андыйлар белән яшәүчеләргә - сабырлык, авыру өлкәннәрне караучыларга – сабырлык янәшәсендә, Ходай, әҗерен дә бирсен иде. Әби-бабайдан башка үзләре генә яшәгән хезмәттәш хатын эштә пошынды, берчак: "Сыер бозаулар вакыт җитте. Мин кайтканчы бозауламаса ярар иде”, - диде. Тынычландырасым килеп: ”Бозауламас әле”,- дип куйдым. Шул сүземне генә көткәндәй: ”Әнкәң өйдә булгач, берни белмичә яшәп ятасың син!” - диде, нерв киеренкелегеннән кызып китеп. Дөрес сүзгә җавап юк! Өйдә үз аягында, үз акылында йөреп торган өлкән кеше булса, эштә тынычлап эшләп йөрисең шул. Чөнки таянычың бар. Шушы юлларны язганда күптәнге хәл искә төште. Шулай бер, көзге салкыннар төшкәндә, йөзенә чыккан тынычсызлыгын күреп, хәлен сораган идем, бер авылдашта    

- Менә, өйдә мыҗлагың бармы дип сораганнар элек, кайната-кайнанаң бармы  дигән сорау урынына. Мыҗлагым булса, "базыгызны капладыгызмы?” дип искә төшергән булыр иде. Ичмасам, искә дә кереп карамаган, салкын төшмәгән булса ярый инде - диде ул, эштән сорап кайтып барганда.

Өлкәннәр тынгысыз булалар, аннан тормыш тәҗрибәсе дә күп була шул аларда. Алар киңәшен тотып яшәгәндә тормышлар да күзгә күренеп алга бара. Балалар үстергәндә зур булышчылар - әби-бабайларыбыз. Борынгыдан калган сүз: "Бәби тапканчы – әби тап!” диюләре һәр заманга ярашлы. Күпләребезнең балаларын әби-бабай үстерешә. Аларның булуы зур бәхет минемчә. Күршедәге  яшь анага гел күзем төшә. Ире көн озын эштә, әби-бабай юк, ясле юк әлегә – көн озын бала белән бер үзе. Барасы килгән җире дә, эше дә бардыр. Ялгыз башка бала үстерүе бик авыр...

Ни генә дисәм дә, өлкәннәр эшләребезгә булыша алмасалар да, ак бабайлар, ак әбиләр булып кыштыр-кыштыр  атлап булса да йортларга ямь биреп, "тере йозак” булып озак яшәүләре куаныч. Аларның, "болай иттегезме әле” дип эшләнмәгән эшләребезне искә төшереп яки "алай итмәгез” дип акыл-нәсыйхәт биреп дөрес юлга күндерүләре бик кирәкле. Өлкәннәр белән туган йортлар аерылгысыз. Алар белән йортлар ямьлерәк, гаиләдә – җанлылык, шәхси хуҗалыкта күп еллардан куела килгән бер тәртип хәким итүчән була. Кызганыч, без – яшьләр, шулай икәнен үзләрен югалткач кына аңлыйбыз.

Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” газетасында ( № 38, 30.09,2014) басылды.



Алкышларны җәлләмик!

Үзешчән сәнгать осталары белән күп аралышырга туры килде. Күңелләре белән гадиләр алар. Халыктан үзеңне бер баш өстен тотканда, җаның-тәнең белән бирелеп җырлап та, биеп тә, гармунда да уйнап булмыйдыр ул. Мин зур сәхнәләрдәге эре йолдызлар ягъни сәнгать өлкәсендәге бизнесменнар турында язуым түгел. Авыллардагы, үзебезнең арада яшәгән талантлар турында язам. ”Коры” алкышларга сөенеп, авылдашларының күңелен мәдәни сугарган актив кешеләр күп булмаса да, бар. Бу сәнгать сөючеләргә талантларын бәяләп акча түләү бер җирдә дә каралмаган, чыгышларга бәя – әлеге язып үткән алкышлар гына. Аларның тамашачылар каршына чыгу өчен күпме чыгым тотканын уена да китермәүчеләр бардыр. Күлмәген, туфлиен ала. Чәчне матурлау өчен генә дә күпме акча китә?! Косметика чыгымнарын, бижутерияне вакланып санап тормыйм инде, ярар, булганын куллана дип саныйк. Болар - үзешчән сәнгать  остасының сәхнәгә бер чыгып керү өчен, ә зурлап язсам – күңелләрне  җилкетеп бер җырлаганда, биегәндә тамашачының кәефенә тагы да яхшы тәэсир калдыру өчен матураю.

Берчак үсмер балалар түгәрәгенә яңа бала кушылды. Һәр хәрәкәт, мимика, һәр сүз басымы өстендә эшләгәнгә сабырлыгы төкәнмәде: "Монысында гына катнашам да, башка килмим”, - диде. Чынлыкта шулай, һәр чыгыш нечкәләп өйрәнелә, шулай әзерләнеп тә каушау һ.б сәбәпләр белән алар юкка да чыгарга мөмкин - профессионаллар түгел бит! Шул чактан балаларга: "Гел сәхнәдә йөрмәссез, тамашачылар арасында булганда , алкышларыгызны беркайчан да җәлләмәгез! Чараларның авырлыклар аша, ничек әзерләнгәнен белеп үсәсез менә. Чыгышлар нинди генә булмасын, авылыбыз сәхнәсендә акча эшләүче "әртист” түгел, сезнең кебек үк тырышып, халкын хөрмәт итеп чыгыш ясаучылар торганын онытмагыз! ” – дия килдем. Ә авыл җирлегендә талантлар күп булалар. Кемнәрдер, җыр-биюгә сәләтле булып та, әзергә–бәзер рәхәтләнеп йомшак урындыкларда бәйрәм кәефенә төренеп, җыр-моңнар тәэсиренә изрәп, рәхәтләнеп ял итә беләләр. Ял итүләр ваемсызлык белән аралашмасын иде ул. Югыйсә,  "алкышлыйм дип кул чапсам, арып китәрмен” дигән күк, кулларын кушырып утырган тамашачылар да бар. Шуны күреп йөрәгем әрни минем. Ошаган чыгыш, ошамаган чыгыш та була - сүз дә юк. Ләкин үзешчән сәнгатьне әйдәп баручыларның максаты бәйрәм кәефе өстәү, күңелле, файдалы ял иттерү, ә тамашачы шул кадәр хезмәтне рәхмәт белдереп алкышларга тиештер бит?!

Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” газетасында басылды.



Ана назымы, әллә акчамы?

 Ана назы… Җирдә аны мәңгелек диләр. Кешелек дөньясы белән бергә тугандыр ул: безгә кадәргеләр дә наз тойганнар, бездән соң да балалар назланырлар. Ләкин барлык аналарга да бала сөю хисе бер үк күләмдә күңелгә салынмаган. Хатын-кызның күңеле йомшак, назлы булырга тиеш инде ул. Барыбыз да бу сыйфат җитәрлек бирелмәгән шул, әлеге дә баягы көчсез затлар дигән төркемгә лаек булырлык. Язмыш кырыслыклары аркасында назлылык, йомшаклык катылык белән алышырга да мөмкин. Күп балалы аналарда ана хисе көчле булуына игътибар иткәнем бар. Эшен сөеп карьера ясарга теләгән хатын-кыз күп бала тапмас. Тапса да, күкрәк сөтен имезеп, баласын назлап озак ятмый – бала караучы табып эшкә чыгу хәстәрен күрә. Чөнки ана хисен эшкә атлыгу баса. Язма башында ук сүз кузгаттым: без - аналарда ана хисе – назы тигез күләмдә түгел дип. Ана хисе мөлдерәмә тулы күңеллеләр, беренче планга баланы куя - никме ишелеп ятмый эше?! Ә хөкүмәт эшенә бирелеп эшләгән ана, күбрәк баланы назлаучы сыйфатыннан - кайгыртучы анага әверелә. "Халыкка хезмәттә йөзмәктә” булганнарның күңелен хезмәтләре барлык вөҗүде белән яулый. Еш кына, хөкүмәтебез, зур эшләр алып барган, халыкка билгеле шәхесләрне бүләкли. "Без дә эшләдек, бала да үстердек” – дип канәгатьсезлек белдерүчеләр була, эшендә әллә ни майтармаганнар арасында. Бәяләсеннәр, бүләкләсеннәр дә, алар балаларына, гаиләсенә тиеш вакытны, көчне, назны халыкка - хезмәткә салган кешеләр! Еш кына биш балалы гаиләдә үскән иптәшем белән бу темага сөйләшәбез. "Сине  кечкенә чакта бик яраттылармы?” - дим мин, ярым шаяртулы. "Белмим шул. Без үскәндә фермага сыер савучылар көненә өч баралар иде...” - ди ул, баш чыккысыз авыл хезмәтен искә алып. Шунда ук, озак еллар бозау караучы булган газиз әнкәмнең, горурланып сөйләгәне искә төште: "Кырык көнлектән һәрберегезне әбиегезгә калдырып эшкә чыктым...”

 Уңган-булган хатыннар тормыш көткәннәр. Акча тапканнар, ирләре белән тигез тормыш арбасына җигелгәннәр. Балалар үсәләр: без дә үскәнбез, безнекеләр дә... Ләкин ана назы күңелгә бик кирәк нәрсә. Балачакның бер эпизоды искә төшә һәм  күңелне ниндидер бушлык били... Менә мин әниемне кочаклап йоклап ятам. Кинәт дөбердәп яшен яшьни, яңгыр яварга чамалый. Мине кочагыннан этеп чыгарып, әни каядыр чыгып китә. Миңа куркыныч. Эре тамчылар түбәгә шак-шок бәрелә, әллә курку, әллә салкын куыра – баштан-аяк юрганга төренәм. Йокылы-уяулы күпмедер вакыт ятканнан соң, әни дә юрган астына  керә. Мин аны кочаклый алмыйм – ул салкын һәм юеш, караватның икенче ягына бөгәрләнәм...” Үсеп җиткәч кенә, мин аның яңгырлы җәйге төннәрдә кардада калган колхоз бозаулары яңгырда юешләнеп авырмасыннар (бишьеллык планын үтәргә, юкса, привес булмый!), үлмәсеннәр дип тынгысызланып үзенең сәламәтлеген дә аямыйча, авыл башындагы фермага йөгергәнен белдем... Дөрес, бәяләнгән аның хезмәте - "Ударник фәлән пятилетки” дигән биш медале бүген дә саклана. Ә минем күңелдә балачакта җитенкерәмәгән наз бүген дә сулкылдый. Ә үзем соң, нәкъ әнине кабатладым... "Үпкәләмәгез инде, мин соңрак аңладым, шул вакытта шулай иттем - акча кирәк булды, өй салырга кирәк булды”, - дип әллә акланам, әллә уңайсызланам балаларым алдында...

 ...Бер танышымның улы егылып имгәнде дә, аяклары зәгыйфьләнде - таяклар белән йөри башлады. Кече яшьтәге мәктәп укучысы булгач, тернәкләндерү үзәгенә якын интернат-мәктәптә укырга тиеш булды. Өзгәләнә ана күңеле, баласын сагынып. Хезмәттәшләре: "Тамагы тук, укуы бара, барып йөрисез, тынычлан!” – диләр. Ә ул:” Мин бит аңа ана назын бирә алмыйм, кем бирсен аны аңа анда?!” – дигән иде. Әйе, бик төгәл сүзләр. Бүген инде мин, җае чыкканда, балалы яшь хатыннарга дөньяның асылын аңлап теләк телим, киңәш бирәм. "Эш дип чабуламагыз! Беренче чиратта син – Ана!" - диям.

Ә менә шушы язманы бәяннар яки драма кебек бүлекләп язып булса, алдагысын кереш өлешкә санап, фәләненче бүлекне болаерак языр идем.

Ана, рәхәт хисләр кичереп, чүт-чүт итеп имгән баласын күкрәгенә кыскан хәлдә назлап, дөньядагы иң матур сүзләр әйтеп сөя... Мизгел эчендә памперс беткәне, акча да юклыгы исенә төшә. "Эх, кредит түлисе булмаса... (Ипотека-кредитлар ана хисе калдырамы соң, күңелдә?!) Рәхмәт, балакаем, исән-имин туганың өчен, синең хакка бирелгән ана капиталы сертификатың өчен!..”

Ана күкрәген тартып алып, нарасыена коры катнашма болгатылган шешә-имезлек каптыра. Бераз карышса да, суыра тагын, балакае... Ана бала белән сөйләшүен болаерак дәвам итә: "Үпкәләмә, җимешем, акча җитми, эшкә чыгарга кирәк, әбиең шулай шешәдән ашатыр үзеңне! Синең өчен бирелгән капитал белән алай-болай кәгазьләрне килештереп, фәлән бурычны капласак, мин эшләсәм, атаң эшләсә, яшәрбез, боерса...” Шулай, бала анасы күңеленә тынычлык иңдереп бер карарга килгәндә, күзе диванда яткан "Татарстан яшьләре” газетасына төшә:

-Үләм, нинди наз турында язган бу хатын! Акча кирәк монда, акча!.. – дип газетаны читкәрәк "очыра”.

Өченче бүлек яки күренеш, бик кыска булыр иде. Олыгайган ана җиткән улы артыннан карап кала: "Әй, тормыш та җитеш кана - тынычлык юк... Эш, тормыш дип артык тырыштык шул. Күреп бетергә вакыт җитмәде шу-ул сезне...”

Гүзәл Галләмова,

"ТЯ” газетасында (№15, 23.04.2015) басылды



Безнең бәхеткә эшлисез икән!

 Хәзер күпчелек авылларда мәктәп, клуб ябылу, сберкасса, почтада эшләргә кеше булмау кебек хәлләр гадәти санала. Авылның акрынлап бетә баруы бу! Алай гына да түгел, авылда яшәргә төпләнеп калучыларның бәхетсезлеге бу дип нәтиҗә ясыйсым килә. Шул ук вакытта, әлеге санап үтелгән тармакларның гөрләп эшләве, уңайлыклар булуы – бәхеткә дими ни дисең?! Ләкин эшләгән белән "эшләгәннең” аермасы бар! Җиренә җиткереп эшләмәгән эшне күргән саен, мәрхүмә әни шул җөмләне гел кабатлый иде. Мин мәгънәсенә төшенмичә: ”Эшләнгән белән эшләнмәгәннең генә аермасы була ала”, - дип җаваплый идем. Бар икән шул, бар... Балачакта, сүзнең асылы аңлашылмаган. "...Тауар янында тауар бәяләнә”. Әнинең бу сүзен дә хәзер генә төптән аңлыйм. Әйе, кеше кайда да хезмәт итә икән, никадәр хезмәт итсә дә, "эше шул – эшләсен!” дип, тиеш саныйбыз, канәгатьтә түгел без, кайчак. Шул ук урынга башка хезмәткәр эшләгәндә "тиешләрен” киметсә, алдагы хезмәткәр белән чагыштырып бәяли башлыйбыз. Поезд үткәч, арттан кычкыруның ни мәгънәсе дә, ни файдасы? Товар, товар янында гына аңлашылганына игътибар итәргә туры килде шул әле үземә дә. Чит авылда яшәүче оныгыма вакытында прививка да ясалмавына тәмам гаҗәпкә калган идем, берничә ел элек. "Тиеш”, "вазифа” кебек төшенчәләр кайбер белгечләрне борчымый күрәсең. Хәер, эшләгән кешегә дә, эшләгән булып саналганга да хезмәт хакы түләнә бит. Безнең буын балалар үстергәндә привкалары да вакытында ясалды, сәламәтлекләрен дә гел күзәтеп тордылар. Шуларны хәтердән кичереп: "Безнең авыл медиклары - безнең бәхеткә икән!” – дип юл уңаенда рәхмәтемне белдереп чыктым. Кем белә, "эшләре шул!” дип, мин дә бәяләргә кирәк тапмас идем бәлки, алда язып үткән хәл белән очрашмасак.

            "Китапханәнең нигә кирәге бар, китап укымыйлар хәзер”, - дигән сүзләр куерды бездә дә, 5-6 еллар элек. Укыйлар! Авылыбызда үзенә чакырып торган китапханәбез бар. Күз ташласаң, йөзеңне чытмыйча, аяк баса торган да түгел – капитал ремонт таләп итә. Ләкин шул күзгә бәрелеп торган ямьсезлекне ямьләргә тырышып, күңеле тулы моң-зарын тамчы да түкмичә, кояш кебек балкып торучы китапханәчебез Миләүшә булганда, кеше өзелмәс дип уйлыйм. Аның бит нәкъ киресе дә булырга бик мөмкин. Якты заллары белән булган китапханәдә, күкнең бар кара болытын җыеп, йөзенә яккан китапханәче янына кем керергә атлыгып торыр икән. Кайдадыр, аны ачырга "онытып” өендә тәмле ашларын пешереп, кәгазьдә вазифада торучылар да юк түгел бу дөньяда. "Эшли” төркемендә хезмәткәрләр күп инде ул, саный китсәң... Бу язмамда мәрхүмә әнинең хикмәтле  сүзләре белән башлаган идем, яза торгач, шушы темага истәлекләр яңарды.

            ... Кайчак, кибеткә - тәм-томнарга, үзе дә барып кайтучан иде, әни.  Берничә кибетнең берсенә кергәч, алырга теләгән конфет исемен оныткан да, рәсемен күздә тотып: "Миңа марҗа башлы конфет кирәк иде”, - дигән. (Яулык япмаган, чәче-башы тузгыган кызга, "марҗа баш” дип әйтелгән, элек.- Г.Г.) Кибетче төксе чырай белән карап торган да: "Миндә андый конфет юк! Сиңа нәрсә бирим, Фәлән сеңлем?” – дип чираттагы кызга мөрәҗәгать иткән. Бик күңелсезләнеп, конфет исемен исенә төшерергә тырышып, башка кибеткә киткән, әни. Анда да шул сүзен әйткән. Кибетче Әлфира, башта яңгыратып көлгән. Ул көлгәч, әни кушылган. "Нинди соң ул, Зәмзәмия апа? Бу түгелме?” – дип, өч-дүрт төрле конфет күрсәткән. Тышыннан күрү белән танып алган яраткан конфетын, әни. Шул "Маугли” конфеты белән чәй эчәргә утырган саен: "Рәхмәт, Мөнәвәрә килененә, конфетымны белеп биреп җибәрде, гел шул кибеткә барам”, – дип, күңел ризалыгы белән сөенеп чәй эчә торган иде... Кибетче хезмәте турында язып та, сөйләп тә бетереп булмас. Бу хезмәт бүгенге көндә авыр хезмәтләрнең берсе дияр идем мин. Бигрәк тә авыл кибетчесе өчен. Без аларны шул кадәр үз итеп бетерәбез, әйбер алмасак та күпләп җыелабыз, рәхәтләнеп гөрлибез, гәпләшәбез. Кем генә сату эше җаваплы хезмәт икәнлеген уйлап карый икән? "Сез бик әйбәт эшләгән идегез!” - дидем, күптән эшләп киткән кибетчегә, бер көнне. Чынлап та, кайбер кешене эш урыныннан аерып алып карап  булмый. Кешене урын бизәми, урынны кеше бизи диюләредер хактыр шул.  Кибетчеләргә эчке серләрне дә, шәхси проблемаларны да сөйләүчеләр юк түгел. Менә шунда инде кибетченең авыр, катлаулы хезмәт иясе икәнлеге аңлашыла: сер саклаучы сердәшче дә, киңәшче дә бул, оста психолог та... Үзебез борчуларыбызны уртаклашабыз, ә каршыбызда торган кибетче елмаеп каршы алмаса, яратмаган булып кылынабыз. Әйтерсең, кибетченең проблемасы, борчуы юк. Бер кибетче, ялгыш кына, иртәгә ял итүен исенә төшереп: "Арам мин бу халыктан”, - диеп әйтеп ташлады. Исәп-хисап төгәл хезмәт таләп иткәнен белсәм дә, эшләргә комачаулап, таптанып, сөйләнеп торырга мин дә "мачтыр”. Миннән осталар бик күбәү. Ул калган бияләйләр, сумкалар, акча түләп тә, сумкага салынмый калган товарлар – боларны  барында да истә тотып иясенә тапшырулар - авыл кибетчеләрнең өстәмә, әмма игелекле хезмәте. Беркөн тура (корт) сорап та, буш кайтып киткәнемне истә тотып, бер кибетчебез үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, тура кайнату рецептын язып тоттырды. Менә бит, юк вакытларны табып файда эшләгән, халык-кеше хөрмәт иткән кибетчеләрне безнең бәхеткә эшли дип ничек зурламыйсың?!

Башкалар кебек терлек асраган елларны күз алдымнан кичерәм дә, "халыкка гына түгел, малларыбыз бәхетенә булган икән, мал врачыбыз Рафаэль абый”, - дим. Чынлап, терлек авырганда үз бәясен белеп ялындырган, яки эшенә салкын караган хезмәткәр булса да берни эшли алмыйсың бит. Һәркем эшли! Эшләгән белән "эшләгәннең” аермасы гына бар! Кайчак, тиеш булган хезмәтне эшләргә теләмичә, әллә ничә сәбәп табып, борып чыгаручы хезмәткәрләрне кызганып: "И, Ходаем, кеше сөендерәм дип куркадыр бу!” – дим мин, эчтән генә...

Динебезне, мәчетебезне, зиратларыбызны тиешле югарылыкта тотучы картларыбыз бар – бу да бәхеткә! Монысын да язмый мөмкин түгел. Бусы бит ирекле хезмәт! Без боларның берсен дә бәяли белмибез. "Тиеш алар моны эшләргә!” дибез. Ә шул ук вакытта белгечлек вазифасын җиренә җиткереп үтәмәүчеләрне күрсәк тә, таләп итмибез, ярашабыз. Эшләгән кешене сөймичә, эшләгән эшеннән гаеп эзлибез, эшләмәгән кешегә ярашабыз, шулай булгач, халык өчен нидер эшләүнең куанычы да юк! Эшлим дигән кешегә, халык белмәсә – балык белер диясе генә кала. Күп кенә яшь буын - акыллы башларга әйтеп кара, "халыкка файдаң булыр!” дип. Кычкырып көләчәк! "Нинди халык? Фәләннәр өченме?! Үзләре эшләсен, мин үземә үзем эшлим ич!”-  дип. Әйе, "тиешләр” бетә бара. Һәркем үзен генә кайгыртса, бу җәмгыять кая барыр? Тик без эшләгән кешене белергә дә теләмибез. Төрлечә "сугып егу” җаен гына карыйбыз шул. Бар җирдә шул хәл...

Бер газета, безнең буын "егылып” укыган роман-бәяннар иҗат иткән язучының исем-фамилиясен язып шәхесен тапларга тырышты. Хәтта шәхси эше – салырга яратуын да үзенчә фаш иткән, автор. Бу язучының татар милләте өчен 1990 нчы елларда күпме хезмәт итүе гади халыкка да билгеле булды. Революция чорындагы тарихыбызны өйрәнеп язылган бер романын үткән ел гына кулга төшереп укыдым һәм хөрмәтем тагы да үсте.  Күпме хезмәт салып, әллә кайчан бу дөньялыктан киткән татар зыялыларның исемнәрен мәңгеләштергән: аларның авыр тормыш юлларын, хезмәтләрен ачып салган, зурлаган. Ә язма авторы, чордашының шәхесен дә, хезмәтен дә  бер уч төбе кадәр мәкалә белән юкка чыгарырга тырышкан. Язуының сәбәбен, газетага язылучы түбән катлам – эшләгән кешене сөймәүчеләргә ярашырга тырышуы дип бәяләдем. Менә бит без нинди! Халык өчен хезмәт иткән кешенең шул халкы тарафыннан шулай тапталуы ай, кызганыч күренеш. Югыйсә, булган яхшы эшләрен күреп бәялисе дә, халык өчен дип янган чордашың булганга сөенеп: "Синең булуың – бәхеткә!” – дип, бергәләп яки үз гомер сукмагың белән барасы, эшлисе генә. Соңгы җөмләм, бу дөньяда әкият шул - беләм...

Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” газетасында басылды



Чират торырга язмасын!

Әллә җәмгыятьтә тәртип иде, әллә укытучыларыбыз көчле иде, әллә инде үзебез тырыш идек – урта мәктәпләр ныклы белем бирә алды безнең буынга. Игътибар иткәнем булды: СССР таркалган елларда, аннан соңгы болгавыр елларда  мәктәпләрдә укыган балаларның күпчелегендә белем дәрәҗәсе түбән иде. Казан мәктәбендә укыган урта кул укучының Бөек Ватан сугышы датасын белмәвенә исем киткән иде бер вакыт. Шул елларда яхшы билгеләргә генә кала мәктәбен тәмамлаган апам кызы белән сөйләшкәнем булды. "Беләсеңдер, без үсмер чакта илдә тәртипсезлек иде. Мәктәп тәрәзәсеннән караганда да, урамга чыксаң да митинг, пикетлар еш күренә иде. Безгә ул бик күңелле күренеш, ә укытучылар шуларны сөйләгәндә кырысланалар, элеккечә дәресне дә җанланып аңлатмыйлар иде. Аларга да хезмәт хаклары түләнмәгәнен аңлый белми идек ул вакытта. Әти-әниләр эштән соң, озын чиратларда торып, йә умырылган киемнәр белән кайталар, йә еламсырап, буш сумка белән... Өйдә киеренкелек, уку белән кызыксыну каян булсын инде?! Дәресләрдә дә катгый таләпләр куелмый иде. Уйлап кара әле, шундый болгавыр елларда дәреслекләрдә язылган шанлы тарихыбыз турында тарих укытучысы ничек итеп рухланып сөйли алсын иде икән? Аның дәресләре тоташ атнасы белән булмый кала иде. Мин аны очраклы рәвештә генә, "челнокка” әйләнеп, зур сумкалары белән озын чиратта басып торганын күргән идем...”

Әйе, ә без – ул болгавыр елларга кадәр мәктәптә укыганнар, бәхетле булганбыз. Матур киләчәккә ышанган аңыбызга, алган белемебез су кебек сеңеп барган икән.

Тарих укытучыбыз (мәрхүм Габделхәй Исмәгыйлевич), революционерларның Кышкы сарайны штурмлавы турында җанланып сөйләгән дәресе искә төште, соңгы көннәрдә. Һәм шул бер гасыр диярлек элек булган вакыйгага охшаш хәлдә үземә дә катнашырга туры килде.

...Менә, без – хатын-кызлар (әллә декабрист хатыннары микән?!) , көзге шомлы җилләр дә исмәгән матур, әмма салкынча язгы  бер көндә, коралсыз-нисез "ак сарайга һөҗүм” итәбез. Хатын-кызга корал кирәкмени ул?! Көч-гайрәт, әче тел белән алга – ак вагон - күчмә маммография кабинетына ыргылабыз. Чиратта әдәп саклаганнар, сугыш кырындагы кебек "ятып” калмаса да, чигенеп, артта кала. Менү өчен җайланган баскычларда тотынгычлар кәкрәя, тоташкан җиреннән аерыла. Хатыннар ташкына чыдый алмыйча, әллә инде тарткалашуларына оялыпмы, машина көпчәге тынын чыгара... Тарих битенә язылырлык вакыйга булса, әнә шулаерак язылыр иде бу күренеш.

Бер гасыр элек үткән вакыйга - Кышкы сарайны штурмлау – түбән катламның искечә яши алмавы, югары катламның элеккечә идарә итә алмаганнан килеп чыккан вәзгыять дип аңлатты безгә укытучыбыз. Нәтиҗә ясарга теләп, маммография кабинетын  "штурмлауның” сәбәпләрен аңларга тырышып карадым әле. Без нинди көрәштә булдык икән дип баш ватам, әлегәчә. Илләр-көннәр тыныч,  балаларыбызның, оныкларыбызның тамагы тук, өсте - бөтен. Барыбыз да балалар үстерәбез, үстергәнбез, оныклар тәрбияләшәбез. Бу чират төркемендәге хатыннарда итагатьлелек, сабырлык хәттин ашкан булырга тиеш ләбаса. Безнең гомерне яман чирләрдән саклап баш табибларыбыз тикшерү оештырганнар, ә ул шул кадәр ямьсез күренешкә әйләнде. Әллә күпкә өлгерәсе килә, әллә тормыш мәшәкатьләре чиксез күп – ашыгабыз, үзебезне генә кайгыртабыз. Шул бер маммография кабинетына кереп чыкканнан соң, ашыга-ашыга, күпкә өлгереп кораштырган тормышыбыз да бер мизгелдә кирәксезгә әйләнеп, хәтта бар җиһанның бер мәгънәсе калмаска да мөмкин булганын уйлап та карамыйбыз. Иманым камил, ир-ат бу кадәр кадерсезләнеп чират беркайчан да тормый, тормаячакта... Сүз дә юк, әрсезләр заманы. Әрсезлеккә кушылмасам, биш сәгать урамда чират торып та. маммография үтәсе кеше түгел идем. Түләүсез хезмәтнең рәте-чираты булмас шул. Үз чиратым буталып, арага унлаган кеше басканда, салкыннан күкшегән кулларым белән ныклык саклап, баскыч тупсасына чыдырдап ябышкач та, кулымны үземнән күпкә олы хатын каерып маташканын күреп, ул хатынны кызгандым; кулымны алу гына түгел, бөтенләй читкә чыгып бастым.  Ирексездән, бер-берсен кысып вагон ишегенә таба ыргылган хатыннарга: "Сыер көтүе мәллә бу!” - дип кычкырасы килде. Бер-беребезнең аягына катырак басканда, дорфалык күрсәтеп: ”Сыер мәллә син!” - дип ычкындырган чаклар була. Әмма, җәйге җәйләүләрдә кардадагы сыерларның саву аранына берәмләп, тәртипләп керүе күз алдыма килеп туктап калдым. Я, Хода, сыер булып сыер, савылгач җиңеләеп, рәхәтләнеп китәсен белгән хәлдә, барысы да берьюлы ыргылмый бит аранга. Сыер савучы өйрәткән бер тәртиптә, керә баралар, чыга баралар. Ә без - балалар, оныклар тәрбияләүче, дистәләгән-йөзләгән сыерларны бер гадәт-тәртипкә өйрәтә алырдай акыл ияләре, үзебез үк тәртип белән санлашып тормыйбыз икән шул. Чират торудагы тәмләп ызгышуларга, этенеп-төртенүләргә әллә алдан язып үткән шул болгавыр еллар өйрәтте микән? Күпме кибетләр штурмлады безнең ил халкы? Акча бар, товар – юк! Безнең уртача зурлыктагы авылыбызда да бер генә кибет – аны да барлы-юклы товары белән райпо тәэмин итә иде. Бердәнбер кибетче иртән-иртүк көтү белән машина-трактор паркына таба киткәне күренгәч, "Әһә, Суфия машина сорарга китте. Значит бүген товар алып кайта!” – дигән хәбәр авылны әйләнеп чыкканда, иртәнге сигез тулмаган була иде. Төшке аш вакытына таба, ГАЗ-53  машинасы белән кайтып туктаган кибетчене, товары-ние белән, умарта кортлары ояга ничек гөжләп, оешкан төстә очып керсәләр – шулай уптым илаһи этеп кертә идек. Арада, әлбәттә мин дә бар. Минем дә ярты көн чират торганга ни дә булса, тотып чыгасым килә кибеттән. Товар бетә бара, халык үзенә җитмәгәннән тавышлана, этешә-төртешә, кибетчене битәрли, ызгышуның югары ноктасы - өстән буш әрҗәләр оча... Бервакыт, товарсыз калдым дигәндә, кул сепараты алу бәхетенә ирештем. И-и, сөендем дә соң! Ә бит өйдә гөрләп эшләп торган электр сепараты бар иде... Нигә торылган ул чиратлар, кирәк әйбер булмагач, нигә алынган. Шул елларда җете яшел кыска балтырлы сапогига тавышланып чират торганыбыз күпләрнең исендәдер. Ызгышып алдык, әмма кигән кеше анда-санда гына иде. Димәк, алуы - бер рәхәт, чиратта җиңеп чыгу – тагы да көчлерәк теләк булган. Бу – кешедән калышасы килмәү дигән нәрсә гел уңышлы булмый, күрәсең. Сүз иярә, шуны язасым килә, үткенлеге, тырышлыгы белән авыл халкын товарлы иткән, участковый китереп бастырырлык халык ташкыны белән бер үзе идарә иткән шул болгавыр еллар кибетчесе - Суфия апага рәхмәт әйтеп, хезмәте өчен медаль бирерлек булган бит!.. Халыкның әдәпсезлеге, шунда хезмәт итүчегә начар шартлар тудыра, сәламәтлеген какшата – шуны онытмасак иде. Мәктәпләрдә дә тәрбияви дәресләр күбрәк булсын иде. Шулай дисәм дә, безнең ил халкы теориясен түгел, практикасын үтсә дә өйрәнә торган түгел шикелле. Мөгаен, җәмгыяте шундыйдыр. Ходай, безнең ил халкын чиратлар торудан саклый күрсен! Торганнар да җитәрлек, әйе, без алардан сабак ала да белмәгәнбез. Нинди җәмгыятьтә яшәгәнеңне беләсең килсә, тормышның чагылышын күрсәткән түләүсез нәрсәгә озын чират торып кара инде.

Гүзәл Галләмова,

"ТЯ” газетасында (09.04.2015) басылды.



Фидакарь хезмәт тарих белән янәшә

Газетаның өлкән яшьтәге хәбәрчеләренә газета укучылар исеменнән рәхмәтебезне ирештерергә булдым әле. Истәлекләр барлап, халкыбызның үткәне белән таныштырып, яшь буынга никадәр тарихи мәгълүмат бирәсез. Якташларыгызның фидакарь хезмәтләрен язып, кабат яктыртасыз. Сугыш еллары, сугыштан соңгы еллар тормышын "сөйлисез”. Ул уфалла арбасы турындагы язмаларда гына да, сугыштан соңгы көнкүреш "ярылып ята”. Газетаның фәләненче санында "Капчык күп, бәрәңге юк” мәкаләсендә, колхоз капчыкларын ямаучы булуын укып исләрем китте. Юклык заманда халык күндәм булуы өстенә, тырыш та булган шул. Колхоз өчен (күмәк тормыш өчен!) тузанлы капчык ямыйбызмы соң хәзер? Капчык кытлыгы булып, күп акча белән кызыксындыручы булса да, булмас шикелле андый хезмәткә алынучы. Ул колхоз басуындагы бәрәңгене октябрь салкыннарында, көрәк белән казып алуларны, апаларымның ялан кул юеш туфрактан бәрәңге чүпләүләрен әни дә искә ала иде. Урманнан делянка алып, агач кисеп ташуларны (мәктәп өчен дип истә калган), шул эшләрне башкарып чыгарга авырлык белән колхоз машиналарын "юнәтүне” элеккеге мәктәп директоры язып, нәрсәгә дә кытлык булган заманнарның авырлыгын ачып сала, фидакарь хезмәтләре белән таныштыра. Һәр төбәкнең тарихына язылырлык вакыйгалары да, фидакарь хезмәт ияләре дә бар шул.

Күпләребез бәяли белми торган хезмәт иясе турында язып үтмәкче булам. Һәр авыл җирлегендә беләгендә көч-күәт уйнатып, физик хезмәт башкаручы ирләр бихисап. Ә менә гомер буе каләм, пумала "иярләп” хезмәт куйган ир-ат авылыбызда, мәсәлән, берәү генә. Өлкән яшьтәге Гарәпша абый Сафинны алыштыручы кеше әле авылыбызда тумаган. Аның үзе дә төгәл исәбен белмәгән картиналар иҗат итүе турында язуым түгел. Кечкенә генә, ябык бу абзыйның социализм чорындагы хезмәтен бәяләп, язып бетерә торган түгел. Хәтерлисездер, социалистик йөкләмәләргә чакырулар, партия кушкан ялкынлы сүзләр язылган плакатлар, бишеллыкларның терлекчелектәге, кырчылыктагы эш күрсәткечләре, төрле социалистик өндәмәләр, бишеллык ударниклары фотосүрәтләре урнаштырылган стендлар һ.б. авылның кирәк дип тапкан һәр җиренә урнаштырыла иде. Социализм чорында балигъ булган газета укучылар күзаллагандыр – партия куша иде бит аны һәр җирлектә дә булдырырга. Мин үсмер чакта үзәк урамда, кем әйтмешли, "сулга карасам да, уңга карасам да” Гарәпша абый язган плакат та, лозунг иде. Биек диварларга менеп, кулыңа буяу-пумала тотып, кылтыр-кылтыр баскычларда басып торып, зур төгәллек белән язылырга тиешле исәпсез лозунгларны язуга караганда, җиргә басып торып бер физик эш эшләве күпкә җиңел диясем килә. Социализм таркалгач, ике катлы мәктәп диварларын бизәп, "җан” кертте ул. Куйбышев су саклагычы суын җәелдергәнче булган гүзәл болыннарын, түгәрәк күлләрен хәтер буенча сүрәткә төшереп мәңгеләштерде. Болар барысы да – тарих бит. Алдан язып үткәнемчә, боларны хезмәткә санамаучылар да бар. Булдырган кешегә нәрсә инде ул матур язу. рәсем ясау бер караганда. Мин алай димәс идем, күзәтеп тә торганым булды: һәр күзәнәге эшли сыман мондый нечкә эш белән шөгыльләнүчедә. Тарих, фидакарь хезмәт дип яза башлаган идем. Хезмәтнең төрлесе бар. Ләкин халык өчен, җәмгыять өчен чын күңелдән тырышып эшләгән икән, нинди булуына карамастан бәяләнсен иде ул. Без, үткән вакыйгалар белән берлектә, фидакарь хезмәт ияләрен дә хәтердә сакларга бурычлы дип саныйм.

Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” газетасында басылды.

ТӨП БИТКӘ КИРЕ КАЙТЫРГА