Казан
 
(меңьеллыгына багышлап).
 
Казан, Казан-
Чал тарихлы Казан-
Тынычлык һәм дуслык шәһәре.
Мең яшеңне тутырсан да ,Казан,
Син һаман яшь, мәнге яшь эле.
Яши синдә ничә төрле милләт,
Кулны кулга,иңгә иң куеп.
 Бөек Тукай сүзен,
Сәйдәш моңын
Тынлаудан булмастыр һич туеп.
Белем йорты, сәнгать учагы син,
Чал тарихның тере һәйкәле.
Бай мираслы халкым,горур халкым,
Моңлы телле халкым шәһәре.
 
 

                           
 
Жиңү көне.
 
Жиңү көне! Куңелле һәм моңсу.
Тирбәтә ул куңел кылларын.
Искә ала илем яу кырында
Ятып калган батыр улларын.
Шул батырның берсе- минем бабам
Үзен аямыйча сугышкан.
 Белсәң иде, ниләр уйлады икән
Җан биргәндә, соңгы сулышта?
Күз алдына бәлки китергәндер
Туган авылын, басу капкасын.
Бер мизгелгә сизенеп әрнегәндер
Балалары ятим каласын.
Тик шулай да, горур калгандыр ул,
Үләм,диеп Җиңү хакына,
Ышангандыр,тиздән ямьле язлар
Бәхет китерер дип халкына.
Һәйкәл булып басты бабам кебек
Илебезнең батыр уллары.
Җинү көне!
Күнелле һәм моңсу,
Тирбәтә ул куңел кылларын.
 Май-2009ел.
 
 
«Бездә бүген авыл бәйрәме».
Бездә бүген авыл бәйрәме,
Изге бәйрәм- Сабан туйга тиң!
Җыелышып, дуслар, әйдәгез
Бәйрәм итик – безнең күңел кин!
Нинди гүзәл туган авылыбыз!
Мондый бәйрәмгә ул бик лаек,
Төзекләнә, үсә, яңара ул,
Матурлана ничек ел саен.
Барлыйк бүген тырыш-уңганнарны,
Зурлыйк бүген кыр батырларын.
Алар хөрмәтенә яңгыратып
Җырлыйк әле халык җырларын.
Кем авылда ин-ин өлкән кеше?
Кем дөньяга яңа аваз салган?
Кайсы урам чиста-пөхтә булып
Башкаларга урнәк була алган?
Авылыбызда күпме алтын куллар,
Балта осталары,рәссамнар,
Оста җырчы, шигырь сөйләүчеләр,
Кул эшләрендә бик унганнар.
Урнәк гаиләләр дә бик күп бездә
Яши алар тормыш ямен белеп.
Хезмәт сөя,тырыш балалары,
Үстергәнгә унай тәрбия биреп.
Яши авыл зур бер гаилә булып,
Кайгы-шатлыклар да гел уртак
Яшәрер ул, үсәр, матурланыр,
Шулай бердәм, тату, дус булсак.
Бездә буген «Авыл бәйрәме»!
Изге бәйрәм-Сабантуйга тиң!
Җыелышып, дуслар, әйдәгез,
Бәйрәм итик, безнең күңел кин!
Урамыбыз –«Бакчалы».
Бик матур безнең урам-
 "Садовая” –"Бакчалы”,
Гөлбакчаларга тиң урам,
Бик бай бала-чагалы.
Язын шаулап чәчәк ата
Сирень, алмагачлары,
Татарстанга танылды
Җырчы сандугачлары.
Бик күп һөнәр ияләре
Яши безнең урамда.
Һәр ел саен матурлана,
Халкы тырыш булганга.
Җамалиев Фәритнең һич
Белмәгән бер эше юк.
Шуңа күрә "Белгеч” – дигәч,
Бер дә үпкәләми ул.
Эшкә өйрәтеп үстерә
Үзенең өч улын да,
Ничә күрсәң, эш коралы
Булыр аның кулында.
Хайваннарыбыз авырса,
Рафаэль абый кирәк.
Көттерми ул, чабып килә,
Ярдәм итә тизрәк.
Сабыр холык, зирәк акыл
Биргән ходай аңарга,
Кешелекле,тырыш кеше-
Үрнәк ул башкаларга.
Су биреп төткәрә алмый
Авылга Барый җизни.
Алтын куллы, ул гел эштә,
Картайганын да сизми.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз
Хәбибулла абыйга,
Телевизор да төзәтә,
Моңлы итеп җырлый да.
Улы Ильяска кушылып
Суза халык җырларын,
Хезмәт сөяргә өйрәтә
Ул мәктәп балаларын.
Күп балалы гаиләләр күп
 "Бакчалы” урамында.
Хезмәт сөеп үсә алар
Табигать кочагында.
 Безнең "Бакчалы” урамы
Шулай гөрләп яши ул.
Сәнгатькә гашыйк, тырыш ул,
Уңган һәм кунакчыл ул.
(2003нче ел).
 
 
Көз
 
 Көзге урман монсулыкка чумган,
Сагына ул сайрар кошларын.
Суык жилләр искәч:
«Вакыт»-диеп,
Жылы якка киткән дуслары.
Ә каеннар сары чуклар элгән,
Алтын келәм ята жирләрдә.
Яфраклар да ,тирбәлешеп-очып,
Коелалар көзге жилләрдә.
Көзләр житкән икән.
Нәрсә булды сезгә,алсу гөлләр,
Сылу каен нигә үзгәргән?
Кыр казлары ,кая юл тотасыз,
Каңгылдашып зәңгәр күкләрдән?
Тынып калды шаулап торган урман,
Бушап калды иген кырлары.
Кая китте икән шат тургайлар?
 Сагындырыр инде җырлары.
Жәйләр арты көзләр житкән икән,
 Алсу гөлләр шуңа монайган.
Сагышлы моң ишетелеп кала
Кыр казлары киткән юллардан.
Көзләр җиткән,тик озакка түгел,
 Алыштырыр аны кышлар да.
Ял итәр дә, уяныр бар җиһан,
Җылы яктан кайтыр кошлар да.
6.10.03.
 
 
 
Авылыбызның җырчы сандугачы
- Гүзәл Җиһаншинага.
 
Бигрәкләр дә туры килә инде,
Исемнәреңә тиң җисемең,
Гүзәл,синең һәрбер әйткән сүзең,
Һәрбер эшең гүзәл, исемең.
Сокландыргыч моң иясе бит син-
 Үзәкләрне өзә җырларың.
Горурлыгың булып янәшәңдә
Үсә улың, үсә кызларың.
Иң бәхетле әни, якын сеңел,
Туганнарың синнән өзелми.
Туган җанлы , бик шәфкатьле бит син,
Шуңа хөрмәтлиләр үзеңне.
Газиз анаң синең ярдәм белән
Ак әбидәй балкып утыра.
Ходай синең изгелегең өчен,
Табыныңа муллык тутыра.
Гүзәл, сеңелем, сокланабыз сиңа,
Күзләр генә тия күрмәсен!
Ишегеңнән һәрчак шатлык керсен,
Кайгы- хәсрәт керә күрмәсен!
Моңайган һәм уйчан чакларыңда
Җырла, дустым, җыр бит – дәва ул,
Сагышларны баса, ә күңелгә
Яшәр өчен өмет сала ул!
23.11.09.