Главная » Статьи » Мои статьи

Һәр ялтыраган алтын түгел!
Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә: ("Рум” сүрәсе, 22 нче аять) "Үә мин әәйәәтиһим халькуссәмәәүәәти үәл әрдый үәхтиләфү әлсинәтикүм үә әл үәәникүм, иннә фии зәәликә лә әәйәәтил лилгәәләмин,” – ягъни "Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлиллләр бардыр,” – диде. Телләрнең төрле булуы Аллаһның дәлилләреннән булгач, димәк телне саклау ул Аллаһның дәлилләрен саклау булып тора. Шуның өчен дә ана телебезне, туган телебезне саклау – һәркайсыбызның изге бурычы. Телебезне саклау өчен иң беренче чиратта динебезне саклау кирәк. Узган гасырда халкыбыз динсез яшәп карады. Динсезлекнең әдәп-әхлак мәсьәләсендә, тел мәсьәләсендә никадәр фаҗига ясаганын бүген исбатлап торасы юк. Кызганычка каршы әле бүген дә сәхнәләрдә җырлап-биетеп кенә милли аңны уятырга маташу бара. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңларга вакыт җиткәндер инде. Безнең бөтен гореф-гадәтләребез, яшәү рәвешебез, ризыкларыбыз дин белән бәйле. Дин булмагач, ашаган ризыкта, кигән киемдә, яшәү рәвешендә рус милләте белән ике арада аерма клмый, алар да яланбаш - без дә, алар да дуңгыз ашый - без дә, алар да аракы эчә - без дә. Шуның өстенә катнаш мәктәпләрдә генә түгел, татар мәктәпләрендә дә русча укытуны да өстәсәң – ике милләт арасында аерма калмый. Менә шушы сәбәпләр икенче зур фаҗига – катнаш никахлар фаҗигасенә китерә дә инде. Бүген 40 проценттан артык егетләребез, кызларыбыз катнаш никахта тора. Иң аянычы – ул никахтан туган балаларның күпчелеге безнең милләт кешесе була алмый. Чөнки без илебездә милли азчылыкны тәшкил итәбез. Безнең шартларда катнаш гаиләләрдә генә түгел, бертөрле гаиләләрдә дә телне һәм динне саклау җитди мәсьәлә булып тора. Советлар илендәге 1979 нчы елгы халык санын алу вакытында үзбәкләр татарларны сан ягыннан узып китеп, руслар, украиннар, беларуслардан соң дүртенче урынга менде. Әле ул вакытта алар татарлардан әз генә артык иде. Бүген инде алар татарлардан 5 тапкыр артык. Сан ягыннан татарларны уннарча милләт үтеп китте. Барысы да динсезлек һәм катнаш никах нәтиҗәсе Коръән китап әһеленнән булганнарның кызын алуны тыймый. "Янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннар хәләл булды, әнә шундый хатыннарга мәһәрләрен биреп никахланыгыз. Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны, ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез!” ("Маидә” сүрәсе, 5 нче аяттән өзек). Ләкин рөхсәт ителү әле ул эшләргә дигән сүз түгел. Аллаһ Раббыбыз талакны да рөхсәт итә, әмма бу аерылырга тиеш дигәнне аңлатмый. Әлһәмдүлилләһ, бүген дин тотарга мөмкинлек бар. Дин иреге Конституциядә беркетелгән. Әмма телеизордан көн-төн христиан дине рекламаланганда, ислам диненә пычрак атканда, милли һәм дини азчылыкны тәшкил иткәндә, катнаш гаиләдә ислам диненә нинди мәхәббәт тәрбияләп була икән.Барлык тарих китапларында, тарихи фильмнарда татарларны явыз, вәхши итеп күрсәткәндә катнаш гаиләдә үзеңнең татар ата-бабаларыңа нинди хөрмәт тәрбияләп була икән. Районыбызның 70 еллык юбелеенда Сахалин губернаторыннан килгән котлауны укыдылар. Алып баручы: "Безгә Сахалин губернаторы Фәхретдинов Игорь Павлович "Әхмәтгәрәй улы котлау җибәргән,” – дип, игълан итте. Шуның кебек ул балалар әти-әнисенең исемен әйтергә дә ояла бит, нинди монда милли яки дини тәрбия. Бүгенге көндә без ислам дәүләтендә яшәмибез, милли азчылыкны тәшкил итәбез, катнаш никахлар бик күп төрле проблемалар тудыра, Бу бигрәк тә балаларга дини һәм милли тәрбия мәсьәләсендә кискен чагыла. Проблема туй вакытында ук башлана, нинди телдә сөйләшергә, нинди җыр җырларга... Бала туа – исем кирәк. Иң акыллы дигән маржаның да татар исемен куясы килми. Егетнең әти-әнисе мулла чакырып бер интернациональ исем куйдыралар, куп очракта әле ул рус исеме була. Яшьлек кенә түгел картлык та бар, яшәү генә түгел үлем дә бар. Менә берничә мисал. Бала үлә. Егетнең әти-әнисе туган авылларында кабер казыталар, мулла чакыралар. Килен елап әлеге каберне күмдереп, христиан зиратына үз йолалары буенча җирләттерә. Киленне дә гаепләп булмый. Ир дә, аның әти-әнисе дә кеше бит. Кем гаепле – катнаш никах гаепле... Автокатастрофада ирле-хатынлы вафат булдылар. Хатыны татар иде, дини мәҗлесләрдә катнашып, авылына кайтып йөри иде. Егетнең әти-әнисе хатынның гәүдәсен әти-әнисенә бирмәделәр, христиан йоласы буенча рус зиратына күмделәр. Менә бу тормыш бит. Әлбәттә, бер йортта икесе ике дин тотып яши ала, бу да рөхсәт ителгән. Рухи бергәлек булмаганда, җенси бергәлек кенә әле ул тормыш түгел. Балалар ни эшләргә тиеш?.. Картайгач бит кешеләр рухи бергә булганда гына бәхетле картлык кичерә алалар. Мине бер елны урыс арасындагы бер шәһәргә алып киттеләр. Мин анда 3 көн кунак булдым, милләттәшләр белән очраштым, вәгазьләр сөйләдем. Биш гаиләдә кунак булдым. Иң аянычы шул – 5 гаиләнең 4сендә әби-бабай һәм маржа килен белән балаларын куып чыгарган малай. Ул малайга инде 50дән артык. Без сөйләргә яратабыз, фәлән җирдә фәләнчә татар яши, дип. Ләкин әнә шул 70-80 яшьлек картлар, аларның 50-60 яшьлек балалары үлеп бетсә, алар урынына кем кала? Бу безнең фаҗигабыз түгелмени? Без монда битараф калырга тиешме? Төрле милләтләргә уңга-сулга таратырлык байлыгыбыз, балаларыбыз бүген шулкадәр күпмени? Безгә бу афәтне аңларга һәм балаларыбызга аңлатырга вакыт җитмәдемени? Бу фаҗигане халкыбыз үзенең "Чура батыр” дастанында ачып салган иде инде, укымаганнарга укырга киңәш итәм. Кыскача эчтәлеге: ...Чура батырны җиңүче табылмагач, дошманнар күрәзәчегә баралар. Күрәзәче аларга:”Аны марҗадан туган бала гына үтерә ала,” – ди. Чура батырны бик чибәр рус кызына өйләндерәләр һәм шул никахтан туган бала аны үтерә. Дастан "Батыр үлеме марҗадан” – дип тәмамлана. Шул сәбәпле Совет заманында ул тыелган иде. Дин бер булмауның кимчелеге Сөләйман пәйгамбәр кыйссасында да чагылыш тапкан. Ул заманда Сөләйман пәйгамбәр шәригатендә кәфер хатынга да никах рөхсәт ителгән. Ул бер кәфер хатынга никахлана. Күпмедер яшәгәч хатын аңа әтисенең сурәтен ясарга куша һәм әтисенең сурәтен ясагач, бер бәйрәмдә шул сурәткә корбан чалуын үтенә. Сөләйман пәйгамбәр шаярып кына, хатынның күңеле булсын дип, бер чикерткә корбан китерә. Шул хатасы аркасында йөзеген һәм патшалыгын югалта. Хатасын аңлап тәүбә кылгач кына йөзеге һәм патшалыгы кире кайта. Дәүләтебез юк, динебез бар диярлек үк түгел, телебез бетеп бара – тәүбәгә килергә вакыт җитмәдеме? Бар нәрсәбез дә беткәч, тәүбәгә килергә соң булыр. Әти-әниләр барыбыз да балаларыбызның бәхетле булуын телибез. Алар бәхетле булсын дисәк, иң элек балаларыбызга ислам тәрбиясе биреп, аларны хак мөселманнар итеп үстерик. Аларга дөрес тәрбия бирә алсак, иманлы, намазлы итеп үстерсәк, хәрам ашатмасак, күп проблемаларыбыз үзеннән-үзе бетәр. Без вәгазьдә: "Балаларыбызның катнаш никахына булдыра алган кадәр каршы торыгыз, ризалык бирмәгез,” – дигәч, бер ханым: "Әгәр яратса?” – дип сорау бирде. Мин: "Ирең эчәргә яратамы? Яратса, көн саен эчәргә дип акча бирәсеңме?” – дип сорадым. Ул хатын: "ярата дип, эчәргә акча бирергә мин тиле түгел бит?” – диде. Димәк, һәр ялтыраган хәерлегә илтми. Үз дәүләте булган, анда ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә булган, мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән җирдә катнаш никах ул кадәр үк куркыныч түгел. Чөнки андый җирдә катнаш никахтан туган балалар ислам тәрбиясе алалар һәм шул дәүләт телендә сөйләшәләр. Соңгы вакытта Әхмәт Шаһинның матбугат битләрендә чыккан "Сөйгәнең рус булса” , "Инсан һәм дин” дигән китапта "Катнаш никахлар, аңа мөнәсәбәт нинди булырга тиеш” дигән мәкаләләре халык арасында ризасызлык тудырып, минем адреска да күп хатлар килде. "Ни өчен ул катнаш никахларны пропагандалый?” дигән борчулы сорау куялар. Ләкин шуны онытмаска кирәк, автор Төркия күзлегеннән карап фәтва биргән, ул безнең өчен туры килми, Мөселманнар күпчелек булган җирдә ул өммәтне арттыру булып торса, безнең шартларда өммәтне бетерү булып тора. Коръән мөселман егетләренә христиан яки яһүди кызларына никахлануны тыймый. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Һәркайсыгыз көтүче һәм һәр көтүче үз көтүе өчен җавап бирә,” – диде. Ирләр үз гаиләләре өчен җаваплы. Бүген күпчелек яшьләребезнең гаиләсен, бигрәк тә катнаш гаиләне, ислам кануннары буенча алып барырлык белеме дә, сәләте дә юк. Күп очракта алар агымга эләккән йомычка кебек кенә. Шул агым аларны ярга чыгарып атканчы агып баралар. Милләтебезнең демографик хәле дә бик авыр. Егетләребез христиан кызы алгач, кызларыбыз кияүсез кала, яки христиан егетенә чыгарга тиеш була. Шәригать буенча бу катгый тыелган, Шул сәбәпле бүгенге көндә 4 мәзһәбнең дә күпчелек галимнәре мөселманнарның христиан, яһүди кызларына өйләнүләрен хупламый (Ш.Галәветдинов: "Он и она” 1 китап, 98 бит) Тугры халифәләрнең икенчесе Гомәр р.г. үз вакытында катнаш никахларны тыйган һәм хатыннары ислам дине кабул итмәгәнгә хатыннарына талак кыларга кушкан. Әлеге галимнәр Гомәр р.г.нең сүзләрен дәлил итеп алганнар. Хәнәфи мәзхәбендәге аерым галимнәр мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән җирләрдә катнаш никахларны хәрам дип игълан итәргә дә чакыралар, чөнки бу никах бик күп мәсьәләләрдә каршылыклар тудыра, бигрәк тә дәүләт христиан яки дөньяви кануннар буенча яшәсә. Ир үлсә, христиан динендәге хатынга мирас та тими. Ләкин дәүләт законы буенча ул алай хәл ителми. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, мөселман егетенең христиан яки яһүди кызына никахы тыелмаган, ләкин гаилә ислам кануннары буенча яшәргә тиеш. 1. Ир гаилә башлыгы булып, аның шәригать кануннары буенча дәрәҗәсе сакланырга тиеш; 2. Хатынның киләчәктә ислам динен кабул итүе хәерле; 3. Балалар Коръән һәм сөннәт буенча тәрбияләнергә тиеш һәм алар бер Аллаһка гына иман китереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.не танырга тиеш. Иң әйбәте – никах укылганчы кыз бала ислам динен танып, шәһадәт кәлимәсен әйтсә; кияүгә чыкканчы әйтмәсә, чыккач аны үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Катнаш никах мәсьәләсендә күренекле язучыбыз, хөрмәтле Туфан абый Миңнуллинның "Здравствуй, килен” дигән бик гыйбрәтле һәм фәлсәфи хикәясе бар. Аны ксерокстан чыгарып һәр татар өендә сакларга кирәк. Катнаш никахның нәрсә икәнен, беркемне дә үпкәләтмичә, моннан да матур итеп биреп булмыйдыр. Рәхмәт сезгә, Туфан абый! Аллаһ Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга тәүфикъ-һидаять биреп, үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Гаилә корганда уйламаган ашыгыч адымнар ясап, балаларыбызны бәхетсез булудан сакласа иде.
 Җәлил хәзрәт Фазлыев
Категория: Мои статьи | Добавил: PATRIOT (22.06.2015)
Просмотров: 151 | Рейтинг: 0.0/0