Туган авылым.
Җир бизәге – туган авылым белән
Мактанырга минем хакым бар;
Үксез калгач, газап кичергәндә,
Кулын сузган изге халкым бар.
 Бөтен уем, эшем сиңа, авылым,
Мин гомергә сиңа бурычлы;
Синең безне сөю кайнарлыгың
Эретерлек алмаз, корычны.
Сусап үләр идем, чишмәләрнең
Мин шифалы суын эчмәсәм,
Басуыңның иген исен сулап,
Икмәгеңне ашап үсмәсәм.
Тугачтын да күктән кояш нурың
Бишегемә көлеп караган;
Һаваң биргән күзгә зәңгәрлеген,
Җирең манган чәчне карага.
 Назлы җилең үс дип иркәләгән,
Язың җәйгән яшел юрганын,
Төннәреңдә аең маяк булып
Юлларыма сипкән нурларын.
Мине кызың итеп үстердең син,
Анам кебек булдың ягымлы,
Саф күңелдән мең кат рәхмәт әйтәм
Хәтерлим дә бала чагымны.

Садыкова Алинә, 8 сыйныф.
 
***
Тәтеш, Лаеш, Мамадыш.
Борын заман патша булган.
 Аның булган өч улы.
Тәтеш, Лаеш һәм Мамадыш, Һәрберсенең үз юлы.
Тәтеш – олы ул буларак
Алдан чыгып киткән ул.
Әтил суы аккан ярга
Үз кирмәнен корган ул.
Кече улы Мамадыш та Еракларга китмәгән.
Үз бәхетен бик тиз тапкан,
Сөйкемле яр күзләгән.
Иң сөйгәне улларының,
Уртанчысы – Лаешы,
 Киң урманлы һәм елгалы
Яр сайлаган бу якны.
 Чулман диеп исем куйган
Мул сулы бу елгага.
Иген иккән, балык тоткан.
 Даны киткән елларга.
Зиятдинов Ирек, 11 сыйныф
 
* * *
Кама буенда.
 Кама елгалары якты
Матур таңнар туганда.
 Мин сөенәм, мин бәхетле
Туган җирем булганда.
 Күңелемә минем якын
 Урманнарың – кырларың,
Кырларыңда тырышып эшли
 Көчле батыр улларың.
 
Гәлләметдинов Ришат, 11 сыйныф
* * *
Туган ягым!
 
 Туган ягым!
Күземне йомсам әгәр
 Су буйларың баса каршыма,
 Аякларым каршы атлый сыман
Дулкыннарның моңлы тавышына.
Җир йөзендә әллә ничә төрле
Матур-матур җирләр булса да,
 Минем өчен туган ягымнан да
Матур яклар юк бу дөньяда.
Туган яктан да кадерлерәк
Нәрсә бар соң бу җирдә?
Кайда гына булма, кайда гына йөрмә,
Күңелемнең тора түрендә.
Алыштырмас идем
Туган җирне
 Дөньядагы һичбер дәүләткә,
 Теләгем шул минем--бар кешегә
Туган якта гомер итәргә..
Сибгатуллин Гәдел, 7 сыйныф