АСЫЛЪЯР...
Татар моңын, татар җырын ансыз күз алдына
китереп булмый. Халык җырларына җан өрүче,
 халык моңын өскә күтәрүче,
җырлары белән күңелләрне тетрәндерүче,
тавышы белән таң калдыручы җырчыларның
берсе ул. Аллаһы Тәгалә әлеге җырчыны
бетмәс – төкәнмәс моңлы тавыш, халыкчан күңел, тыйнак һәм дә бик гүзәл итеп яраткан.
Сүзем татар эстрадасының якты йолдызы –
АсылъЯр турында булыр.
Асылъяр – җырчының сәхнә тәхәллүсе,
чын исеме исә Алсу Зайнутдинова.
Алсу 1986 елның 14 июлендә
Лаеш районының Имәнкискә
 авылында дөньяга килә. Балачактан ук зур
теләк белән авыл клубында чыгыш ясый.
 
"Сандугач керде күңелгә”, "Татарстан яшьләре” бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.
Татар моңына мәхәббәте ярдәмендә 2003 елда
Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать
Университетына укырга керә һәм Татарстанның
атказанган артисты Люция Хәсәновадан
дәресләр ала.
 
 
"Ай кебек син”, "Бәхетегез булсын гомергә”,
"Сахралар” дип исемләнгән җырлары төрле җыентыкларда очрый, ә "Сахралар”
җыры исә "7 йолдыз” хит парадында беренче
урында тора.
Уку белән беррәттән Алсу җырлар яздыра,
Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе белән
хезмәттәшлек итә. Әле яшь җырчы булуына
карамастан, Оренбург, Екатеринбург, Пермь һ.б. шәһәрләргә йолдызлар составында
гастрольләрдә йөри.
 
 
2005 елда АсылъЯр Илһам Шакиров исемендәге
беренче премиягә ия була. Шул ук елның язында "Карлыгачлар” җырын яздыра.
Нәкъ менә шушы җыр Алсуның танылуына китерә.
Инде шул ук елның җәендә "Карлыгачлар” җырына
клип төшерелә һәм шул ук елны
җырчының "Карлыгачлар” дип исемләнгән беренче альбомы дөнья күрә. Шул ук елның декбрендә
Алсу беренче сольный концерт оештыра.
 
"2005 ел нәтиҗәләре буенча АсылъЯр
"Татар җыры – 2005” катнаша һәм
Алтын Барска ия була.
2006 елда Алсу "Яланаяклы кыз” фильмында
төшә башлый, монда аңа төп рольне –
Дилбәр ролен башкару бәхете насыйп була.

 
2007 елда АсылъЯрның "Әй, Җир шары!” дип
исемләнгән икенче җыентыгы чыга. Шул ук елны
ул "7 йолдыз” халыкара фестивалендә
 катнаша. Җырлау белән беррәттән Альберт
Асадуллин белән концертның кайбер өлешләрен
алып бара.
 

 
2008 елда узган "Евровидение – 2008” бәйгесенең сайлап алу турында АсылъЯр "Евровидение”
бәйгесе тарихында беренче тапкыр татар җыры
 белән чыгыш ясый.Ьырчы башкаруындагы "Карлыгачлар” җыры күпләрнең күңеленә
хуш килә, хәтта концерттан соң Алсу
янына килеп, җырның нинди телдә
башкарылганын да сорыйлар.
Озак та үтми җырчының "Күз нурым”
җыентыгы дөнья күрә.
"Татар җыры – 2009” фестивалендә
АсылүЯр янә Алтын Барска ия була.
 

 
Ә 2010 елда Алсу тамашачыларын күптән көтелгән
"Ак каеннар тын калдылар” альбомы белән шатландыра. Исеменә күрә җисеме дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Алсуның да исеме үзенә туры килеп тора, хәтта тәхәллүсе дә аны барлык
яктан ачып бирә. Алсуның дөрестән дә Асыл Яр булуында шикләнүчеләр бик аздыр, мөгаен.
 
Бу сайтка рәхмәт: http://kurshe.ru/asylyar