Главная » Файлы

Всего материалов в каталоге: 22
Показано материалов: 11-20
Страницы: « 1 2 3 »

Балага фаҗигале рәвештә һәлак булган кешенең исемен бирергә ярыймы? Моның тәэсире булмыймы, ул аның язмышын кабатламыймы? Бу сораулар минем өчен бик мөһим. Шуңа күрә аларга кыска вакыт эчендә җавап бирә алмассызмы.
Фаҗигале төстә шактый кеше һәлак була. Аңа карап алар «кара исемлек»кә кермиләр. Мәсәлән, Гомәр шулай ук фаҗигале рәвештә һәлак була. Ләкин аның исеме уңышсызлык китерә, дип исәпләнми.

Мои файлы | Просмотров: 2149 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Әйтегезче, Корбан бәйрәмендә сарыкны корбан итү йоласы ничек башкарыла? Мин интернетта бәйрәмгә кадәр 10 көн алдан ураза тотарга кирәк, дип укыган идем. 9 көн буена дога кылу сорала икән. Сарыкны чалганнарын миңа карап тору заруримы? Хайванның каны акканын карап тору мәҗбүри диләр. Дөресме? Бу вакытта нинди догалар укыла? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.
Әйе, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә ураза тоту, хәерле гамәлләр кылу хуплана. Бу айда Коръәнне, намазны күбрәк уку мәслихәт. Моннан тыш, Корбан бәйрәме көнне иртәдән үк ашамау хәерлерәк. Иртәнге ашны корбан итеннән әзерләнгән ризыктан башласагыз яхшырак. Бу гамәлләрне үтәү мәҗбүри түгел, тик шулай эшләү шәригатьтә хуплана.
Сарыкны чалганда аның каны акканын карап тору шарт түгел, шулай да ул урында булсагыз ярый. Әгәр дә кан чыкканны күрүне начар кичерсәгез, хайван чалган җирдә тормасагыз да була. Корбан чалганда мондый дога укыгыз: Әллаһуммә һәзә минкә вә ләкә.

Мои файлы | Просмотров: 2557 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Ураза турында мәгълүмат алмакчы идем. Ижауда яшим. Иртәге көннән ураза тотмакчы булам. Иртәнге намаз -6.03тә. Әйтегезче, миңа ничәдә торып сәхәр ашарга?
Сәхәрне иртәнге намаз башланганчы ярты сәгать алдан ашап бетерергә кирәк.

Мои файлы | Просмотров: 620 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Минем еш кына ирләрнең буй-буй ак сызыклы яшел түбәтәй киеп йөргәннәрен күргәнем бар. Ә Казанда хәтта мәчетләрдә дә андый түбәтәйдән йөрмиләр. Бу нәрсәне аңлата? Бәлки бу хакта берәр хәдис бардыр.
Һәр милләтнең үзенә генә хас баш киеме бар. Һәркем аңа үзенчә мәгънә сала. Пәйгамбәр чалмадан йөргән. Гарәбстанда эссе кояш астында түбәтәйдән йөреп тә булмас иде. Дөрес, ул чакларда алар түбәтәйне белмәгәннәр дә. Баш киеме җирле халыкның йолаларына нигезләнеп киелә.

Мои файлы | Просмотров: 780 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Юк, ярамый. Ирләргә бары көмеш балдак киеп йөрү генә рөхсәт ителә.
Мои файлы | Просмотров: 608 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Хөрмәтле дин галимнәре! Сезгә мәзһәбләр турында сорау бирмәкче булам. Алар исламда нинди роль уйный? Без мәзһәбләр буенча яшәргә тиешме? Кайчагында кайберәүләрдән мөселманнар Коръән һәм сөннәт буенча гына яшәргә тиеш дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 4 мәзһәб Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сөннәтенә һәм аларның үзләренә каршы килмиме? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.
Мәзһәб сүзе тәрҗемәдә дини-хокукый юнәлеш дигәнне аңлата. Мәзһәбләр күп булган, ләкин аларның барысы да киң таралмаган. Аларга бөек ислам галимнәре нигез салган. Ихтыяҗ булганда, бу галимнәр үзләре хөкем чыгарып, дини белемне тәртипкә салганнар, аларны без хәзер өйрәнә торган хәлгә китергәннәр. Без аять һәм хәдисләрнең күбесен ул галимнәрнең аңлатмасыннан башка төшенә алмаган булыр идек. Тик шуны истә тотыгыз: мәзһәб буенча түгел, ә сөннәт буенча гамәл кылырга кирәк дип раслау үзе үк дөреслеккә туры килми. Биредә мөхтәрәм дин галимнәрен кимсетергә омтылыш сизелә, чөнки сөннәтне алардан да яхшырак белүче булмаган. Аннары, алар гыйлемне дә Пәйгамбәрнең сәхабәләреннән алганнар.
Мәзһәбләр Пәйгамбәрнең сөннәтенә каршы килмиләр. Кайбер мәсьәләләрдәге аерма хәдисләрне кабул иткәндә генә килеп чыккан.
Ә мәзһәбләр кирәкми, хәдисләр буенча гына гамәл кылу тиешле дип йөрүчеләр нәфес колына әйләнеп куюлары бик ихтимал. Андыйлар теге яки бу мәсьәләне чишкәндә үзләренә ошаган яисә җиңел тоелган хәдисләрдән файдаланырга яки кулланырга мөмкиннәр. Ә мәзһәбләрдә теге яки бу хәлдә ничек гамәл кылырга дигән сорауларга тәгаен җаваплар бар. Мәсәлән, татарлар гасырлардан гасырларга -хәнәфи мәзһәбендә, ә Кавказ халыклары шәфигыйда булганнар. Мәзһәбләр-Раббыбызның рәхмәте.

Мои файлы | Просмотров: 776 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Әгәр ана кеше рөхсәт итмәсә, кызына намаз укырга ярыймы? Ананы тыңламау гөнаһ түгелме? Әнисе кызы өчен борчылу кичерсә, бу очракта нишләргә? Әссәламәгаләйкүм. Намаз уку-исламның төп баганаларының берсе. Намазның зарурилыгы хакында Коръәндә дә, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтендә дә әйтелә. Намаз гыйбадәте фарыз-гайн гамәлен кылуга керә. Һәр мөселманга аны үтәү мәҗбүри. Әни кешенең кызы намаз укыганга борчылуы аңлашылмый. Югыйсә, намаз инсанны төрле гөнаһлардан, әшәке эшләрдән саклый торган гамәл. Әгәр ата-ана баланы карамаса, аны тиешенчә тәрбияләмәсә, начар эшләргә этәрсә, мондый кешеләргә баланы ышанып тапшырмыйлар. Ә яхшы ата-аналар баланы намаз укудан тыймаслар дип уйлыйм. Чөнки динебез гөнаһлы гамәлләр кылырга кушмый, кешене Пәйгамбәребез рухында тәрбияләргә өнди. Ә Пәйгамбәребез кешелекле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булган. Бу очракта сез әниегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Аңа ислам дине кыйммәтләре турында сөйләгез. Тик моны хикмәт белән эшләргә кирәк. Бу сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде.

Мои файлы | Просмотров: 654 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым намазга кагылышлы. Соңгы вакытларда башымда аңлаешсыз нәрсәләр әйләнә. Намаз-мәҗбүри гамәл, Аллаһ безләрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралтты. Ә аны үтәмәгән өчен безгә җәза бирү каралган диелә. Шул ук вакытта безнең намазның Аллаһка кирәк булмавы турында да әйтелә. Болар бер-берсенә каршы килмиме? Аллаһ безне сәҗдә кылу өчен барлыкка китерде, тик безнең гыйбадәтебез Аңа кирәк түгел. Ул чагында ни өчен без гыйбадәт кылабыз? Бер кеше миңа шундый тарихны сөйләде: Хак Тәгалә дөньяны барлыкка китергәнче адәмнәрне җыйган һәм алар үзләре Аңа гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелсен дип сораганнар. Бу хаклыкка туры киләме? Вәгаләйкүм әссәлам. Беренчедән, чыннан да Раббыбыз беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә, барысы да Аңа мохтаҗлык кичерә. Безнең гыйбадәтләребез, сәҗдә кылуларыбыз мәсьәләсенә килгәндә дә, чынлап та, Аллаһның аларга да ихтыяҗы юк. Боларның һәммәсенә без үзебез мохтаҗлык кичерәбез. Гыйбадәт кылуларыбызның барлык төрләре дә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтүне аңлата. Шунысы бәхәссез: Аллаһыдан әҗер-савабын өмет иткән инсан намаз укый, ураза тота. Биредә төп максат -җәннәт. Әлбәттә, бу гыйбадәтләр Аллаһның җәзасыннан котылу өчен эшләнә. Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһ кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралткан. Ә яхшыны начардан ничек аерырга? Мәсәлән, бу очракта гыйбадәт кылырга кушып кына моны белергә була. Гыйбадәт кылып, үзебезгә тиешлене башкарабыз. Аның өчен безгә әҗер буласын беләбез. Ә бу фарызны-мәҗбүри гамәлне үтәмәсәң, ул ярамаган эш булып санала һәм моның өчен җавап бирергә туры килә. Ничек кенә булмасын, без намаз укысак та, укымасак та, моннан Раббыбызга файда да, зыян да юк. Чөнки Ул камил. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, аның чыганагы аңлашылмый. Бәлки сез ул текстны дөрес итеп яза алмагансыздыр. Аңа төгәл җавап бирү өчен чыганагын белү мөһим.

Мои файлы | Просмотров: 871 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Бер кыз туганыбызны гел: «Багучыга барма, башыңа бәла алма»,-дип кисәтеп торсак та, ул безне тыңламый, һаман да күрәзәчегә йөрүен дәвам итә. Бу гөнаһмы яки ширек кылу буламы? Шунысын һич шикләнмичә әйтергә була: әгәр дә кеше күрәзәчегә барып, аны тыңласа һәм әйткәннәренә ышанса, бу -ширек кылу, ягъни күп иләһкә ышану дип атала. Ә бу исә иң зур гөнаһ санала. Аллаһ илчесенең бер хәдисендә кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан фал ачтыра һәм шуларга ышана, димәк, ул кеше Мөхәммәдкә (с. г. в.) ышанмый диелә. Ә моннан Аллаһ сакласын! Кыз туганыгызга киңәшем шул: ул кичекмәстән тәүбә кылырга һәм бу гөнаһлы гамәленнән тыелырга тиеш.

Мои файлы | Просмотров: 587 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

Үлем-тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Ләкин ул аннан соң бернәрсә дә булмаган соңгы нокта түгел. Ул фәкать яшәешнең теге дөнья яисә ахирәт дип аталган башка рәвешенә күчүне генә аңлата. Аллаһның илчесенән килгән хәдисләрдән күренгәнчә, без бәндәнең үлеменнән соң нәрсәләр кичерәчәге, аның нинди җаваплар тотуы, яхшы адәмнәрнең иркенлектә, ә начарларының кыямәткәчә интегүдә, газапта булачаклары турында беләбез.
Бу хәдисләрнең һәммәсе дә безгә мәгълүм. Шулай да чынбарлыкта без кайчан да булса үлербез дигән фикерне кабул итеп бетерә алмыйбыз. Без бу хакта уйламаска тырышабыз, хәтта аны искә төшерергә дә теләмибез. Бу хәл миңа кайчан да булса соңрак барлыкка килер дигән уй безгә киләчәккә зур планнар корырга ышаныч һәм мөмкинлек бирә. Ә ул, үз чиратында, кешелекнең үсешенә булыша.
Тик ничек кенә булмасын, тормышыбыз акрынлап Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән чиккә якыная. Үзенең туганын яки якынын югалту ачысын татымаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Бу мизгелләрдә инсан үзе дә югалып кала, кулыннан эш төшә.
Чынлап та әгәр күршең үлсә, нишләргә?
Бу очракта без, ялгыз яшәп, бакыйлыкка күчкән күрше турында сүз алып барырбыз. Әйтик, аны җирләүне оештыру өчен сездән башка беркеме дә юк, ди. Мондый очракта да югалып калырга һич ярамый. Үзегезне кулга алыгыз! Бу эш белән берничә кеше шөгыльләнсә әйбәтрәк, билгеле. Эшне нәрсәдән башларга икәнлеген белмәсәгез, үзегезгә иң якын торган мәчет әһелләренә шалтыратыгыз. Анда мәрхүмнең фамилиясен, исемен, ничә яшьтә булганлыгын, адресын язып алырлар. Шул адрес буенча мәчеттән мәет юучы бабай килер. Мәчеттән аның телефонын сорап алырга да онытмагыз. Шул ук мәчет вәкилләреннән мәетне юу өчен зарури кирәк-яракларны да сорау мәслихәт.
Тик барлык мәчетләрдә дә ләхет такталары булмаска мөмкин. Әгәр сез мөрәҗәгать иткән иман йортында мондый такталар юк икән, алар аның кайдан алырга булуы турында әйтерләр.
Әле тагын кәфенлек өчен кирәкле ак тукыманы да табасы була. Әгәр ул мәчеттә юк икән, бу хакта мәет юучы бабай белән сөйләшегез. Әлеге бабай сезгә берәр мәгълүмат бирмичә калмас.
Сез мәрхүмнең үлеме турында белешмә алырга да онытмагыз. Кабер казу өчен җаваплы кешеләрне билгеләгез. Бигрәк тә кыш көне җир казуы җиңел эш түгел. Аларга эш өчен түләргә кирәкме? Шуны белешегез. Кабер казыган өчен акча алу тыелмый. Моны истә тотыгыз.
Мәчетнең имамы яисә башка җаваплы кешесе белән җеназа намазын кайчан уку турында сөйләшеп килешегез. Җеназада кеше никадәрле күбрәк булса, мәеткә шулкадәрле яхшырак икәнлеген истә тотыгыз.
Җеназа намазы тәмамлангач, мәетне махсус җайланмада яисә автомобильдә зиратка илтегез. Аны нәрсәдә алып бару зиратның ераклыгына бәйле. Йөгермичә, әмма тиз-тиз атлап, мәетне мәңгелек йортына илтергә кирәк.
Әгәр мәрхүмне туганнары җирләсә, гореф-гадәт буенча аларга үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итегез. Әйтик, аларга ризык әзерләүне үз өстегезгә алыгыз, чөнки моңа вакытлары булмаячак. Әгәр мөмкинлегегез булса, 3 көн эчендә аларның кайгыларын уртаклаша аласыз.
Һәр мөселманның шәригать кушканча җирләнүгә хокукы бар. Моны эшләү безгә фарыз-кифая булып санала. Ягъни, мөселманны җирләү -башкалар өстендәге мәҗбүри гамәл. Мөмкинлеге була торып та, бу эшне берәү дә башкармаса, аның гөнаһысы барлык мөселманнарга да төшәчәк. Ә моннан Аллаһ сакласын!
Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә җеназа намазында катнашкан кешегә Раббыбыз тарафыннан никадәрле зур әҗер-савап бирелүе турында әйтелә. Ә инде мәет җирләүне оештыручыга Аллаһының бүләге нинди буласын күз алдына да китереп булмый.
P. S. Мәетне юу өчен мәчеттән алып торган кирәк-яракларны хуҗаларына кайтарырга онытмагыз.
Абдусабур ХӘЙРЕТДИНОВ

Мои файлы | Просмотров: 672 | Загрузок: 0 | Добавил: PATRIOT | Дата: 28.05.2011

1-10 11-20 21-22