Туфан Миннуллинга...
Сокланабыз сезнең эшегезгә,
Сокланабыз сезнең хезмәткә.
Юбилейга килдек, сезне котлап,
Шигырь яздык сезнең хөрмәткә.
Әти-әниегез кайдан белгән
Сезнең туфан кебек буласын?!
Нинди эшкә тотынсагыз да,
Туфан кебек җилләр кубасын.
Балачактан тырыш булгансыз сез,
Еллар авыр, читен булса да.
Авырлыкка башны имәгәнсез,
Салкын сугыш елы булса да.
Әллә шул авырлык көч бирдеме
Авыр чакта башны имәскә?!
Икейөзле, ялагайлар кебек,
Ялган битлекләрне кимәскә.
Үзегезне баһадирдай тотып,
Нык ышанып горур торасыз.
Ачу алдан, акыл арттан,диләр,
Акыллы юлдан сез барасыз.
Кара бөдрә йомшак чәчләреңне,
Тарап куя идең, пөхтәләп.
Нәҗибә апа сезне бик яратты,
Гомер буе йөртте иркәләп.
Кирәк чакта кырыс, ягымлы да
Була белдең тормыш юлыңда
 Акыллы һәм уңган хатын белән
 Нык атладың иҗат юлында.
Рәхмәт яусын, сезгә, Туфан абый,
 Чын күңелдән рәхмәт сезләргә.
 Сезнең язмаларны укый-укый,
Күзлек кидек инде күзләргә.
Үткән гомерең үкенечле түгел,
Эшләп үттең хәләл көчләргә.
 Киләчәктә Ходай сәламәтлек,
Тигезлекләр бирсен сезләргә.