Рубин бәете.
 
(Фәридә Зыятдинова)
 
 Имәнкискә күген болыт басты,
Авыр кайгы бүген күңелләрдә.
Кайнар яшьләр түгә яше- карты,
Әйтерсең лә потлап таш иңнәрдә.
 Аяз көнне яшен суктымыни!
"Рубин вафат!” Юк, юк, мөмкин түгел,
Үлсен әнә үлем теләүчеләр,
Ул яшәргә тиеш!...
Өзгәләнә күңел...
И ходаем!
Күркәм сабырлыктан
Өзә күрмә ата- ананы.
Газизенең кабер туфрагына
 Бәгыреннән каны тамамы?
 Моннан авыр хәсрәт булмыйдыр ла,
Күргәннәргә сабыр, көч тә бир.
Ихлас ышанудан мәхрүм итмә,
Тупасланмас күңел, хис тә бир.
Мәрхәмәтсез дөнья!
Төс түгел шул
Сиңа затлы адәм баласы.
Җәннәт кошы булып китте Рубин
Барчабызга шунда барасы.
 Без барырбыз зур гөнаһлар җыеп,
Ким- хур күреп фани дөньяда.
Үзеннән соң яхшылык калдырып,
Нурлар чәчеп китте бу бала.
20 ел гомерләр эчендә
Искә алыр эшләр шундый күп.
Шулай иртә китәсене белеп
 Атылып сүнде якты йолдыз күк.
"Ташлама,әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан...
” Улым Рубин!
Синең бу җырыңның
Моңы яңгырый һаман җанымда.
"Әнкәм догаларын” бик яратып
Җырлый идең бала чагыңда.
 "Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам”.
Син бәхетле идең, сөеклесе идең
 Атаң- анаң, нәсел- ыруның.
Барча дус- ишләрең, классташларың,
Имәнкискә сагына үз улын...
  
 
Әлфис бәете.
 
(Фәридә Зыятдинова)
 
Тарих мең дә тугыз йөз дә
 96 ныы елда
Җан өзгеч вакыйга булды
Имәнкискә авылында.
Авылымның уртасыннан
Асфальт юллар сузганнар.
Шушы юлда машиналар
Күпме җанны кыйганнар.
Үкертеп чаба машина,
Белмим, кая ашыга,
Ашыккандыр ул машина
Әлфискәйнең башына.
Төште Әлфис автобустан,
Чапты өенә таба.
"Камаз” машинасы аны
Урталай өзеп сала.
Җыелды барча кешеләр,
Китте кайгырыш, елаш,
 Нәрсә булганын аңламый
Әнисе – нәкъ тораташ.
Әтисе кайтканчы, диеп,
Улы - Әлфиснең гәүдәсен
Куйдылар да суыткычка
Чакырттылар һәммәсен.
Килде җыелып туганнар,
Айрат кына юк һаман.
Сизсә күңеле, кайтыр иде
Очып та, кошлар сыман.
Миңа алган бүләкләрең
Әти, кемгә бирерсең?
Бик сагынган чакларыңда
Каберемә килерсең.
Әти, бәгърем, ятам инде
 Караңгы гүрләремдә.
Улым шулай булыр, диеп,
Кердеме төшләреңә?
Автобустан төшүемә
Җитте Камаз башыма.
Алты яшькә җитмәде, дип
 Язарсыз гүр ташыма.
Бигрәкләр дә үкенечле,
Әтиемне күрмәдем,
Кара чәчләреннән сыйпап,
Битләреннән сөймәдем.
Әй ашыга, әтекәем,
Балаларым күрәм, дип,
Җаным чыккан вакытларда
Әйтәлмәдем "Үләм”, дип.
Әй ходаем, бир түземлек
Минем атам- анама,
Мондый ачы хәсрәтне
Күрсәтмә башкаларга.
Әти, әнине әрләмә
"Кулыннан тотмадың,”- дип.
Үзем чаптым каерылып,
 Этемне күрәмен, дип.
Корбан булыр өчен генә
Килгәнмен дөньяларга.
 Әти, догаңнан ташлама,
Без мохтаҗ догаларга.
Кайгырмагыз, атам- анам,
Җаным гел сезнең янда,
Табынга утырганда сез,
Булырмын түр башында.
Әтием, мине эзләмә
Балалар арасыннан.
Һәркөн сезне күзәтәмен
Мин җәннәт бакчасыннан.
Абыем, гел "5”кә укы,
Тыңла әнинең сүзен.
Үбә- үбә кочакла син
Аларны минем өчен.