Күңел кояшы сүнмәсен!

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,

Өзеп бирер кешең булмаса?!

Нәрсә соң ул күктә янган кояш,

Үз кояшың балкып тормаса.

 Бу җиһанда тулы бәхетле булу өчен күктә янган кояш кына җитми шул, күңелеңдә балкыганы һәм фәкать синең өчен генә янганы кирәк! Югарыда язып үткән җырның тирән мәгънәсен - ялгызлар гына бар нечкәлеге белән аңлыйдыр... Пәйгамбәребез Мөхәммәт (г.в.с): "Толларның бусагасы алтын булса да, сәдака тиеш”, - дигән. Сәдаканы акча дип кенә аңлый әле, күпләребез. Бу очракта җылы сүз күздә тотыладыр дип уйлыйм мин. Хәер, җылы сүз дигәне дә ике яклы бит әле. Юккамыни, "толларның кыңгыраулы була шул” дип үпкә-зарларын белдерүләре аларның?! Мин үзем парлы кеше. Кайвакыт шундый уйлар килә: «Ялгыз калсаң нишләрсең?” Яшәү тирәлегемдәге барлык толларны уйдан кичереп чыгам. Бик күпләргә соклану, хөрмәт хисләрем яңара. Авылыбызда яшьли тол калып, бишәр баланы үстереп олы тормыш юлына чыгарган аналар бар. Ике, өч бала белән тол калучылар тагы да күп. Толлыкны, ялгызлыкны мактап: ”Рәхәтләнеп үземне-үзем карап яшәп ятам”, - диюче юк бугай. Мин бервакыт, яшьлегем белән, эчәргә яраткан ирен җирләгән хатынны, хәленә кереп, тынычландыру уе белән: ”Ул кадәр бетенмә әле. Менә фәлән ир ни хикмәт кылган, ишеткәнсеңдер, шул гыйбрәтләрне уйлап булса да тынычлан азрак”, - дидем. Ә ул: "Алай түгел икән шул ул... Гел яхшы ягы кына искә төшеп үзәкне өзә бит!” димәсеңме?! Башка мондый сүзне ялгыш та әйткәнем юк.

Парсыз калса да, балалы толлар ялгыз калган дип әйтеп булмыйдыр әле. Иллегә җиткәндә тол калган авылдашымның сүзләре күңелемә кереп калды. "Язмыштыр, башны ташка орып булмас ансы... Тормыш иттек, өч бала үстердек. Кемдер, насыйбы булмыенча, кияүгә дә чыкмый кала бит!” -диде. Сабырлык белән язмышка риза булуларны һәркем булдыра да алмыйдыр.

Сөенеп, сөелеп, сөеп яшәгәндә күңел кояшы якты яна. Күңел сүрелдеме, тормыш та сүрәнләнә. Тол хатыннар балалары хакына сүрелдерми бугай аны. Тормыш учагында яна-яна, балаларым кимсенмәсен дия-дия тырышалар алар. Ә тол ирләр алай ук була алмыйлар шул. Ялгызлык ачысын исерткечләр белән баса торгач, бар тормыш яме, йорт бәрәкәте китә. Ирләр үзләре дә бала кебек кайгыртуга мохтаҗ - пешереп ашатырга, сүтек-җыртыгын тегеп, өс-башын юарга кирәк. Хатын белән яшәгән ир бу хезмәтләрне башкарырга сәләтсез була. Хатыннары вафатыннан озак та тормый ирләрнең кабат тормыш корулары бәлки шуннандыр дисәм, юктыр, мондый ярдәмне ялгыз туганына һәркем башкара ала. Күңел җылысы кирәк адәм баласына! Күп вакытта озын теллеләр кабат өйләнгән, кияүгә чыкканнарга "үтә дә хисле” ярлыгы тагалар. Парлы түшәк тансыккан, имеш. Әлбәттә, ялгызларның җан ярасына тия бу сүзләр. Ир белән хатынның бар тормыш мәгънәсе шундамыни соң? Һәр парлының үзенчәлекле ярашып-яратышып бер җан булып яшәвенә мисал итеп, әти болай дия иде: "Габдулла әйтә икән, өйгә кайтып, Мәстүрә апаң белән әйткәләшеп алмасам, җанга нидер җитми кала, дия икән”, - дип. Әйе, барлыгыңны белдереп әйткәләшеп алу өчен дә, пешкән кайнар ашың белән сыйлар өчен дә өчен дә, кара-каршы утырып чәй эчәр өчен дә - тормыш иптәше кирәк... Парлы озын гомер кичергәннәрнең кайсы да вафат булганын ишеткәч, "ашын ашаган инде, яшен яшәгән...” дип, ялгыз калган әби-бабайны артык кызганмыйбыз. Аңлап бетермибез бугай. Берничә ел элек, илле һәм аннан да күбрәк парлап гомер кичерүчеләрне мәдәният йортына чакырып, "Алтын туйлар” кичәсе үткәрергә туры килде миңа. Кичәне уңышлы үтешенә әзерлек рәвешендә йортларында әңгәмә корып материал туплаганда, чын тормыш мәктәбе үттем. Үземнең кичерешләремне, сүз иярә сүз китеп, өч студент балалы тол хатын белән уртаклашырга туры килде. Сүзебезне йомгаклап, ул миңа әйтә: "Беләсеңме, Гүзәл, тол булсам да, балалар өйдә чакта мин бәргәләнеп, елап яшәмәдем. Тулы булмаган гаилә дә – гаилә ул. Шул ук хезмәтләр, кайгырту, балаларга бирәсе тәрбия, наз... Тормыш тулы көчкә бара. Балалар таралгач, япа-ялгыз яшәүләр бик авыр икә-ә-н. "Алтын туйчылар” өлкән яшьтә булсалар да, бер-берсенә ничек кенә кирәк әле! Яшәсеннәр әле, бер-берсенә иптәш, терәк булып һич югы тагы – биш-ун ел... Яраткан кешең белән яшәлгән илле ел гомер - биш ел күк кенә тоеладыр ул!..”

Ходай безне парлы итеп яралткан. Вакыты җиткәч, үзе белеп парыбызны да үз хозурына ала. Тигез, озын гомерләр бик сирәк парларга языла. Кемне ничек сыныйсын үзе белә, Ходай.

...Гыйбрәтле сүз, вакыйгаларга зур игътибар бирәм мин. Бервакыт өлкән яшьтәге ир авылдаш кыз туганы белән сөйләшеп утыралар. Үтеп киткән яшь, тол хатын артыннан, мактыйсы килеп, әйтеп куйды, абзый кеше: ”Кара инде син, Римманы! Маладис!! Бер генә ир-атка да күтәрелеп карамады. Ике баланы үстереп җиткерде.Үрнәк тол хатын, маладис...”

- "Маладис... кеше өчен! Ә үзе өчен нәрсә? Ни рәхәт күрде соң ул бу тормышта?” – дипсүзен бөтенләй хупламады, кыз туганы. Абзый үз фикерендә калып, "маладисын” кабатлап калды, мин - очраклы кеше, сүзгә кушылмыйча, күңелдән җавап эзләдем. Тормышы күз алдымда. Йә, ни рәхәт күрде? Ялгызлык, ялгыз тормыш алып бару, бар барлыгын балаларына багышлау, тормыш максатлары белән шыплап тулган йокысыз төнле ялгыз түшәк...

Тормышка артык исе китмичә, балаларын язмыш кочагына ташлап, ирдән-иргә йөрүчеләр дә бар. Унга бар, уңганчы бар дигәннәр. Мин монысын аңлый алмыйм. Һәр кеше үзенчә гомер итсен! Мәңгелеккә күчкән яшьлек ярларына гомергә тугрылык саклаучы толлар күбрәк. Күңелләренә башка берәүне кертмичә яшиләр алар. Мәшһүр "Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле персанажы - Әлмәндәр карт: "Рәхмәт, Хәмдебану, егерме биш яшеңнән тол калып, ялгыш кына да ирең рухын рәнҗетмәдең!” дигән сүзләре белән, толларның тугрылык бәясен күтәрә. "Театр туры юлга, нурга илтә” дип бәяләсәләр дә, Коръәндә бу җәһәттән рух рәнҗи дигән нәрсә юк. Киресенчә, гыйддәт вакыты (билгеләнгән дүрт ай да ун көн вакыт) тәмамлангач, өйләнү, кияүгә чыгу рөхсәт ителә.

...Ялгызак, алтмыш яшенә җитеп килгән ир, шәһәрдә яшәүче сөйгәне кайту хәбәрен белгәч, йөзенә шатлык куна, сүлпәнлеге, җитезлеккә алышына. Атна буе юылмаса да исе китмәгәнне - табак савытын да ялтыратып юа, паласларын да кага, мунча морҗасыннан ургылып төтене дә чыга. Боларны күргәч, миңа "фал” ачыла: "Эһе, сөеклесе кайта!” Үзе шаян кешегә шаяртып сөйләшәсе килә, очраса сүз кушам.

- Карт гашыйк! "Мәхәббәтең” кайтамыни? - дип елмаям.

– Эһе, гашыйк та буласың икән ул!

– Алтмышта нинди ләбүф инде ул?! - дим, нинди дә кызык сүзен ишетәсе килеп.

- Менә шул алмышта кирәк тә икән ул, любовь дигәннәре, - дип куя җитди генә. Уңышсыз шаяртуым сәбәпле, елмаю да иренем читендә эленеп кала...

Ялгызлар насыйп ярларын очратсалар, бернигә карамый парлашсыннар – ялгызлык утында янмасыннар. Дөньяның бер почмагында ялгызлыктан бер ир-егет аптырый икән, Ходай аңа туры килгән хатын-кыз белән ике йөрәкне тоташтырырдай җеп сузса икән дә, ялгызлар кимесен икән. Күктәге кояш балкышына сөенеп, тормыш арбасын парлап тартып, пар канатлар белән хыял дөньясын гизеп, киләчәккә матур уй-максатлар белән гөрләшеп яшәргә насыйп булса иде икән.

Ә кеше тормышын, бәхетен-бәхетсезлеген тикшерергә хакыбыз юк!

 Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” газетасында (30.01.2014) үзгәртүләр белән басылды.



Көчлелек – көчтә түгел

Җәяүлеләр сукмагыннан атлаганда асфальт ярыгыннан яктылыкка үрелеп үсеп чыккан чирәм сокландыра мине. Нинди көчлелек! Үсү өчен шартлар ташка үлчим, ә ул асфальт ерып чыккан да, кояш кыздырган таш юл өстендә кантарларнып күкрәп үсү җаен тапкан. Уйлап карасаң, җиңел бирелмидер "яшәү” өчен бу көрәш. Шуны йолкып алган кешене күреп кәефем бетте беркөнне.

            ...Җигүле атны рәхәтләнеп сәнәк сабы белән кыйнаганын күрдем бер чак, атчының һәм үземә суккандай авырту тойдым. Әйе, ир – атны иярләгән. Күндәм аттан ир үзенең көчлерәк булуын белгән хәлдә кыйный. Югыйсә, чыгымлап зыян сала торган булса, кыйнау түгел, аттан үзе сакланыр иде. Ни хикмәт - көчлеләр үзләренең көчен раслыйсылары килә...  Беләгендә көч-куәт ташып торганнарның күңелендә тәкәбберлек, усаллык та булса, эш харап: юаш холыклылардан узынып, гайрәт чәчәргә ярата адәм баласы.

 Күп еллар күңелемдә йөргән, йөрәгемне телгәләгән вакыйганы искә алып язам. Бүгендәй күз алдымда: кунакка кайткан йомшак табигатьле егет кече күңеллелек белән, клубка чыккан һәркем янына килеп сөйләште. Үзе бик ябык, шулай да мактанчыклыгы сизелә. Нәсел үгезе кебек көчле бер егетнең күңеленә кунак егетнең мактанып сөйләшүе батмады – "разборкага” алып чыгып китте. Сүз дә юк, егетләр арасында була торган хәл. Ләкин белсәм икән ни буласын... Соңыннан, күреп торган яшь кызлар сөйләде.

-Башта кыйнадылар. Җиргә егылгач, һәрберсе диярлек өстенә сиделәр, - диделәр кызлар, елый-елый. Атылып урамга чыгып чаптым. Гайрәтле егетләр юк иде инде мин чыкканда. Кунак егет үрмәләп диярлек баргач, торып басарга көч табып, машинага утырып китте. Шул китүдән авылга аяк басмады ул. Бу хәлне бик авыр кичердем. Тотылмаган карак - карак түгел диләр. Шулай да, соңыннан белдем бу пычрак эшне эшләүчеләрне. Көчлеләр көчсезләрне кимсеткәндә еш  исемә төшә бу хәл. Күзәтүләремнән чыгып, бүген дә нәтиҗә ясый алам бу вакыйгага. Егетләр бу начарлыкны яшьлек юләрлегенә тәкәбберлек кушып, көчлелекне раслау өчен эшләделәр. Усаллык та, кайсының салмыш булу сәбәпле өстәлгән кыюлыгы да бар, әлбәттә. Арада, кыйналучы кебек үк юаш, кеше ни эшләсә шуны эшләргә омтылганы да бар. Акларлык булмаса да, бүгенге көндә менә дигән  ир уртасына ирешеп утыра торган гаилә башлыклары кайсылары. Шуңа да, яшьлек – юләрлек, ялгышлык дип бәяләдем бу вакыйганы...

Үзеңнән көчсезләрне мыскыл итү, җиңүгә омтылу көчлелек дип аталмый диясем килә. Киресенчә, егылганнарга аягына басарга ярдәм итү, көчсезләрне кыерсытуга юл куймау, язмыш сынауларына бирешкәннәрнең хәлләренә керә белү - көчлелек!

Авылдашым Раушания апа көчлелеккә – нык ихтыяр көченә бер мисал. Бала тудырганнан соң, укол ясаганда, врач ялгышлык җибәргән. Ялгышлык Раушания апага бик "кыйммәткә” төшкән – иңбашыннан кулын югалткан. Бу бәхетсезлек өстенә ире тракторы белән фаҗигага юлыгып үлеп киткән. Шул казаларга сыгылмыйча, ике ир баланы үстереп җиткереп, өйләнгән олы улы тәрбиясендә оныклар үстерешеп, йорт салу мәшәкатьләре белән яшәгәндә, көтү куарга киткән җирдән, өрлектәй улы йөрәк өянәгеннән күпләрнең күз алдында җан биреп үлеп китте... Раушания апага яшәргә көч каян килде икән дә, сабырлыклар каян алды икән дип уйга калам. Бүгенге көндә дә зарланмый, мескенләнми, йөзенә эчкерсез елмаюын кундырып тол килене белән матур, үрнәк итеп яшәп ятышы аның. Ул ирешкәннәргә сәламәт ике кулыбыз, гаиләнең бөтенлеге белән ирешәбез күпләребез. Әле тормыштан зарланабыз, канәгать тә түгел күп вакыт. Раушания апа язмыштан көчлерәк дип саныйм мин. Шушы мисаллардан чыгып кына да, беләктәге егәрне дә, күңелдәге усаллыкны да көчсезләр өстеннән басымчалык итеп, раслап күрсәтү кирәкмидер диясем килә. Тормышта көчлелек – көчтә түгел! Сабырлыкта, күндәмлектә, кеше борчуларын, җан авазын, тән авыртуларын тоя белгән йомшаклыкта ул дип уйлыйм.

Ике дә уйламый, таш ярып үскән чирәмне "ник чыккан инде бу монда” дип йолкыганчы, ат кадәр атны җиңәм-буйсындырам дип кыйнаганчы, юаш, йомшак күңелле кешене кыерсытканчы, көчсезгә йодрык төйнәп сукканчы уйлыйк әле: көчсез дип санаганыбыз үзебездән көчлерәк түгелме?

Гүзәл Галләмова.

"ТЯ” №42 (14 нче октябрь 2014) басылды.



Хыяллар - канат

Бар иде, "Романтика, романтика...” дип җырлап йөргән үсмер чаклар... Һәр заманның үзгә бер хыяллары була шул.

"Укып бетергәч, яхшы гына эш табам да, бераз эшләп акча туплагач, Египетка ял итәргә барам”, - диде, быел гына югары уку йортына укырга кергән кыз, йөзенә бик җитди чалымнар салып. "Әй, хәчтерүш, башта укып чык әле, аннан хыялланырсың”, - дип авыз ерырга ашыкты абыйсы. "Мин бит, укып бетергәч, эшләгәч дидем”, - диде кыз, тавышына ныклык кертеп. Абыйсы, сүзендә өстен каласы килепме, хыялый дип көлемсерәде...

Ә нигә, кызның хыяллары матур бит?! "Бер бай егет тапсам” яки "Бер бай ирне үземә каратсам...” дип хыялланмый бит. Саф хыялларын канат итеп, үз көченә таянып максат куя! Бу кызның уй-максаты ошады да, шул турыда язма язырга булдым.

Хыял һәркемдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Хәтта кечкенә балада да! Әй, хыялландым мин җилдереп велосипедта йөрергә кечкенә чакта. Ләкин тиз генә алып бирмәделәр. Ашты ул хыял тормышка: күрше малай (мәрхүм Алмаз) белән икебезгә бер төрле яшел рамлы велосипедлар алып кайттылар әтиләребез. Апрель уртасы - аяк астында кантарлы бозлы кар, йөри белмәгәч, булдырырлык та түгел иде. Кар эрегәнне көтәме соң, хыялый күңел?! Асфальт түшәлгән җәяүлеләр сукмагын кайда икәнен чамалап, өч йорт аралыгын боздан арчыдык икәү. Учлар кабарып, куллар күтәргесез булып беттеләр. Авыр булса булды, ләкин хыялларны чынга ашырып, апрель аенда ук велосипедта йөрергә өйрәндем...

Хыялсыз кеше максатка ирешә алмыйдыр ул. Тукай да кечкенә чагын: ”Мин болай, тегеләй итәм дип, уй-хыял корган җирем”, - дип язган бит. Хыялны тормышка ашыру өчен күп тә кирәкми шул. Торган җир, көр күңел, аннан тырышлык, вакыт, сәламәтлек... Сәламәтлекне иң ахырга калдырып яздым. Чөнки сәламәт булмыйча, тән авыртулары, сызланулар артык җәфаламаганда да, максат куелса, хыяллар тормышка ашучан. Әйтик, Фәнис абый Яруллин, безнең көннәр кешесе Лилия Сәләхетдиновалар һ.б. чордашларыбыз моңа ачык мисал ләбаса. Хыялга картлык та киртә түгел. Әнә, хаҗга барырга хыялланып максат куйганнар да теләкләренә ирешә. Ярар, моңа матди керем роль уйнасын да ди. Ә менә әни мәрхүмә алтмыш яшендә, кырларны су белән сугару (полив) оешмалары таркалып трубалары да тегендә-монда "таркалган” елларда, буеннан буена – икене (хәтерләгән кешеләр озынлыгын чамалыйлардыр), башта бер яклап, аннан икенче яклап, тимер кисә торган кул пычкысы белән бер үзе кисте. Абзар түбәләре буйлатып шул зулабаларны куйдырып, аннан аккан яңгыр сулары бочкаларга акканда, "шөкер, булдырдым бит!” дип сөенде. Хәзер дә искә төшерәм дә шуны, "хыял белән максат янәшә булсамы!” дип куям.  Әйе, хыял-максатларның чынга  ашуы яшькә дә, кайсы җенес вәкиле булуына да, сәламәтлеккә дә карамый икән ул! Телгә алынмаган тагы бер нәрсә - куркак булмаска кирәк бугай. Яшьләр кредит алып (әллә үрлисе эш, әллә юк!) бизнесларын булдырганда да куркып, икеләнеп торсалар, әлбәттә эшне башлый алмыйлар. Һәр эш уңышлы булмый булуын.  Уй-хыяллар чәлпәрәмә килгән чаклар күп була. Һәр эш барып чыкса, эшнең мәгънәсе дә, тәме дә аңлашылмас иде. Әнә шул уңышсызлыклары бит инде тәҗрибә бирә, тормышны тирәнрәк аңларга өйрәтә. Күңелне төшереп, өметсезлеккә бирелергә ярамый! Яңадан яңа үрләргә омтылып, хыялланып яшәү күңелле! Ярый әле, хыял бар, өмет бар, югыйсә, җәмгыять тә бер урында таптаныр иде. Электән үк, әнә шул хыялларны иярләп, зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр. Ленин бабабыз да, ярлылыктан интеккән кешеләрнең күңеленә өмет салып, хыялга баеткан, яңа максатлар белән күңелләрен үсендергән икән шул...

Хыял минемчә, максат белән янәшә йөргәндә генә нәтиҗә бирергә мөмкин. Буш хыял, "хыялый” тамгасы гына суга. Максат булса, тормышта нигә дә булса ирешелә. Яшьләргә хыялларын тормышка ашыру өчен киртәләр куелмаган – шартлар җитәрлек безнең илдә. Кредит ал – үзеңнең бизнесыңны  булдыр, кыйммәтле шуба киясең килә икән – алып ки, кредитка да бирәләр. Дөнья читендә ял итәргә бару да катлаулы мәсьәлә түгел. Яшәү өчен ипотекага фатир алу - олы максатка ирешүгә зур мөмкинлек. Машина аласы килгәннәргә – җаның ниндине тели, рәхим итеп сайла! Тырышлык, нык ихтыяр көче булдырырга гына кирәк. Югары белем, кешелеклелек сыйфатлары белән дә барсаң, хыялдан максатка бер адым инде ул! Ә авырлыклар булмый мөмкин түгел...

Гүзәл Галләмова

"ТЯ” газетасында басылды.



ТӨП БИТКӘ КИРЕ КАЙТЫРГА