Главная » 2011 » Октябрь » 16 » Урамда көз...күңелдә.. көз...
15:43 Урамда көз...күңелдә.. көз... | |
Көз
Көзге яфрак куак төпләренә Чуар юрган булып уралган. Алсу, кызгылт, сары төскә кереп Менә инде урман тын калган. Сагындырып, болыт арасыннан Сүрән кояш карый аланга. - Мин урманның соңгы бизәге, - дип, Күз яуларын ала балан да. Салкын чишмәләрдә көзге яфрак Әкрен генә йөзә кайларга? Урман-кырлар инде әзерләнгән Ял итәргә кышкы айларда. | |
|