ЭССЕ.
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна, битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда...
(С. Хәким)
 
Урам буйлап кайтып киләм, күзләремдә яшь бөртекләре җемелди. Узып баручылар әледән-әле күз ташлыйлар, хәлемне сораштыралар. Яшь аралаш елмаеп, аларга җавап бирәм: "Аллага шөкер, кайгырмагыз. Бу шатлыклы күз яшьләре”,- дим. Ә үземнең күңелдә әле генә укылган хаттан сүзләр кабаттан яңара. И гомерләр... Әле кайчан гына бу балалар мәктәп бусагасын атлап керделәр дә, кайчан гына алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады, әле кайчан гына бер-беребезгә булган изге теләкләрне җиткерүче саубуллашу кичәсе гөрләп узды.. Кайберәүләр әйтер, ни-нәрсәсе бар инде, сезнең эшегез шул, 11 ел буе укытасыз да, зур тормышка очырасыз. Икенче елга да шулай ук...Өченче елга да... Кемне генә хәтерләп бетерергә сезгә бу дөньяда?! Юк шул, хөрмәтлеләрем, алай түгел шул, дим эчемнән генә. Безнең, укытучыларның, йөрәкләре бик киң, барысы да үз урынын таба анда: яхшы укыганы да, артта сөйрәлүчесе дә, сүзеңне тыңламыйча, тәртип бозып, төн йокыларыңны качырганы да. Ләкин шулар арасында сөйкемле сөяклеләре дә булмый калмый. Андый балаларны үзеңнекеннән дә күбрәк яратасың, эш-гамәлләрен барлап торасың, сөенечләре булса, алардан да арттырып, сөенәсең, кайгылары булса, иң беренчеләрдән булып, ярдәмгә ашыгасың. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына икеләтә игътибарлы буласың. Алар- мәктәптә иң зур көч, алар- авторитет, алар- мәктәптә озак еллар формалашкан традицияләрне баетып, үзләреннән кечеләргә эстафета таягы тапшыручылар, алар- бөтен мәктәпнең таянычы. Укучылар арасыннан сайланып куелган үзидарәнең дә төп өлеше, шул исәптән, Президент та шулар арасыннан... Менә бу чыгарылыш сыйныфы та шундый үзенчәлекле булды. Белемнәре белән алай зур аерылып тормасалар да, күңелләрдә үз урыннарын таптылар. Алар белән берлектә, мәктәп коллективы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләгенә лаек булды, Ризаэддин Фәхреддин премиясенә дәгъва кылды. Ий, сөенгәннәрен күрсәгез иде шул чакта аларның, башлары күккә тиде. Мәктәпнең кечкенә генә уңышына да сөенеп, " Апа, булдырдык бит, ә?!. Әйе шул, безнең мәктәп бит ул!!!”, - дип, мәктәп белән горурлануларын тагын бер кат искәртерләр иде. Ә безнең алар белән бергә корган планнарыбыз... О-о, аларның барысын да яза башласаң, бер дәфтәр булыр иде... Алар 11 сыйныфта укыганда, мәктәп агротехнологик профильле укытуга күчте һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп статусын алды; алар белән бергә без милли проект кысаларында иң яхшы мәктәпләр конкурсына әзерләндек. Алар белән уртаклаштым иң беренче җиңү шатлыгын. Алар белән без, сөенә-сөенә, мәктәпне капиталь ремонтка әзерләдек. Алар белән без, бер йодрыктай, ЕГЭ дигән куркынычны ( алар уенча) да уңышлы уздык... Алар чыгарылышы елында мәктәп тирәсе гөлбакчага әйләнде. Һәр чәчәккә, һәр гөлгә алар кулы тиде, җан җылысы салынды... Әле дә күз алдымда, иске мебельләрне, шул исәптән, алар утырган парталарны, урындыкларны складка урнаштыру өчен, трактор арбасына төйибез. Шул чак Ленар әйтеп куйды: " И, апа, ремонт булуы бик сөенечле инде, ләкин безнең өчен бу мәктәптән дә матуррак, бу мәктәптән дә якынрак мәктәп бүтән булмаячак бит. Ни кадәр мәктәпләрдә булганыбыз бар - алар бәлки зуррак та, баерактыр да, ләкин безнең мәктәткә җитми инде. Безнең укытучыларыбыз да әйбәтрәк, матуррак, булдыклырак, белемлерәк. Безнең бит сыйныф җитәкчебез да "классный!” Калдырсагыз, тагын бер-ике ел укыр идем әле”... Укучыларның шулай үз мәктәпләре, үз укытучылары, үз сыйныф җитәкчеләре турындагы сүзләре йөрәгемә сары май булып ятты. Бу бит безнең барлык эшләгән эшләребезгә, йокысыз үткәргән төннәребезгә, үз балаларыбызга һәм гаиләбезгә биреп җиткерә алмаган игътибарыбызга тиң зур бәя. Иң яраткан предметларының берсе булган тормыш иминлеге нигезләре укытучысы районның һәм республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә кертелеп, кабинетка 200 меңлек җиһаз кайтарылгач, һәрберсен тотып, автомат макетларын кызыксынып һәм аерым бер горурлык белән карап, патриотлык хисләре ташкын булып бәреп чыккан иде. ""Абый, калган бер-ике ай эчендә боларның барысын да өйрәнә алсак яхшы булыр иде. Армиядә кирәк булыр дип уйлыйбыз”-, дигәч, беравык сүзсез тордым. Хәзер бит яшьләр бик алай ашкынып тормый Армия сафларына барырга, болар да болай гына әйтәләрдер, яхшысынмыйча гына, дип уйлап куйдым. Алга китеп булса да әйтим әле, шушы сүзләр авторы, техникумга укырга кереп, 1-2 ай укыганнан соң, иптәшләре Армия сафларына чакырыла башлагач, военкоматка барып, үзе теләп, хезмәт итәргә китеп барды. Хәер, безне мәктәпне тәмамлаганнарның бервакытта да Армиядән качып йөргәннәре булмады. Әфганда да булдылар, Чечен сугышы да читләтеп үтмәде. Кайнар нокталардан да әледән-әле солдат хатлары килеп торды. Укытучыларына, авылдашларына, туган-тумачаларына рәхмәт тулы солдат хатлары. Бик күп алар мәктәп музеенда. Кайчан да булса, килер буыннар укып, авылдашлары белән горурлансыннар өчен саклана ул ядкарьләр... Килде андый солдат хаты Ленардан да. Әти-әниләре улларының присяга кабул итүен карарга баргач, мәктәпкә бер кочак хат кайтты алар белән. Моңа кадәр язган солдатларны уздырган Ленар, әфарин! Мәктәптә укыганда грамматика белән бик үк дус булмаса да, ялгышлары да юк. Һәр хатны пөхтәләп төреп, матур итеп язып, һәр укытучыга аерым атап язылган ул хатларны укыганда, кайсы гына укытучының күзе яшьләнмәде икән. Һәр укытучы укыды, бер-берсенә укытты, сөенделәр, шатландылар, әйтерсең лә, Дәүләт бүләге алганнар! Менә шундый вакытта аңлый инде укытучы үз хезмәтенең зурлыгын, бөеклеген, укучыларының бетмәс- төкәнмәс яратуын, ихтирамын... Мин дә ачтым хатымны, минем дә күңелем тулды. Шатландым, сөендем, горурландым үз Укучым белән. Язган сүзләрен кабат кайта-кайта укыдым. Эчемнән генә аны табып үстергән ата-анасына; тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән сыйныф җитәкчесенә; Туган илен, Ватанын саклау зарурлыгын тирән төшендергән ОБЖ укытучысына рәхмәт укыдым. Ә күзләрем хат юлларында... "Тормышыма нигез салырга булышкан изге күңелле кешегә хат язмыйча булдыра алмыйм. Аңлагансыздыр инде, сезгә армия сафыннан Ленар хат яза... Җиңел дип тә әйтә алмыйм, бик авыр да түгел. Ләкин бик сагындыра. Туган җир адәм баласы өчен бик кадерле икән ул...Чыгарылыш кичәсендә сез әйткән сүзләр искә төшкәч, күземнән яшь бәреп чыга. Валлаһи дип әйтәм, сез изге кеше. Андыйлар бик сирәк. Кочаклап үбәр идем сезне, ләкин ара ерак. Монда авыр чакларда сезне, мәктәп елларын, әти-әнине уйлап очып йөрим... Бик зур рәхмәт сезгә, мине үз балагыз кебек яраттыгыз... Гөрләп торган мәктәп стенасыннан читтә яши башлау бик авыр икән ул. Мәктәп капкасының бусагасыннан алып, мәктәп символикасына кадәр булган бар нәрсә дә минеке, минем туган мәктәбем... Без кем генә, кайда гына булсак та үзебезнең Имәнкискә мәктәбе белән горурланабыз...” Безнең изге күңелле, ярдәмчел, шат күңелле, сөйкемле сөяк Ленарыбыздан килгән бу хатны укыгач, Владимир Маяковскийның мондый сүзләре искә килде: «И стоило жить, и работать стоило...» Ә мин өстәп куям: «Стоило и стоит, просто работа у нас такая замечательная. Мы — учителя!».
 
Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.
Мәктәп директоры.