Главная » Файлы » Мои файлы

Хәләлме?
28.05.2011, 16:11

Кунакка баргач, алга китереп куйган ризыкның хәләлме икәнлегенә мин еш кына шикләнеп карыйм. Хуҗа кешедән бу терлекнең мөселманча суелганмы яисә суелмаганлыгы турында соравы уңайсыз була. Ризыктан баш тарту да яхшы түгел кебек. Бу очракта нәрсә эшләргә? Әгәр дә намаз укучы мөселманнарга кунакка килсәгез һәм ризыкның хәләллегенә шикләнсәгез, бу хакта сорарга кирәкми. Әгәр дә этник мөселман булып саналган кешеләргә кунакка килсәгез, алардан итагатьле генә итеп, теге яки бу ризыкның хәләллеге турында сорый аласыз.

Категория: Мои файлы | Добавил: PATRIOT
Просмотров: 602 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1