МАДИНА 
 ГАЙНУЛЛИНА


Әлмәт Татар дәүләт драма театрының
иң чибәр артисткаларының берсе ул.
Зифа буй-сын, сөрмәле кара күзләр,
карлыгач канатыдай кыйгач кашлар,
тамашачыны сокландырыр тавыш –
героиняларны уйнар өчен кирәк булган
барлык сыйфатлар да бар Мәдинә Гайнуллинада.
Өч шатлыгы – өч улы,
профессиясен аңлап һәм хуплап яшәүче ире,
булышырга әзер торучы туганнары бар аның.
Тылы нык булганга күңелендә кирәкмәс вәсвәсә дә юк.
Тудырган образлары камил, истә калырлык.
 
спектакльләрдә:
 
ФОТОРЕПОРТАЖ 
 
(Сәхифәне Земфира Гыйльметдинова алып барды)
 
 
«Әнием итәгендә утырам. Бер яшь тә җиде айлык вакытым.
Нигә елаганмындыр инде, сәбәбе әлегә кадәр билгесез».
 
 
«Бу матур кыз да – мин».
 

«Хәзер дәрәҗәсе төшсә дә, безнең өчен
пионер галстугы бик мөһим атрибут иде.
Күрәсезме, бу фотода минем бар кыяфәтем коммунизм
төзергә әзер икәнлегем хакында кычкырып тора».
 
 
 
«Без авылда, әнием янында».
 
 
«Бу минем мәдәният институтында икенче курста укыган чагым».
 
 
«Безнең курсны Әлмәт театры өчен дип укытканнар иде.
Анда без өчәү – Илфат Хәкимов, Алсу Сафина һәм мин генә кайттык.
Илфатлар гаиләләре белән хәзер Әтнәдә яшиләр.
Әлмәттә безнең курстан мин үзем генә калдым».
 
 
«Студент чагымда Камал театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча
куелган «Шәҗәрә» спектаклендә уйнау бәхете тигән иде».
 
 
«Кайберәүләр бәхетен гомер буе эзли, тапмаучылар да бар.
Мине исә бәхетем Әлмәттә көтеп торган.
Илдарым белән никахлашкан көн бу».
 
 
«Менә шундый өч гөрнәдирем бар минем.
Әтиләре белән бергә дүртәү.
Дүрт ир-егет арасында бик назланып кына яшәп яткан көнем.
Фотода улларым – Илдан, Вилдан, Ризван».
 
 
«Әнә нинди назлы минем төпчегем Ризван».
 
 
«Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге
Сәрвәр иң яраткан рольләремнең берсе».
 
 
«Яраткан кайнанам белән төшкән фото бу.
Миңа балаларымны карауда булышучы, репетициягә,
гастрольләргә чыгып киткәндә аларны алып калучы терәгем,
ярдәмчем ул минем».
 
 
Театрыбыз артисткалары белән
Ригага гастрольгә китәргә поезд көтәбез.
2008 ел».
 
Улларын исән-имин үстереп,
тагын да гүзәл образлар иҗат итеп яшәргә язсын аңа.
Гаиләсе дә, күңеле дә түгәрәк булсын.
Шулай булганда Мәдинәнең карашыннан
тамашачыны җылытыр нур китмәс...