Главная » Файлы |
Всего материалов в каталоге: 22 Показано материалов: 1-10 |
Страницы: 1 2 3 » |
Татарстан Республикасы Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы. Дәреснең темасы: "Тормыш мизгелләре” |
1432-1433 гг. Хиджры по мусульманскому лунному календарю |
Абдрахман Хабибуллин info-islam |
Притча. Дорога в рай |
Фатыйх ХӘБИБ, Түбән Кама мәчете мөгаллиме |
Үт куыгында таш булганлыктан, табиб миңа аз-азлап, көненә 5 тапкыр ашарга киңәш итте. Рамазан ае вакытында миңа нишләргә?
Сезгә мөселман табибы белән киңәшергә кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, бу өлкәдә белгеч булган табибның диагнозыннан чыгып хәрәкәт итү сорала. Белүемчә, ураза вакытында тәмәке тарту, аның төтенен сулау тыела. Әгәр дә эшли торган бүлмәм тәмәке тартучылар урыны белән янәшәдә генә булса, миңа нишләргә киңәш бирәсез?
Аеруча уразада тәмәке тарту кирәксез, күңелгә ятмаган эш. Ә тәмәке тартмаучыларның уразасын бозмый ул. Мин хәзерге вакытта йөклемен. Даими рәвештә укшыта, күңел болгана, косасы килә. Болай да көннәр буена ашамыйм да, эчмим дә. Табиблар аз-азлап, еш ашарга киңәш итә. Ә мин моны эшли алмыйм. Бик тә ураза тотасым килә. Ураза тотсам, бәлки хәерлерәк булыр.
Кешенең сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрдә шәригать табибларны тыңларга чакыра. Шулай да үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр дә хәзер уразаны тота алмасагыз, бу гамәлне соңрак, мәсәлән, кышкы айларда каза кылырга була. Бәвел юллары, бөер авырганда ураза тотарга мөмкинме? Табибларның киңәшенә һәм үзегезнең хәлегезгә карагыз. Әгәр булдыра алсагыз, тотуыгыз хәерлерәк. Әгәр дә юк икән, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз. |
Элек хәләл сүзе ит ризыкларына гына кагыла иде. Хәзер исә хәләл сырлар, майонезлар һәм башкалар барлыкка килде. Моны ничек аңларга? Бу ризыкларны әзерләгәндә терлектән алынган продуктлар да катнашкан, димәк. Ризыкка "Хәләл” маркасы куелган булса, димәк, ул хәләл терлек ингредиентларыннан файдаланып әзерләнгән яисә анда терлек әйберләре бөтенләй дә кулланылмаган булып чыга. |
Кунакка баргач, алга китереп куйган ризыкның хәләлме икәнлегенә мин еш кына шикләнеп карыйм. Хуҗа кешедән бу терлекнең мөселманча суелганмы яисә суелмаганлыгы турында соравы уңайсыз була. Ризыктан баш тарту да яхшы түгел кебек. Бу очракта нәрсә эшләргә? Әгәр дә намаз укучы мөселманнарга кунакка килсәгез һәм ризыкның хәләллегенә шикләнсәгез, бу хакта сорарга кирәкми. Әгәр дә этник мөселман булып саналган кешеләргә кунакка килсәгез, алардан итагатьле генә итеп, теге яки бу ризыкның хәләллеге турында сорый аласыз. |
Үзеннән-үзе аңлашыла: сүгенү мөселманны бизәми. Пәйгамбәребез ((с.г.в.)): «Иманлы кеше сүгенми, каргамый, начар сүзләр әйтми», — дигән. |
Минем кәләшем этник мөслимә. Ул христианлыкны кабул иткән һәм үз конфессиясенең барлык кануннарын да үтәп бара. Аның әтисе никахны чиркәүдә укуны катгый тыйды. Мин аңа ислам турында күп тапкырлар сөйләдем, әмма ул мөселманнар динен кабул итмәскә дигән ныклы карарга килде. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә? Җавапны озакка сузмасагыз яхшы булыр иде. |