Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Зыятдинова Алия Мөхәммәтвилдан
кызының шигырьләре  
 
 
Имәнкискәм – газиз туган авылым,
Мин бәхетле синдә яшәгәнгә.
Мин бәхетле, якын туганнарым,
Дусларым бар чөнки янәшәмдә.
Якын мина синең һәрбер кешең,
Һәр сукмагың, йортың,урамың.
Күпме генә суласам да синең
Саф һаваңны сулап туймамын.
Туймам ахры татлы суың эчеп,
Иркәләнеп туймам жилеңнән,
Кеше өчен бармы икән тагын
Кадерле җир туган жиреннән.
Гөрләп үтте синдә балачагым,
Шаулап узды мәктәп елларым.
Куңелемә якын киң кырларың,
Серле урман,Чулман буйларың.
Үз мәктәбем, укытучыларым,
Туганнарым, якын дусларым,
Бәхетемне авылымда таптым,
Моннан да зур бәхет буламы?!
22.10.95.
 
 
 
Бәхетем- туган авылым.
 
Бәхет нәрсә?-диләр,минемчә ул-
Гомер итү туган жиреңдә,
Кирәк булуыңны тоеп яшәү
Шушы газиз жиргә синең дә.
Каршы алу аның алсу таңын,
Саф һавасын сулау ни тора!
Туган туфрагыңда шатлык арта,
Кайгы-сагышлар да онытыла.
Адашкан кош кебек тоела миңа
Чит җирләрдә гомер иткәннәр,
Бәхет эзләп, алтын таулар эзләп
Туган авылыннан киткәннәр.
Язмышыма мең рәхмәтләр укып,
Сөеп атлыйм авылым сукмагын.
Мәктәбемә киләм, ә каршыма
Йөгерешә шаян дусларым.
1997.
 
 
 
Имәнкискәм, туган авылым (җыр)
 
1.Язмышыма рәхмәт укыйм,
Аермаган өчен синнән.
Алыштырмас идем сине
Башка һичбер чит-ят җиргә.
Кушымта:
Кая гына барсам да мин,
Кайтамын сине сагынып.
Бәхетем син, язмышым син,
Имәнкискәм, әй авылым!
2.Сулар һаваң – җанга дәва,
Җилләр назлы синдә генә.
Шундый ямьле, гүзәл җәйләр
Юктыр кебек башка җирдә.
3.Урманнарың, киң кырларың,
Ямьледер Чулман буйларың.
Туганнар һәм дуслар белән
Күңелле Сабан туйларың.
4.Имәнкискәм,туган авылым,
Аяз булсын һәрчак күгең.
Киләчәгең матур булсын,
Мәңге яшә, газиз җирем!
15.05.2011ел.
 
 
Яңа кышлар килә.
 
Берсен-берсе алмаштыра
Ел фасыллары.
Язны алмаштыра җәе,
Көзне- кышлары.
Һәрберсенең үз төсе бар, үз матурлыгы.
Көзләр быел озын булды,
Кыш сагындырды.
Аклыгы да,сафлыгы да
Тансык шул кышның
Бернигә дә тиңләп булмый Һавасын тышның.
Яңа кышлар килә җиргә,
Яңа ел килә.
Тик шатлык кына китерсен
Ул һәрбер өйгә.
21.11.03.
 
Муса Җәлил- халкым горурлыгы.
 
Муса Җәлил, бөек шагыйребез,
Горурлыгы татар халкынын.
Һәр җырыңда илгә мәхәббәтең,
Дошманга үч, нәфрәт ялкыны.
«Карак песи», «Сәгать» җырларын,
Йөрәкләрне тетрәндерә синең
«Яшь анаң» һәм «Вәхшәт», «Җырларың».
Купме сагыш чагыла,әрну,сыкрау,
Куз алдында сугыш афәте...
Ак кәгазьдә чагылдыргансын син
Газапланган халкым нәфрәтен.
Шигырьләрең- мәнгелеккә һәйкәл,
Укылалар алар һәр телдә.
Исемеңне бөтен дөнья,
Батырлыгың үрнәк һәркемгә.
Килер иде микән бөек җинү
Әгәр синдәй ирләр булмаса,
Бердәмлек һәм туган илне сөю
Ин төп коралыгыз булмаса.
Безнен өчен маяк синең гомер
Син үлемсез батыры халкымның.
Палач балтасын да җиңә алдын,
Каләм белән илгә талпындын
Шигырьләрен белән кайтты илгә
Йорәгеңнән чыккан һәр сүзең.
Рәхмәт сина, таба алган өчен
Шулкадәрле көч һәм нык түзем.
15февраль 2008ел.
 
Җиңү бәйрәме!
 
Җиңү көне –Җиңү бәйрәме,
Язгы кояш, гөлләр бәйләме...
Күпме гөлдәй гомер өзелеп,
Кайталмады илгә әйләнеп.
Зур корбаннар аша килде җиңү,
Күпме толлар калды, ятимнәр.
Әле дә булса алар сөйгәннәрен,
Әтиләрен сагынып яшиләр.
Бик зур сынау булды илгә сугыш,
Бердәмлектә халкым сыналды.
Сатлык җаннар үз җәзасын алса,
Батырларның исеме дан алды!
Күкләребез аяз булган өчен,
Тыныч булган өчен таңыбыз,
Рәхмәт сезгә, Илем Батырлары,
Мәңге югалмасын даныгыз,
Тыныч атсын һәркөн таңыбыз!
 
Май -2011нче ел.
 
 
Яшь парларга теләкләр.
 
Теләкләрнең иң изгесен
Кабул итегез бездән,
Сәламәтлек, тигез тормыш
Телибез бүген сезгә.
Атлагыз гомер юлыннан
Пар күгәрченнәр кебек.
Сезгә карап соклансыннар:
 "Сөйкемле парлар”-диеп.
Үзегез күк матур, батыр
Балалар үстерегез,
Мул тормышта,тигезлектә
Озын гомер итегез.
Ике якны тигез күреп,
Тату матур яшәгез,
Һәрвакыт мөлдерәп торсын
Сезнең сөю кәсәгез.
Арагызга хыянәт һәм
Ялган керә күрмәсен,
Бер-берегезгә ышаныч уты
Беркайчан да сүнмәсен.
Үтегез гомер юлларын
Тигез мәхәббәт белән,
Тормышыгыз булсын ямьле,
Юлыгыз – яшел келәм.
Бәхет гөлләренә генә күмелеп
Яшәгез сез сөеп- сөелеп,
Каршылагыз бергә һәр иртәне
Мәхәббәтегезгә сөенеп!
 
2003нче ел.
 
 
 
Авылыбыз рәссамы-Гәрәпша абыйга.
 
Безнең Гәрәпша абыйны
Һич белмәгән кеше юк,
Чөнки алтын кулларының
Белмәгән бер эше юк.
Буяу, каләм ала да ул,
Могъҗизалар тудыра,
Тылсымчыдан да уздыра,
Ул барын да булдыра.
Мәктәбебез матурланды,
Һәркайда аның кулы,
Без һәрчак тоеп яшибез
Аның кирәк булуын.
Бабалары кебек оста,
Тырышлар оныклары,
Рәсемне матур ясыйлар,
Уку алдынгылары.
Рәхмәт Сезгә, Гәрәпша абый,
Озын булсын гомерегез,
Намуслы хезмәтегезнең
Рәхәтләрен күрегез.
2003нче ел.
 
 
Мәктәбебездә бик күп еллар техник хезмәткәр
булып эшләгән Хөсниҗамал апага.
 
Хөсниҗамал апа! Ничә еллар
Намус белән хезмәт иттегез.
Бүген, ялга чыгу уңаеннан
Тәбрикләүләр кабул итегез.
Без телибез сезгә сәламәтлек,
Кайгы –хәсрәт Сезгә килмәсен,
Тыныч күңел, шатлык, муллык белән
Каршылагыз көннең иртәсен.
Язмыш Сезгә зур сынаулар куйган.
Кайгылар да урап узмаган,
Әмма сабыр, чыдам булгансыз
Сез, Гомерегез зая узмаган.
Үзегез күк тырыш, булган
Балалар үстердегез,
Күпләр көнләшерлек итеп
Зур йортлар җиткердегез.
Гомерегез әле озын булсын,
Шатландырсын Сезне оныклар.
Тормышыгыз шулай гөрләп торсын,
Сез бит моңа чынлап лаек та!
 
 
 
Мәктәбебездә күп еллар директор булып эшләгән
Саляхова Гөлҗиһан Миргазовнага.
 
Сез килгәнсез җиргә, бар җиһанга
Гөлләрдәй ямь биреп торырга
Әле дә булса кемнәр генә килми,
Сездән зирәк киңәш сорарга.
Зур хәрефтән Мөгаллимә –диеп
Әйтәбез без Сезнең турыда
Тәрбия һәм белем биргәнсез
Сез Гомер буе ничә буынга!
Заман белән бергә атлыйсыз
Сез, Бернәрсәгә булмый битараф,
Һәр яңалык белән кызыксынып,
Өмет белән киләчәккә карап.
Тормышыгыз, изге хезмәтегез
Үрнәк булып тора һәркемгә,
Лачын кебек өч ул үстердегез
Рамил абый белән Сез бергә.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Шатлык өстәп атсын таңыгыз,
Алсу гөлләр кебек һәрвакыт яшь,
Шат һәм көләч булып калыгыз!
 
 
«Рамил абый Саляховка»
 
Җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет булган кешегә
Бу әйтем бик туры килә
Рамил абый ишегә.
Җитмеш кенә төрле мени
Аның белгән һөнәре?!
Алтын куллары белән ул
Куандырмый кемнәрне!
Ямь өстенә ямь өстиләр
Кәрнизләре, рамнары,
Кемнәр генә сихәтләнми
ашап татлы балларын.
Имәнкискә Мичурины
Ниләр генә үстерми,
Язын,жәен, көзләрен ул
Бакчадан кайтып керми.
Барысына вакыт таба,
Ничек кенә өлгерә,
Машинаның да өр- яңа
Маркасында җилдерә.
Ә кулына тальян алса,
Үзәкләрне өздерә,
Үзе уйный,үзе җырлый,
Сокланмыйча түз менә!
Бер бәйрәм дә ансыз узмый,
Уйнамый ул кайларда,
Татарның данын яклады
«Играй,Гармонь»нарда
Егетләр көнләштерерлек
Көч-гайрәт бар үзендә
Рамил абый, Сез бит-Супер!
Тимәсен тик күз генә!
Кешене хезмәт бизи-дип
Тикмәгә әйтми халык.
Сез шул хөрмәтне яулаган
Кешенең бер мисалы.
Үрнәк әти балаларга,
Үрнәк ир, ныклы терәк.
Тормышыгыз, хезмәтегез
Һәркем өчен дә үрнәк
Гомер бәйрәмегез белән
Котлыйбыз чын күңелдән.
Сәламәтлек, озын гомер
Телибез бүген сезгә.
Гөлжиһан апа белән сез
Пар канатлар икегез.
Тагын шулай бик куп еллар
Тигез гомер итегез.
Тик шатлык кына китерсен
Сезгә туар таңыгыз.
Һәрвакыт шундый мөлаем
Һәм яшь булып калыгыз!
 
 
 "Әниләргә”.
 
Сез әниләр, назлы кояш кебек
Җылытасыз безнең күңелне.
Рәхмәт сезгә, чын йөрәктән рәхмәт,
Булыгыз сез озын гомерле.
Безгә биргән йөрәк җылыгызны
Гомер буена без сакларбыз.
Сезнең теләк – киңәшләрне тоеп
Ышанычыгызны акларбыз.
Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Кайгы – хәсрәт күрми, сау-сәламәт
Яшәгез сез, газиз аналар!
 
 
 
Хәерле юл сезгә.
 
Әле генә мәктәп бусагасын
Атлап кергән нәни балалар
Буген менә әзур өметләр баглап,
Зур тормышка аяк басалар.
Кайгы-мәшәкатьсез балачак та,
Үсмерчак та үтеп кителгән.
Гүзәл яшьлек белән саф мәхәббәт
Урын алган күңел түрендә.
Аклансыннар иде уй-теләкләр,
Хыяллар да ашсын тормышка.
Атласыннар иде янәшәдә
Ышанычлы,тугры чын дуслар.
Хәерле юл сезгә ,бәхет кенә
Күмсен иде барыр юлларны.
Онытылмаслык хәтирәләр булып
Истә калсын мәктәп еллары.
 
2001нче ел.
 
 
«Кызыл Калфак жыры»
 
Чәчәкләр жыя-жыя,
Урман сукмагы буйлап
Дәу әнием янына
Барамын жырлар жырлап.
Кәрзинемдә дәу әнигә
Тәмле-татлы кучтәнәч:
Әнием пешерәэн бәлеш,
Кыстыбый һәм пәрәмәч.
Дәу әнием мина һаман:
«Алтыным»- ди, «Аппагым».
Башымда да Дәу әнием
Буләк иткән калфагым.
 
(1996-ел декабрь).
 
 
 
 
Рәхмәт язмышыма.
 
Туган авылымнын гади бер кызы мин,
Әти- әниемнен тәүге җимешләре.
Җаным- тәнем белән сөям шушы жирне,
Таныш һәр сукмагы, якын кешеләре.
Алия-дип миңа исем куштырганнар,
Әллә шуңа инде, яратам ал төсне,
Тәрәз төпләремдә ал яраннар үсә,
Чәчәкләре гүя, сердәшләрем төсле.
Сөенеп аларга сөйлим серләремне,
Моңайган чакларда алардан көч алам,
Шул чәчәклэр төсле дөнья жимешләрем-
Газиз балаларым-өч кызым һәм улым.
Рәхмәт язмышыма аермаган өчен
Мине туып-үскән изге шушы жирдән.
Беләсезме,дуслар, иң зур бәхет- яшәү
Кендек каның тамган авылыңда икән!
 
1997нче ел.