Главная » Статьи » Мои статьи

Ризыгыбыз киң булсын!
 Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанир-раҗиийм. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Дөнья — мәктәп. Аллаһ Раббыбыз — Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәр көн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без — дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп, Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ хозурына кайтырга тиешбез. Беркем дә — баймы ул, ярлымы, зур дәрәҗәлеме, түгелме — җанны үзе теләгән кадәр үзендә тота алмый, Аллаһка кайтарырга тиеш. Җаннарыбызны, кальбләребезне пакьләр өчен безгә Ислам дине бирелде. Бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп. Әмма без, кызганыч ки, гафиллектән чыгарга ашыкмыйбыз, гөнаһ кылудан чирканбыйбыз. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Хәрам юл белән кергән бер сум акчадан баш тарту мең сум сәдака бирүдән хәерлерәк», — дигән иде. Бүген күбебез, нинди юл белән килүен уйламыйча, мал җыю белән мәшгуль. Барыбыз да байлык туплау марафонына чыккан ярышучылар диярсең. Чабып барганда тын кысылган кебек, кайвакыт Аллаһның нигъмәтләре дә кысылып куя. Аллаһ Раббыбыз Корьәни Кәримдә («Шура» сүрәсе, 27 нче аять): «Үә ләү бәсәталлаһүризка лигибәәдиһии ләбәгау фил әрдый үә ләәкий йүнәззилү бикадәрим мәә йәмәгәәә э иннәһүү бигибәдиһии хабиирум бәсыыыйр», ягъни: «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә һәркайсы җир өстендә бозыклык, вә фәсәд кылыр иде, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрнең хәлләреннән хәбәрдардер, кемгә күп ризык тиешле, кемгә аз тиешле икәнлекне дә белүчедер». Күп вакыт байлык һәм дәрәҗә кешеләрнең азуына сәбәп була. Хәзрәте Госман р.г. һәм Габдерахман бин Гауф р.г. сәхабәләр арасында иң бай булганнар, ләкин аларда чиктән ашу булмаган, әмма андыйлар бик аз. Ислам галимнәре әйткәннәр: «Берәүнең ышануы байлык белән камәләткә ирешә, юклык аны харап итәр иде; берәүнеке — юклык белән камәләткә ирешсә, байлык аны харап итәр иде. Берәүнең ышануы сәламәтлек белән камәләткә киләсә, авыру аны харап итәр иде; берәүнеке — авыру белән килсә, сәламәтлек аны харап итәр иде». Иман белән үтү өчен кемгә нәрсә кирәген фәкать Аллаһ кына белүче. Кайвакыт борчылып без кайгырган әйбер безнең өчен нигъмәт була, ә кайвакыт без шатланган, безне сөендергән әйбер безне харап итә. Пәйгамбәребез с. әйтте: «Җәннәткә иң соңыннан байлар керерләр», — дип. Икенче бер хәдисендә: «Бер сәгать авыру — сырхауга, бераз мәшәкатькә сабыр итү — бер ел нәфел гыйбадәттән артык», — диде. Бүген Аллаһ Раббыбыз безгә «кризис» дигән дәресен бирә. Газет- журналларда да,радио- телевидениедә дә, урамда да телдән «кризис» дигән сүз төшми. Бер авыл мәчетенә өйлә намазына кергән идем. Намаз тәмам булгач, бер карт: «Җәлил хәзрәт, син элек экономист булып эшләгән кеше, безгә кризис турында аңлат әле», — дип мөрәҗәгать итте. Бу хакта Рамил хәзрәт Юнысның вәгазен тыңларга туры килгән иде. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Аннан ишеткән вәгазьне дә файдаланып, өлкәннәр соравына җавап биреп карыйм. Нәрсә соң ул кризис? Грекчадан «Аллаһның хөкем итүе» дигән мәгънәне аңлата икән. Безнеңчә әйтсәк — Аллаһ Үзенең нигъмәтләрен кысып куеп, безне уйланырга этәрә, безгә дәрес бирә. Аллаһ җирне, күкләрне һәм алар арасында булган барча нәрсәне безнең өчен әдәм баласы өчен яралтты, акыл нигъмәте белән нигъмәтләп, безне шул байлыкларга хәлифә итеп куйды. «Әләм тәрау әннәллааһү сәххара ләкүм мәә фиссәмәәүәәти үә мәә фил әрдый үә әсбәга гәләйкүм нигъмәһүү зааһиратәү үә бәәтыйнәһ» («Локман» сүрәсе, 20 нче аять). Ә безләрне Үзенә гыйбадәт кылыр өчен, ягъни Җир йөзендә Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәр өчен яралтты. Аллаһ Раббыбыз Үзенең нигъмәтләрен кысып куеп, ризыкны киметеп, безнең дөрес яшәмәвебезне исебезгә төшерә. Нигъмәтләре бик күп төрле: ашарга ризык, эчәргә су бирде, сәламәтлек, тәүфыйк, һидаять бирде, иман бирде, Корьән иңдерде, пәйгамбәр җибәрде. Аллаһның нигъмәтләрен санап чыгу мөмкин булмаган кебек, шөкранә кылып бетерү дә мөмкин түгел, чөнки шөкранә кылу — үзе дә Аллаһның нигъмәте. Бүген кайберәүләр «Ислам — авыр дин, тыюлар күп», — дияргә яраталар. Ә нәрсә тыелган соң, санап карыйк: хәмер, үләксә, бугаз каны, дуңгыз ите, «бисмилла» әйтми суелган терлек ите, урлау, зина, отыш уеннары, риба (процент алу), ялган, гайбәт һ.б.ш. Ә нәрсә рөхсәт ителгән — көннәр буе санасаң да исәбе- хисабына чыгарлык түгел. Бер табында утырганда шундагы ризык төрләрен санарга кушкан идем — кырыкка якын ризык булып чыкты. Ә бу дөнья дигән табын, анда ризык санына чыгарга мөмкин түгел. Ни сәбәп беләндер ризык кимегән икән, әйдә уйланыйк, фикерлик — хатабыз нидә? Бүген дөньяда кризис дип күпләрнең йокысы качты, тынычлыгы китте, бигрәк тә югалтыр әйберләре булганнарныкы. «Стресс кичергән, больницага кергән» дигән сүзләр йөри. Яшәвеңнең бөтен максаты байлык булган икән, байлык кимүне, әлбәттә, кеше начар кичерә. Максат Аллаһ һәм Аның ризалыгы булырга тиеш. Бары Ул гына мәңгелек һәм аның мөлкәте беркайчан да кимеми. «Аллаһ ризыкны киңәйтер, арттырыр, — дигән сүз бар. «Дөнья кризисы» дип артык кайгырырга ярамый, шәхси кризис яманрак. Бер җирең авыртып, урын өстенә мендең, яки тешең генә сызлый, я тырнак астына шырпы керде, ди — берәр нәрсә күзеңә күренәме соң? Өеңдә тәүфыйксыз, юлдан язган балаң бар, бөтен дөнья гөрләп чәчәк атса да, күзгә күренми бит. Шуның өчен, нинди генә борчу — мәшәкать, зыян, авыру килсә дә хаталарыбызны эзләргә һәм тәүбә кылыргы кирәк. Тәүбә кылу ул хатаңны тану, хатаң өчен үкенү һәм кабатламау, кеше хакы катнашкан икән — ул кешенең бәхиллеген алу. Аллаһның рәхмәте шулкадәр киң — ул беркайчан да тәүбә ишеген япмый. Үлгәч, үлемнең билгеләре беленә башлагач, кыямәт билгеләре күренә башлагач тәүбә капкасы ябыла. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Фуркан» сүрәсе, 70нче аять) «Илләә мәң тәәбә үә әәмәнә үә гәмилә гәмәләң саалихәң фә үләәәә икә түбәддилүллааһү сәййиәәтиһим хәсәнәәәт», ягъни: «Берәү гөнаһларыннан тәүбә кылып, Аллаһ ризалыгы өчен гамәлләр кылса, Аллаһ аның әвәлге гөнаһларын изгелеккә алыштырыр», — диде. Уйлап кына карыйк, фикерли белгән кеше бу аятьне еламыйча укый да алмый. Аллаһның нигъмәте бу дөнья белән генә бетми бит, җәннәт нигъмәтләре дә бар. Дөрес, бу дөньяда Аллаһ нигъмәтенең йөздән бере генә күренә, калганы җәннәттә. Тәүбә безгә җәннәткә юл ача, бу дөньяда да ризыгыбызны киңәйтә, тәүфыйк, һидаятебез дә арта. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Берәү тәүбә кылса, Аллаһ ризыгын киң кылыр», — диде. Зур гөнаһлардан да яманрак гөнаһ — тәүбәне кичектерү. Иртәгә, берсекөнгә, киләсе елга, пенсиягә чыккач... Ә ул вакытка кадәр яшәвеңә гарантияң бармы? Юк икән, тизрәк тәүбәгә кил, иман белән дөньядан үтүне кәсеп итә башла, соңга калуың бар. Бүгенге кризисның төп сәбәбе — дөнья экономикасының рибага (банк процентларына) корылуы. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Йәәәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү ләә тәэкүлүр рибәәәә», ягъни: «Әй, иман китергән кешеләр, риба ашамагыз», — дип безне кисәтте. Акча, җитештерү тармаклары аша үтеп продукциягә һәм кабат акчага әйләнергә тиеш. Пәйгамбәребез с.г.в. дә акчаны хәрәкәттә тотарга куша. Әмма бүген күп кешеләр, шул исәптән илебез дә акчаны акчага алыштырып, акча эшләү юлына кереп киттеләр, җитештерү тармаклары читтә калды. Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармагы үз эшчәнлекләрен нормаль алып барырга, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләргә тиеннәр таба алмаганда, «Беткәнне бетерүдә мең савап, дигән шикелле, аларга кредит тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта миллиард сумнар банктан банкка күчеп, бер тиенгә ярамаган кәгазьгә әйләнеп ятты. Бүген банкларда акча беткән, «кризис», — диделәр. Элек җир тарында күпме акча булган — шул акча калды, берәүдә югалган икән, димәк, икенче берәүнең кесәсенә күчкән. Әгәр җитештерү тармакларына салынган булса, яхшы техника, станокларга әйләнеп, бүген халыкка хезмәт итәр иде. Нефть бәясе 150 долларга җиткәндә җирле үзидәрәләргә, муниципаль берәмлекләргә тиешле акчаны бирмичә, «Үз көнегезне үзегез күрегез», — дип, мәктәпләрне, участок шифаханәләрен ябу, авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясен төшерү, шул ук вакытта куллана торган продукция бәяләрен күтәрү — бөтен икътисадның кеше өчен түгел, банклар өчен эшләвен күрсәтә. Банкларның төп функциясе — җитештерү тармагының нормаль эшчәнлеген тәэмин итәргә һәм җитештерү тармагы китергән файдадан табыш алырга тиеш. Товар белән тәэмин ителмәгән акча — акча түгел, буш кәгазь генә. Мәктәпләрне оптимальләштерүне балалар саны кимү белән аңлатсалар, участок больницаларын ябу, район больницаларында кайбер бүлекләрне бетерү өчен нинди сәбәп бар, авыручылар саны кимегәне юк бит. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Җир һәм аннан табылган байлык бөтен халыкныкы», — дигән икән — табылган байлык халыкка хезмәт итәргә тиеш. Шул байлыкның риба юлы белән банктан банкка күчеп йөрүе кризисны китереп чыгарды да инде. Әлбәттә, кеше тәүбә кыла. Эчкән кеше эчкәненә, отыш уены уйнап акчасын оттырган кеше уйнаганына үкенә, тәүбә дә кыла. Халыкта: «Тукран тәүбәсе», дигән сүз бар, шуның шикелле үк күпмедер вакыт үткәч, хатасын тагын кабатлый. Тәүбәләребездә нык тору, хаталарны кабатламау, гөнаһларыбызны ярлыкар өчен Аллаһ Раббыбыз безгә биш вакыт намазны фарыз кылды. Коръәндә: «Иннәссаләәтә тәнһәә гәнил фәхшәәәә и вәл мүңкәр», ягъни: «Намаз кешене бозык, фәхеш эшләрдән саклый», — ди. Пәйгамбәребез с. «Намаз ул — Аллаһу Тәгаләне разый кылу, фәрештәләрнең сөюе, пәйгамбәрнең сөннәте, мәгърифәт нуры, иман тамыры, доганың кабул ителүе, гамәлләрнең кабул ителүе, ризыкта бәрәкәт, бәндәләргә рәхәтлек, дошманнарга, шәйтанга каршы корал, иясе белән үлем фәрештәсе арасында шәфәгатьче, каберендә нур һәм кабырга астында түшәк, Мөнкир белән Нәүкиргә җавап, каберендә Кыямәт көненә кадәр өлфәт һәм аралашыр кешеседер. Мәхшәр мәйданында намаз өстенә күләгә булып әверелер, янә аның башы хозурында таҗ булып әверелер, тәне хозурында киеме булып, алдында йөри торган нур булып, ул кеше белән тәмуг арасында пәрдә булып, янә Аллаһ Тәгалә каршысында мөэминнәр файдасына дәлил булып, янә үлчәүләрдә авырлык булып, сират аша үтү булып, җәннәткә ачкыч булып әверелер. Чөнки намаз ул — тәсбих, хәмед итү, Аллаһны олуглау, янә Коръән уку, янә догадыр. Дөреслектә, гамәлләрнең изгерәге — вакытында үтәлгән намаздыр», диде. Кайсыбыз 50 ел, кайсыбыз 60, 70, 80 ел бу дөньяда яшәгән Һәркайсыбызның хаталары, эшләгән гөнаһлары бар. Берәү дә хатадан хали түгел. Имам Газали хәзрәтләре: «Һәркем үзен тикшерсә, башкаларны тикшерергә теләк һәм вакыты калмас иде», — дигән. Һәркайсыбызның күңел түрендә йөргән, үзәгенә үтеп тора торган хатасы бар, үкенече бар. Бер кеше гел моңсу гына йөргәч, «Берәр борчуың бар мәллә?» — дип сорадым. «Әйе, хәзрәт, әнием озак урын өстендә ятты, хатын эштә булгач, күп вакыт үземә карарга туры килде. Бер көнне: «Ичмасам, үлмисең дә бит», — дидем. Ул безне, ирсез калып, сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр вакытларда күп авырлыклар белән үстерде. Ул вафат булганнан бирле җанымны кая куярга белмим», — диде. Җир йөзендә яшәп, Аллаһның дәресләре белән дәресләнеп, тәҗрибә туплаганбыз икән, ни өчен әле безнең газиз балаларыбыз без эшләгән хаталарны кабатларга тиеш. Шулай булмасын өчен хаталарыбызны танып, күз яшьләре белән: «Раббым, балаларым мин эшләгән гөнаһларны кабатламасын иде», — дип намазлардан соң ник дога кылмыйбыз һәм балаларыбызны намаз иясе итеп тәрбияләмибез. Алар туры юлдан тайпылса, картлыгыбызда бер тыныч көнебез дә булмаячак бит. Бозык эшләрдән саклаучы калкан итеп Аллаһ безгә намаз нигъмәтен бирде. Бүген намаз укырга, балаларны намазга өйрәтергә бөтен мөмкинлекләр бар. Балаларыбызны үзебез эшләгән хаталарны кабатлаудан саклыйк, шуны да эшли алмасак, бу дөньяда яшәүдән ни файда?! Ризыкны арттыра торган тагын бер гамәл — Аллаһка тәвәккәл кылу. Барлык нигъмәтләрнең хуҗасы бары Ул гына икәнен танып, фәкать Аннан гына барлык кирәкләрне сорау. Әлбәттә, Аллаһ дәүләте чиксез, Ул Үзенең сөекле колларына нидер биргәннән аның мөлкәте кимеми. Ул — безнең догаларыбызны Ишетүче һәм җавап бирүче. Әмма без дога кылып сораганда Аның бирүенә һич кенә дә шикләнмичә, ышанып, ихлас һәм саф күңелдән дога кылу кирәк. Фарфор пыяла савыт-саба алганда чиертеп карыйлар. Таза булса, чыңлап тора. Күзгә күренер-күренмәс кенә чатнаган булса, чыңламый. Шуның кебек, «ә бәлки, бирмәс, ә бәлки, ишетмәс», дигән шик һич кенә дә булмаска тиеш. Ибраһим г.с. Аллаһның рәхмәтеннән һич шикләнмәде һәм шуның өчен ут та аны яндырмады. Чөнки ут ул — Аллаһның мәхлугы. Аллаһ теләмәсә, мәълук мәхлукка зыян сала алмый. Ә менә: «Ә бәлки, салыр», дигән шик-шөбһә безне харап итә. Төшенкелеккә бирелүләр, чарасыз калулар, эчүчелеккә бирелүләр Аллаһны танып, аңа тәвәккәл кылмаудан килә. Нинди генә каза килсә дә, Аллаһка тәвәккәл кылырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәк. Әюб г.с.нең 14 балагсы һәлак булганнан соң Аллаһ аңа яңадан 26 бала бүләк итә. Дүртенчесе юл — кәсеп итәргә кирәк. Әдәм г.с. җәннәттән чыгып, җиргә куелгач, ризыкны эшләп табу безгә фарыз була. Аллаһ Раббыбыз аңа игенчелек серләрен өйрәтә. Яз җитә, җирне эшкәртергә, орлык чәчәргә кирәк, сәбәбен иткәч, Аллаһка тәвәккәл кылып, нәтиҗәне сорарга кирәк. Нәтиҗә — Аллаһтан, Аннан гына сорарга, Аңа гына тәвәккәл кылырга, нәтиҗә чыкса, Аңа гына шөкер кылырга кирәк. Әлбәттә, сәбәп итмәсәң, бернәрсә дә булмый, Аллаһ теләмәсә — сәбәп итсәң дә булмый. Бер язда хәйран вакыт яңгыр яумый торды. «Безнең кулдан бар да килә», дигән кешеләр дә мәчетләргә килеп, яңгыр сорап истиска намазы укуны сорадылар. Күп җирләрдә укылды, Аллаһ теләмәсә, яз көне куйган бөтен хезмәт юкка чыгачагына бөтен кеше ихластан ышанды, шуның өчен дә Раббыбыз яңгыр бирде һәм күз күрмәгән уңыш алдык. Яңгырлар декабрь уртасына кадәр дәвам итте, берәү дә туктата да, яңгыр урынына кар да яудыра алмады. «Аллаһ бирер әле», дип хәрәкәт итми яту да дөрес түгел. Бер хәзрәтнең бер мәзәге искә төшә. Аның янына бер студент имтихан биргән ярдәм итә торган дога сорап килә. Хәзрәт: «Рабби зидени гыйльмә», — дип укырга киңәш итә. Өч көннән теге егет үпкәләп хәзрәткә килә һәм әйтә: «Файдасы тимәде, имтиханны биреп булмады», — ди. «Ә син имтиханга әзерләндеңме соң, тиешле китапларны укыдыңмы?» — дигән, «Юк, мин өч көн буе теге доганы гына укыдым», дип җавап бирә хәзрәткә. Ә син өч көн имтиханга әзерләнеп, кергәндә теге доганы кылып керергә иде. Аллаһ уң китермәсә, әзерләнсәң дә уңышлы бирә алмысың», дип аңлатырга туры килә. Әлбәттә, без сәбәп итүчеләр генә, нәтиҗә, әйткәнемчә, Аллаһтан, шуңа күрә биргәненә шөкер итү кирәк. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять) «Үә из тә әззәнә раббүкүм лә иң шәкәртүм лә әзидәннәкүм», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», — диде. Ниндидер нәтиҗә блуган икән, горурлану, мактану һич кенә дә ярамый. «Шөкрана кыл, зәкят бир», — дисәң, кайберәүләр: «Мин аны үзем, үз көчем белән булдырдым», — дип куя. «Мин», дигәнче, «үзем», дигәнче уйлап кара: кай җирең үзеңнеке соң? Кайда идең син, ничек бар булдың? Аллаһ теләмәсә, бер генә әти-әни дә баланы дөньяга китерә дә, сау-сәламәт итеп үстерә дә алмый. Күпме байлыклары булып, калдырырга варислары булмаган гаиләләр азмыни?! Ничек оялмыйча: «Мин моны үзем генә эшләдем», — дияргә кирәк. Аллаһ теләмәсә, алдыңа китергән ризыкны үрелеп ала алмыйсың, ашаганыңны тышка да чыгара алмыйсың. Кайвакыт: «Могҗиза коткарса гына инде», — дибез. Могҗиза түгел, Аллаһ коткарса гына. Кызганыч, без бүген бик аз шөкрана кылабыз. Югыйсә, тормыш элекке белән чагыштырганда начар түгел. 5, 10, 20 ел элек ничек иде дә, бүген ничек? Ашаган ризык, кигән кием, йорт-җир, машина? Бәлки 30, 40 ел элек әйбәт булгандыр?.. Казан урамында берәү зарлана икән: «Хәерчелек чиктән ашты, машина куярга да урын юк», — дип. Шуның кебек без дә гел зарлануда, кемне генә сүкмибез, гаепләмибез. Безнең дә бит Аллаһ каршында вазыйфаларыбыз бар. Аллаһны танып, иман китерү, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗга бару күпмебез үти, кайсыларын үти? Әнә шул вазыйфаларыбызны үтәмәгәнгә күрә Аллаһ безгә вазыйфаларын үтәми торган түрәләрне бирә инде. Фарызларны үтәп, Аллаһ тыйганнардан тыелып, тормышыбызны алып барсак, хәлебез үзгәрер иде. Без бит бәхетне дә: «Ни теләсәң, шуны эшлә, ни теләсәң, шуны ашый алу», — дип саныйбыз. Шуңа ирешә алмасак-зарланабыз. Элек нәрсә бар — шуны ашадык, сәламәт булдык. Бүген балалар ни тели — шуны ашый, шуңа күрә барысы да авыру. Чир әйткән бит: «мин сезгә яраткан әйберләрегез, гадәтләрегез аркылы керермен», — дип. Нәфес артыннан куу сәламәтлекне какшата, гомерне кыскарта. Шуңа күрә байлар, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, нигездә, кыска гомерле, үлә алмасалар, булышырга атлыгып тручылары да җитәрлек. Барына шөкер итеп, Аллаһ кушканча нәфесеңне йөгәнләсәң — менә бу сәламәт яшәү рәвеше була. Дин ул — нәфесне йөгәндә тотарга өйрәтә торган фән. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Канәгать булыгыз — бай булырсыз», — диде. Ризыкны күбәйтә торган тагын бер гамәл — туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Туганнары белән аралашып күркәм мөгамәлә кылу кешенең йөзен нурлы, кальбен чиста итәр, ризыгын киңәйтер, кешеләрдә аңа карата мәхәббәт уятыр. Туганнар белән, дин кардәшләр белән араны өзү йөзне каралтыр, кальбне пычратыр, ризыкны тарайтыр, кешеләрдә нәфрәт уятыр», — диде. Мин кечкенә чагымны искә төшәрәм: 5 м ´ 5 млы өй, өйдә 7 кеше, бозау, 4 сарык бәтие, карават астында 2 оя каз. Шунда ат җигеп күрше авылдан тәтәләр, җизниләр, кодалар килә. Күршедән савыт-саба, юрган, таба алып чыгасың, кунак итәсең. Бүген күп кешенең өе 100 м2 гына түгел, һәркемдә диярлек машина бар. Аш уздырганда да савыт-саба сорап кешегә керәсе түгел. Әмма туганнарга йөрергә, күршенең хәлен белеп чыгарга вакыт юк. Сериаллардагы Родригес, Марианналарның кайгысын уртаклашып, шулар өен борчылып гомер кичерәбез, авылдашларның үлемен дә белми калабыз. Элек мартта сыер бозаулый иде. Декабрьдә бөтен туганнар җыелып, бозау суялар, кич «ит ашарга» диеп җыелалар иде. Хәзер 5 сентнерлы үгез суеп та, туганнарны җыеп кунак итәргә форсат табып булмый. Бу җәһәттән, Аллаһ безгә вәҗиб иткән корбан чалу — нинди күркәм гамәл. Беренчедән, корбан чалып Аллаһка якынаябыз, кушканнарын үтибез. Икенчедән, саваплы ит ашап, авыруларыбызга шифа табабыз, кальбебезне чистартабыз. Өчтән бер өлешен туганнар өлешен — җыелып бергә утырып ашыйбыз, туганнарга илтеп бирәбез, бер-беребезгә корбан ашларына йөрешәбез. Өчтән бере — ятимнәр, мескеннәр, мохтаҗлар өлеше. Аларны сөендереп, Аллаһка якынаябыз. Ризыкны киңәйтә торган тагын бер юл — изге гамәләлр кылу. Нәрсә соң ул изге гамәлләр? Намаз, ураза тоту, мәчеткә йөрү, хаҗ кыулу — болар әле үзең өчен тырышу. Аллаһның газабыннан котылу һәм җәннәт белән өлешләнү өчен. Алар изге гамәл булса да, үзең өчен эшләгән изге гамәл. Аллаһ сиңа бу нигъмәтләрне биргән икән — шөкер итү кирәк, алар белән горурланып җәһәннәмгә элгүең бар. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Күңелендә тары бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәтнең исен дә сизмәс», — диде. Әти-әниеңне тәрбия кылу, туганнарыңа, күршеләреңә ярдәм итү, авыру — сырхауларның хәлен белү, ятимнәргә булышу, үзеңнең остазларыңның хәлен белү, аларга ярдәм итү — менә изге гамәлләр. Әти-әни хакы турында кешеләрне елатырлык итеп вәгазь сөйләү ул бер нәрсә, алар белән тавыш — гауга чыгармый, аларны тәрбияләп бер түбә астында яшәү — икенче нәрсә. Беренчесен бик күпләр булдырса да, икенчесенә күпләрнең ихтыяр көче, сабырлыгы җитми. Ә әти-әни догасыннан да кадерлерәк нәрсә бар?.. Әлхәмдүлилләәһ, бүген күбебезнең тормышлар әйбәт, хөкүмәт пенсия дә биреп тора. Әле без кечкенә чакта гына да әби-бабайлар пенсия алмый иде. «Пенсия», дип 60 нчы еллар башында әбигә 1 капчык, бабайга 1 капчык арыш керттеләр, аларның ул чактагы сөенүләре!.. Бүген бер еллык пенсиягә 1 капчык арыш кына тими бит. Өлкәннәрнең күбесендә ашау-эчү, кием дигән мохтаҗлык юк. Әмма барлык әти-әни дә балалары тарафыннан бер-ике җылы сүз, әз генә игътибар, ягымлы карашка мохтаҗ. Әти-әниләребез исән икән, ул да Аллаһның нигъмәте, безнең өчен җәннәткә юл. Атнага бер шалтыратып булса да хәлләрен белик, игътибарыбызны, матур сүзебезне жәлләмик. Өйләребез иркен, ләкин иман нуры зәгыйфьләнеп, күңелләр тарайды, суынды. Бер-беребезгә җылы сүз әйтә алмыйбыз. Аралар өзек, мөнәсәбәтләр суык. Югыйсә, әти-әнинең хәлен белү — балалар өчен вәҗиб. Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру — сырхаулар, мохтаҗлар, ятимнәр янында булам, миңа якын буласыгыз килсә, аларга якын барыгыз», — ди. Күренекле остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматов авырып киткәч, хәл белергә бардым. Борисковадан Роберт исемле дин кардәшебез атна саен атнакич килеп, хәзрәтне юындырып, чәч-сакалларын төзәтеп китә икән. Ул аның туганы да, шәкерте дә түгел. Менә хакыйкый изгелек нинди була! Ул кардәшебезгә Аллаһның рәхмәте булсын, бүгенге көндә шундый дин кардәшләребез булу — зур сөенеч. Хакыйкатьтә, мохтаҗлыкка төшеп, сиңа ярдәм сорап килүчеләр — Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр. Җавап бирмәүче — Аллаһның рәхмәтеннән ваз кичүче. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Бирер әйберегез булмаса, йомшак сүз белән юатыгыз», — диде. Бүген кешеләр эшләрен югалтып, авыр хәлдә калганда, төрле бәла-казалар килгәндә ярдәм итү бигрәк тә мөһим. Зәкят, гошерләребез дә авыру — сырхаулар, мохтаҗлыкта булучылар, толлар, ятимнәр, дин юлында тырышып хезмәт итүчеләр өчен. Аларга ярдәм итү үзең өчен генә тырышу түгел, үзеңнең нәфесеңнән арттырып, кешеләргә ярдәм итү була. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел», — диде. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Инширах» сүрәсе, 5, 6 нчы аятьләр). «Фәиннә мәгәл гүсри йүсра, иннә мәгәл гүсри йүсра», ягъни: «Дөреслектә, файдалы булган авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», — диде. Аллаһның хәерсез эше юк, фикерли белгән кешегә һәр нәрсә артында хәер бар, шуңа күрә дә кризис дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзебез зарланганча, ярлы икәнбез, безгә кризис бөтенләй янамый, юк байлыкны югалтып булмый, борчылабыз икән — димәк, нәрсәбездер бар. Бер дустым: «Бик борчылам, проблемалар күп, стресстан интегәм, компаньеным больницага да керде, бер юата торган сүз әйт», — дигәч. Иң зур проблемалар да мактаулы некрологтан яхшырак», дигән идем. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Табигать — Аллаһның гаиләсе, аңа файда китерүче — Аллаһның рәхмәтен алучы», — диде. Изге гамәлләр ул әле кешеләргә эшләгән изгелек кенә түгел, ә һәр җан иясенә, һәр мәхлукатка, һәр үсемлеккә сак караш. Бүген «экология» дип күп сөйләшәлр. Безгә экологик контроль түгел, иман җитеп бетми, бөтен эколоия шушы хәдискә сыеп беткән. Урынсызга бер генә җан иясен үтерергә, бер генә үсемлекне өзәргә, агач ботагы сындырырга ярамый. Бигрәк тә сулыкларга игътибар кирәк. Диңгез кырыенда тәңарәт алсаң да, авыз чайкаган суны да диңгезгә төшерәсе түгел. Алаһ табигатьне безнең өчен яралтты, табигатьне саклау — шулай ук изге гамәл. Исән-сау икәнбез, сәламәтлек бар икән — тагын ни кирәк?! Ризыкны Аллаһ бирүче, Аңа гына тәвәккәл кылып, Ул кушканча яшәргә тырышыйк. Гөнаһлага тәүбә кылсак, намазны торгызсак (бигрәк тә җәмәгать намазын), Аллаһка тәвәккәл кылсак, тырышып хезмәт итсәк, булганына шөкер итсән, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәлә кыпсак, ятимнәрне, мескеннәрне, фәкыйрьләрне, авыруларны зиярат кылсак, аларга ярдәм итсәк, Инша Аллаһ, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтер, кризистан котылу юлларын насыйп итәр. Изге эшләребездә бер-беребезгә ярдәмче булып Ислам динендә яшәргә, дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллааһү мүхәммәдәррасүлүллаааһ»«, — дип иман белән үтәргә һәм Аллаһның җәннәтләрендә очрашырга насыйп булсын. Әмин.
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Категория: Мои статьи | Добавил: PATRIOT (22.06.2015)
Просмотров: 158 | Рейтинг: 0.0/0