ИСТӘЛЕКЛӘР ИСӘН ӘЛЕ БЕЗДӘ...
Тылдагы хезмәт батырлары. Ул каршындагы рәсемгә караган да уйга баткан. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып торган мөлаем кыз карап тора. 18 яшь, кеше гомеренең иң матур чагы. Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килә торган вакыт. Шушы матур мизгелдә бу кызның күз алдына ул күрәчәк тормыш авырлыклары килмәгәндер, мөгаен. Ләкин әле хәзергә барысы да алда. Бүгенге көндә дә төшләренә кереп аптыраткан вакыйгаларга кадәр әле сөясе һәм сөеләсе, тырыш хезмәтенең рәхәтен күрәсе, балалар үстерәсе бар. Сугыш башлаганда ул, 22 яшьлек хатын, җиң сызганып колхозда сыерлар сава. Авырлыклар булмаган түгелдер, булгандыр—гаилә бәхете, тигезлек аны җиңеләйтә. Ире фронтка китә, ул әнисе, яшь ярымлык Фәйзрахманы белән торып кала. Инде фермада түгел, авылда да ир-атлар бетеп бара, менә ферма мөдире булып эшләгән Хәмәтша абыйны да фронтка озаталар. Яшьлек дәрте ташып торган, бернинди эштән дә курыкмаган Зөһрәгә дә ферма мөдире булып калудан башка чара калмый. Мондый адымга билгеле, шул көннәрдә генә йөрәген телгәләгән, иренең һәлак булуы турында килгән кара кәгазь дә сәбәпче булгандыр. "Булды-рам, фашистларга үч итеп булдырам”,--дип башлый ул эшен. Һәм авыл-дашлары алдында аның йөзе кызармый. Ләкин теләк бер әйбер, әле бит мөмкинлек тә кирәк. Кышлык азык ерак басуда, кар астында, ә аякөсте йөри алырлык халык-барысы да окоп казуда. Ничек кенә тырыш-масыннар алар, ләкин азык җитмәү үз эшен эшли. Берничә сыер хәлсезләнә, күп тә үтми, үлә. Менә шушыннан башлана инде аның авыр көннәре. Аны судка бирәләр. "Син корткыч, эшеңә салкын карагансың, терлекләр үлүгә юл куйгансың, син--халык дошманы”,--ди аңа судья. Бу сүзләр әле дә аның йөрәген телгәли. "Ничек инде ул, бала анасы, солдатка, халык дошманы булсын, ди. Өч ел буе тырышып йөрүләре юкка булдымы икәнни?” Прокурорның сүзләре дә йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадала. Суд карарында аның гаепле булуы һәм хөкем ителүе әйтелә. Аңа соңгы сүз бирүче дә, гаеплеме икәнен сораучы да булмый. Эшен яңадан карауны таләп итү дә нәтиҗә бирми. Судтан ук кулга алмыйлар, өйгә кайтырга, саубуллашырга мөмкинлек бирәләр. "Мин өйгә кайттым да, елыйм да елыйм. Ирем сугышта үлде, мине төрмә көтә, балам, карт анам нишләрләр? Тормышның авыр йөге аларны измәсме?”. "Сиңа, кызым, 3-4 ел биргәннәр. Түзәрбез, нык бул”,--диде әни. Мин инде соңыннан, төрмәгә утыргач кына белдем бу өч-дүрт елның никадәр икәнен,”—ди Зөһрә апа. 26 июньдә аны Лаешка җибәрәләр, аннары—төрмәгә.—Әле дә күз алдымда, бер караңгы бүлмәгә төртеп керттеләр, монда миннән башка тагын өч хатын-кыз. Берсе минем авылдаш булып чыкты. Дүрт сәке, бер өстәл, идәндә өсте каплаулы чиләк. Бүлмәдән беркая да чыгармыйлар, чиләктә шуның өчен икәнен аңлатмыйлар. Менә ишек ачылды, безгә кайнаган су керттеләр, үзебез белән юлга алган ризыкларыбыз белән тамак ялгадык. Инде төн якынлашкан, йокларга куштылар. Мин үз сәкемә яттым һәм йокыга китәргә тырыштым. Өйдәге гадәт буенча, йокы аралаш улымны капшап эзли башладым һәм таба алмагач, уянып киттем. Үземнең кайда икәнлегем, алдагы тормышым, улымны, әниемне күрә алу-алмау турындагы уйлар йөрәгемне телгәләде. Үксеп-үксеп, бәргәләнә-бәргәләнә: "Улым, бәгърем, ник мин монда соң?”—дип өзгәләндем. Бүлмәдәш хатыннарга рәхмәт, нәрсә эшләгән булыр идем, алар юаттылар. "Бәргәләнмә, өзгәләнмә, улың, әниең өчен сакла, исән-сау кайтып аларны күрер өчен әле сиңа бик күп тырышырга кирәк булыр”,--диделәр. Әле бу, чыннан да, төрмә булмаган икән... Шушы урынга җиткәч, ул күзләрен тәрәзәгә төбәде, әллә күзләренә тулган яшьне күрсәтәсе килмәде, әллә инде уйлары шул ерак елларга күчте. "Безне алып китәргә дип, терлек ташу өчен яраклаштырылган машина арбасына "төяделәр”. Озатучылар арасында мин кечкенә Фәйзрахманым белән әниемне күреп алдым. Улым миңа, мин улыма таба сузылдык, ләкин. Ниндидер кәгазьнең килеп җитмәве аркасында, ул тагын шушы ярдәмче хуҗалыкта эшли. Тоткын да, тоткын да түгел. Амнистиягә эләктем, котылдым, дип уйлаган Зөһрә апа әле тагын ике елдан артык, бюрократларга өметләнеп, кәгазь көтә. Ирекле булсаң да, хуҗалыктан читкә китәргә ярамый. Тырыш хезмәт үзенекен итә, ике елдан соң, срогын тулысынча тутырып, ул туган авылына кайтып төпләнә. Әйткәнемчә, беркемне дә гаепләми, ул, рәнҗе-ми. "Вакыты шундый иде, ләкин мин үземне каһәрләмим. Туган авылым-да ничек эшләсәм, анда да нәкъ шулай тырышып хезмәт иттем. Нәрсә генә эшләсәм дә, үземнең Җиңүгә керткән өлешемне күз алдына китереп, күңелем сөенә иде. Кешене урыны бизәми бит, эшләгән эше бизи, мин беркайда да, беркайчан да сынатмадым”,--ди дә, саргаеп беткән мактау кәгазьләрен, сөякчел куллары белән яратып сыпырып, берәм-берәм күрсәтә башлый. Менә парадокс, менә гаҗәп: берничә мактау кәгазе төрмә начальнигы кулы куелган һәм рәхмәт сүзләре язылган. Алда әйткән сүзләрен дәлилләр өчен моннан да яхшырак нинди фактлар кирәк тагын! Хәсрәтле, авыр еллар турында булса да бу истәлекләр, тарих белән очрашкандай, аның йөзе уйчанлана, шул ук вакытта яктырып китә. Кайда гына, нинди генә шартларда булса да, үзенең Кеше дигән бөек исемне лаеклы йөртүе белән хаклы горурлана ала минем авылдашым Зөһрә апа!