ШИГЪРИ
ТӘЛГӘШЛӘР...
 

Фәридә Фәрит кызы Зыятдинова 1960 елның 5 гыйнварында Тәтеш районының Сөендек авылында туган. Бидәңге авылында 8 нче сыйныфны бетергәннән соң, 1979 елда Тәтеш педагогия училиәесын тәмамлый. 1978 елда Лаеш районының Имәнкискә авылы егетенә кияүгә чыга һәм шул районның Чырпы авылында химия- биология укыта башлый. 1980- 1987 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетын бетерә. Шул елларда ике кыз табып үстерә. 1984 нче елны Имәнкискә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта башлый. 1989 нчы елны уллары Ирек туа. Шушы тормыш мәшәкатьләре Фәридә ханымга буш авкыт табып, шигърият белән шөгыльләнергә комачауламый. 1996 нчы елдан башлап ул Имәнкискә урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Кечкенәдән табигатькә, тормышка, матурлыкка гашыйк күңел үзенең хисләрен ак кәгазь битенә төшерә башлый. Фәридә ханымның һәр шигыре, һәр сүзе яшәү ямен тою, кешеләрне ярату белән сугарылган. Аларда ана мәхәббәте дә, анага хөрмәт тә, туган авыл, яшәгән авылга мөнәсәбәт тә кабатланмас матур яклары белән ачылган. Ул беркемне дә кабатламый, аның үз юлы, үз кыйбласы бар. Шул юлдан тайпылмыйча барып, тагын да зуррак үрләргә менә алсын иде Фәридәбез.

Ашкыну.

Күңелем тулы моңым, җырым бар
Ак кәгазьләр тутырып язарга.
Ташкын булып хисләр агар иде
Ирек бирсәң әгәр аларга.
Йөрәк дулый, гүя читлегендә
Урын җитми икән бахырга.
Гомереңнең уртасына җиткәч
Вакыт утырырга акылга.
Тиле күңел, кая ашкынасың?
Тезгенләргә вакыт хисләрне!
Язлар бик тиз үтеп китәләр бит,
Сабыр итеп көтик көзләрне!


 

 
Яшьлегемне сагыну.

Авылымның якты таңнарында
Көләч елмаюың чагыла.
Җырчы тургай очкан күк йөзе дә
Серле карашыңны сагына.
Күзләреңнең зәңгәрлеге күчкән
Ак болытлы, аяз күкләргә.
Каеннарда калган зифа буең,
Нурлы йөзең—айлы кичләрдә.
Җаным моңга тулган, җылы назга,
Тирбәләдер күңел кылларым.
Яшьлегемнең хыял сукмагыннан
Һаман сиңа илтә юлларым.
Кабат насыйп булса күрешергә
Язгы төннең кадрен белер идем.
Дәртле кулларыңда иркәләнеп,
Бөдрә чәчләреңнән сөяр идем.
Сиңа дигән назлар күкрәгемдә
Ал гөл булып чәчәк аттылар.
Йөрәгемнең ялкынында көеп,
Хыял дулкынында баттылар.
Бер төш булып калды үткәннәрем,
Катлаулы бик тормыш юллары.
Шул юллардан адашмыйча барыйк,
Көйдермәсен хәсрәт утлары.

 
Кыр казлары киткәндә.

(Яраткан әбием Гайникамал истәлегенә)

Тезелешеп китте кыр казлары...
Калдым карап алар киткәнен.
Моңсу тын һавада эленеп калды
Соңгы җыры—сау бул, дигәне.
"Тын һавада моңсу тавышлары”
Тирбәлделәр тагын бик озак...
Әбием җыры—аның истәлеге—
Киек казлар оча бик ерак.
Казлар кайтыр, кайта алмас ләкин
Оча алмый арып калганы.
Узган гомер кире ага алмас,
Күрә башлар ходай язганны.
Нәрсә диеп янды йөрәккәең,
Әбекәем, казлар киткәндә.
Кайда иде уең, хыялларың
Зәңгәр күкле язгы кичләрдә.
Әллә инде синең талпынуың
Күчеп калды минем җаныма. ...
Киек казлар канат кагынганда
Күңелкәем сине сагына.


 
Биш яшьлек улыма.

Әй сөенә, сабый, әй куана,
Машина алган ич әтисе.
Үбеп- үбеп ала уенчыгын,
Бигрәкләр дә бүген бәхетле.
Ком тутырып китә машинага,
Печән алып кайта бозауга.
Мәш килә ул бүген көне буе,
Сокланабыз карап аңарга.
Купты китте кинәт машинаның
Ябыштырып куйган көпчәге.
Әй, сабыем, үксеп елый хәзер,
Елга булып агыла күз яше.
Бу дөньяда сөенеч кыска шул ул,
Күбрәк хәсрәт безне көйдерә.
Иң зур кайгың шушы булсын, улым,
Бәхетле бул гомер- гомергә!

 
Ләйсән яңгыр.

Җиргә язгы
Ләйсән ява,
Алсуланды
Бар табигать.
Иркен сулыш
Алды һава.
Җир уяна,
Җанга рәхәт.
Бар тереклек
Канатлана,
Гөлдер- гөлдер
Канат кага
Пар күгәрчен,
Чыпчыклар да
Су коена,
Син күрәмсең!?
Каен кызын
Суырып үпте
Нурлы кояш.
Язгы чәчәк
Көнләшүдән
Күзен ачты,
Бар җиһанга
Хуш ис сибеп
Нур таратты.
Салаватның
Төсләреннән
Күз камаша.
Кайсы җирдә
Барчы тагын
Бу тамаша!
 
 

 

Көзге каршында кыз бала
... 16 яшь бүген аңа.
Пешкән алма ике бите,
Гөлчәчәктәй күңел күге.
26 тулды бүген аңа!
Балалары икәү инде.
Бераз борчу карашында,
Аяз ләкин күңел күге.
Кара бөдрә чәчләрендә
Энҗе күренә ара- тирә...
"Гомер уртасы бер ханым,”-
Дип, көзгедән үзен күрә.
16 яшь бүген кызына...
Ә үзенә--утыз алты!?
"Кайчан үтте гомер?”—диеп,
Үз- үзенә шаклар катты.


 
Укытучы.

(Укытучым—бүгенге көндә гүр иясе—
Гөлсылу апа Хөсәенованың якты истәлегенә багышлыйм.)

18 ел мәктәп бусагасын
Таптап, гомер үтеп кителгән.
Күпме борчу, шатлык, изге хисләр,
Хыял сукмаклары үтелгән.
Бала күңеле—чиста дәфтәр бите,
Ни телисең—була язарга.
Укытучы--әти- әнигә тиң!
Кирәк, дустым, шуны аңларга.
Авыр, ләкин мактаулы да исем.
Кирәк аны горур йөртергә!
Якты хыял, уйлар чыганагы,
Ул һәркемнең йөрәк түрендә.
Укытучым, рәхмәт яусын сиңа,
Аклык салдың минем күңелемә.
Синнән алып үрнәк, синең кебек
Тырышып эшлим бүген үзем дә,
Мин бурычлы сиңа гомергә!

 

 
Яшь әле мин.

Яшьлегемнең керсез хыялларын
Идел суы юып төшердеме?
Әллә инде язмыш дигән явыз
Үзенең упкынына яшердеме?
Кайда соң сез, минем серле хисләр,
Кайнар тойгы, татлы уйларым?
Азга гына онытылган алар,
Юк, сездән мин һич тә туймадым!
Җуймадым мин хисләр кайнарлыгын,
Аяз әле күңел түрләрем.
Нәрсә соң ул чәчнең аклыклары,
Һаман да яшь булгач йөрәгем!
Әйе, йөрәк һаман дәртле һәм яшь,
Уйлар чиста, керсез намусым,
Изге минем сезгә теләкләрем,
Юлдаш булсын сезгә шат җырым.


 
* Хыянәт *

Хыянәтең телде йөрәгемне,
Сагыш иңде очкын күзләргә.
Айлы төннәр шаһит иде, иркәм,
"Мин яратам”, дигән сүзләргә.
Шаһит иде сызылып аткан таңнар,
Шаһит иде Чулпан йолдызы...
"Яратуым,- дидең,- шундый көчле,
Мәхәббәтемнең син олысы”.
Мин ышандым матур сүзләреңә,
Ялган икәннәрен сизмәдем,
Синең йөрәгеңдә бик күпләргә
Урын җиткәнен мин белмәдем.
Үтәр еллар, син дә онтылырсың.
Тик онтылмас тәүге кайнар хис.
Язлар җиткән саен искә төшәр,
Безне кавыштырган зәңгәр кич.
 

 
Әйтелмәгән мәхәббәт.

Яшьлек чәчәк аткан бер мизгелдә
Кызны сөйде егет, бик сөйде.
Уйларында тик ул иде аның,
Үз гыйшкыннан янып, ул көйде.
Аның исемен әйтеп йөрәк тибә,
"Ул,”- диеп, пышылдый иреннәр.
"Сөям!”- диеп әйтә алмаганга
Газапланып үтә күп төннәр.
Күз алдыннан китми сөйгәненең
Талчыбыктай нәфис гәүдәсе,
Карлыгач канаты кыйгач кашлар.
Сихри карашының мәгънәсе.
Ялгыз янды егет мәхәббәтнең
Дуамал һәм шашкын утында.
Ачалмады кызга йөрәк түрен
Биләп алган сагыш турында.
Әй, егетем, ач мәхәббәтеңне,
Күрсәт кызга күңел түрләрең,
Яулап ал син кыюлыгың белән
Гүзәл кызның серле йөрәген


 
Яшьлек.

Яшьлек, яшьлек—гүзәл чәчәккә тиң,
Кыскадыр тик аның вакыты.
Язгы чәчәк кебек ачыла да,
Куырып ала көзләр салкыны.
Саф мәхәббәт—назлы яшьлек биргән
Бүләкләрнең иң- иң олысы,
Кабатланмас хисләр чуарлыгы,
Тәүге ярның куллар җылысы.
Кайтсам үткән гомерләрне кичеп
Яшьлегемнең гүзәл язына...
Нишләр идем икән?
Белмим тагын...
Бары йөрәк шулай ашкына.
Йөрәк хыянәтче, ул хыянәт итә
Олыгайган сабыр акылга.
Ярсып—ярсып тибә язлар җиткәч,
Дару кирәк була ахырда.
Ярсыма ла юкка, шашкын йөрәк,
Кайтмас яшьлек кире әйләнеп
Күңелләрдә калыр якты хатирәдәй
Яшьлек елларының бәйләме.


 

 
Салкын суларга карыймын—
Шифадыр йөрәгемә.
Сагынган минутларым бар—
Үзәк өзелә генә.
Челтер- челтер чишмә ага—
Аның җырын кем тыңлар?
Бәгыремнән чыккан сагыш—
Башына төшкән аңлар.
Суга салсам- кире кайтыр
Дәрьяларны әйләнеп,
Утка яксам, очкын булып
Уттан чыгар, чәчрәлеп.
Уй- моңнарым, борчуларым
Кайчан булса бетәрме?
Сабырлыгым, түземлегем
Тагын күпкә җитәрме?
 
 
Көз.

Агачлардан алтын яңгыр ява,
Көзләр яме кергән дөньяга.
Тургайларның саубуллашу җыры булып
Һавалардан җиргә моң агыла.
Кошлар оча көтү- көтү булып
Саубуллаша туган җир белән.
Туып- үскән якка кайтыр юлны
Онытмаслар алар, мин беләм.
Зифа каен сары шәлен япкан,
Усаклар да көзге сагышта.
Сагыш сарган бар табигать бүген.
Көз белән җәй билләр алыша.
Күпереп пешкән икмәк исе аңкый—
Көзге муллык—хезмәт җимеше,
Җил кискән йөзләрдә шат нур балкый,
Мәңгелек дан сиңа, игенче.


 
 

 
Юксыну.

Яшәсәм дә Чулман буйларында
Сагынам сине, туган инешем.
Тугайларым, болын, чишмәләрем,
Таба алмам, сезнең ишесен.
Яшьлегемне Идел буйларыннан
Эзләп, бәлки, таба алырмын?
Язлар җиткән саен шул якларга
Тартылалар күңел кылларым.
Синдә үтте, Тәтеш урамнары,
Хыял тулы назлы яшьлегем.
Тәүге кабат синдә татыганмын
Якты сагышларым, шатлыгым.
Килеп чыгар төсле ак оеклы,
Ак тасмалар таккан ике кыз.
Эзләп йөрим яшьлек урамыннан
Узган сукмакларны икебез.
Күпме хисләр акты елга булып,
Ялкынланып янды учаклар.
Исеңдәме, якты уйлар белән
Хыялланып йөргән ул чаклар.
Дүрт ел бары мизгел булып үтте,
Тормышымның аяз таңнары.
Сездә таптым олы мәхәббәтем,
Сөю хисләренең кайнарын.
Тәтеш, Тәтеш, һаман яшәрәсең,
Таный алмый ел да интегәм.
Синдә үткән яшьлегемне сагыну
Маңгайларга языла сыр белән.


 
Әнкәй.

Әнкәй, тормышыңда бик аз күрдең
Шатлык, бәхет дигән нәрсәне.
Ялгыз узды яшьлек гомерләрең,
Күп кичердең кайгы- хәсрәтне.
Шуларданмы, язмыш бик мул итеп
Кырау сипкән синең чәчләргә.
Җыерчыклар сарган чибәр йөзең,
Бөкерәйгән зифа гәүдәң дә.
Кабатланмас яшьлек таңнарыңда
Ниләр уйлый иде күңелең.
Сизмәдеңме, кешеләргә тигән
Шатлык, бәхет сиңа түгелен.
Сөю тулы йөрәккәең синең
Янгандыр ла ялгыз кичләрдә,
Күз яшьләрен байтак койгансыңдыр
Мендәр кочып айлы төннәрдә.
Әнкәй, мин дә сине аңламаган,
Мин дә сиңа терәк булмаган.
Минем өчен узган яшьлегеңнең
Мин генә дә кадрен белмәгән.
Кичер мине, әнкәй, булдыра алсаң,
Бизәмәдек синең картлыкны.
Гафу сорыйм алларыңа килеп,
Аз күрсәткән өчен шатлыкны.
Үзем әни булганнан соң гына
Аңлый алдым синең хисләрең.
Сау- сәламәтбулып, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.


 

 
Туган авылым! Кочагыңда үтте
Балалык һәм үсмер елларым.
Йөрәгемдә йөрткән хыялыма
Инде менә аяк басамын.
Гомеремнең гүзәл мизгелләре:
Чәчләремә ак тасмалар тагып,
Истә, мәктәп, сиңа килгән көн,
Язгы ләйсән тамчылары катыш
Яшьле күзләремне яшерә- яшерә
Саубуллашып кайтып киткән көн.
10 ел бары гүзәл бер төш кебек
Күңелләрдә калды уелып.
Алда безне зур сынаулар көтә,
Туар таңнар көтә сызылып.
Хыялымда йөрткән чал Казаным,
Сиңа килдем, җылы каршыла,
Кырый какма мине, үги итмә,
Синең каның ага тамырымда.
Кая барсам, кайларда йөрсәм дә
Әнием сүзен ишетәмен һаман:
"Чын кешене бәхет тудырмый ул,
Кеше тудыра бәхетне, балам.
Игелекле, миһербанлы бул син,
Кешелегең белән үрнәк бул.
Җаныңны ваклама юкка- барга,
Гомер бик тиз узып китә ул.
Ходай сиңа биргән вакытыңны
Сокландыргыч итеп гомер ит.
Аяз көннәреңдә горур булма!
Авырлыклар килсә сабыр ит.
Олы юлдан тайпылмаска тырыш
Тар сукмакка кереп басма син.
Кайгылардан саклап бетерә алмас,
Хурлыклардан ходай сакласын.”
Шушы нәсихәтне тотар өчен
Көч сорыймын, ходай, үзеңнән,
Авыр язмышларга дучар итмә,
Чыкмам, әни, синең сүзеңнән.


 
Суга салыйм сагышларым,
Суда аксын борчуларым,
Җилгә бирим уй- зарымны,
Җилдә очсын авыруларым.
Чулман суы—мәңгелекнең
Син көзгесе, Гасыр кызы,
Күпне күргән, кешеләрнең
Таянычы булган ахыргысы.
Күп гомерләр киселгәнгә
Шаһит булган, күп тәннәрне
Агызганнар сиңа салып...
Аз булдымы тетрәнгәнең...
Баш иямен, чал дулкыннар
Сезнең бөек дан алдында.
Сездәгедәй чыдамлык һәм
Сабыр сорыйм бер ходайдан.
Канлы тарих...Явыз Иван...
Гаебе юк һич халыкның.
Патша, ханнар рәхәт сөрә,
Ярлы халык кайгы чигә.
Дәһшәтледер тарих бите,
Күптер битнең яңалары.
Кызыл буяу манчымасын,
Пычратмасын иде аларны.
Болгар авылы—Имәнкискә
Сыендырган урысны да.
Туган авылым ди ул аны,
Хөрмәт итә аның халкын.
Гомер буе татар килене
Талымлаган чакта ризык,
Чырпы әбисе кәбестәсен
Туктамаган ашап туеп.
 

 
 
 
Туган илем—Татарстан!

Бик күп синең ул- кызларың,
Һичберсен үги күрмисең,
Хөрмәтлисең уй- хисләрен.
Яшик, дуслар, бар милләтләр,
Арттырыйк без илем данын.
Халыкларның һәммәсенә
Сипсен кояш ал нурларын.
Кая илтер бу бормалы тарих?
Чытырманга, олы юлгамы?
Нәрсә көтә безне язмышларда,
Караңгы төн, якты утлармы?
Юлдаш булса иде гомергә.