Туган авылым—Имәнкискә.

Туган ягым... Төптәнрәк уйласаң, бу ике сүздә никадәр тирәнлек, киңлек, бөеклек салынган. Туган як... Бу—иксез-чиксез хөр Татарстаным киңлекләре, бу—инде күңелемә сеңеп, ярату хисен тудырган Лаешым, бу—һәрвакыт горурлык белән "Без—Имәнкискәлеләр” дип күкрәк сугарлык туган авылым. Һәр өчесе якын, һәр өчесе үз күңелгә! Ләкин, шулай да иң якыны, сөеклесе, әниеңдәй үз иткәне—ул минем туган авылым—Имәнкискәм. Кайчандыр монда килеп төпләнгән, үзенең тормышын, гомерен шушы җирләргә беркеткән ерак әби-бабаларыма мең рәхмәт. Республикабыздагы иң матур урыннарның берсен үз иткәннәр, тарихларда укып сөйләрлек үз эзләрен калдырганнар. Ерак бабам, еллар аша сиңа, синең бөек рухыңа дәшәм, рәхмәт сиңа! Шигырьдәй, җырдай матур исем сайлагансың бит син авылым—Имәнкискә. Килер буыннар да имәндәй нык, көчле рухлы, сәламәт тән һәм сәламәт акыллы булырлар дип хыялланып, үзең дә имәндәй нык булганга кушкансыңдыр син аны. Бәлки чындыр да, кеше әллә ничә гомер яши диләр бу дөньяда. Бәхәсләшмим, чындыр. Чын булмаса, ничек итеп минем күз алдыма иксез-чиксез кырлар, болыннар, тау башына салынган крепостьлар, манаралар, анда яшәгән кешеләр, дөресрәге, ерак әби-бабаларым, аларның тормышлары күз алдымнан кино кадрлары кебек узар иде. Уйларым белән бер үзем калырга теләсәм, мин су буена төшеп, су өстен, болытларны, еракта күренеп торган Сыерчык тавын карап утырырга яратам. Күз алдымда--Сыерчык тавы: бу тарихи Имәнкискә шәһәрчеге урыны, тарихи курган. Аның күтәрелмәле күперләре, Карвансарайлары, базарлары. Бөек Болгарга баручы Карван юлы шушыннан узган, Имәнкискәдә бөек шәһәргә баручылар соңгы төннәрен уздырганнар. Чулпыларын чыңлатып сылу кызлар суга барган, имәндәй ир-атлар тормыш иткәннәр, иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр. Өйләр, урам-нар төзек булган, чөнки безнең халык һәрвакыт чисталыкны яраткан. Балчыктан ясалган чүлмәк савыт-сабалар зур купшылык белән аерылып тормаса да, нык, таза булган. Иген кырларында күкрәп иген уңган, чөнки бабамнар инде шул чакларда ук өчле басу системасын булдырганнар. Олыны олы, кечене кече итә белгән халкым. Кич җитүгә моңлы азан тавышы, хайваннарның тук күшәве, Карвансарайдагы дөяләрнең арып көрсенүләре ишетелеп торган. Тормышның бөтен рәхәтен белеп яшәгән халкым. Әкренләп көн сүрелгән, туган җиремә тынычлык, иминлек теләп, төн җиткән. Кояшның беренче нурлары белән тагын дөнья уянган, тагын шау-шу тулы, мәшәкатьле һәм шул ук вакытта бик теләгән тормыш дәвам иткән. Инде ничә гасырлар узган, ләкин әледән-әле шушы вакыйгалар һаман күз алдыма килеп, мине хыялымда гел үткәннәргә алып китәләр. Хәтер күреп кенә түгел, ишетеп тә барлыкка килә бит, шуңа күрә, белгәнннәреңә таянып, күз алдына китерүе авыр түгел. Еллар узган авылым да элеккеге урыныннан төньяк—көнчыгышкарак авышкан, тагын да сихрирәк булып яши башлаган. Күз алдыгызга гына китереп карагыз әле, --бер ягы калын урман, бер ягы иксез-чиксез болынлыклар чолгап алган уртача зурлыктагы авыл, түбәләре салам булса да, шактый төзек йортлар. Зур урман, Тау башы урамы, Аргы оч, Бирге оч, авылның өченче ягында әрәмәлекләр, әзрәк кенә арырак күлләр тезелгән: Киндерле күл, Зур күл, Кече күл, Балыклы күл, Төпсез күл, Мунчала күле. Бу күлләр халыкны балыклы да, мунчалалы да иткәннәр, болынлыклар исә җиләктәй хуш исле печәне белән, кара җиләге, мүк җиләге, бөрлегәне, карлыганы, юасы белән нинди ачлык елларда да халкымны саклап калганнар. Әбиемнең сөйләве буенча, кич җитүгә, авылның яше-карты күл буйларына, болыннарга чыгып, ял итәргә, көймәдә йөрергә, гармун-тальян сузып, җырларга яраткан. Авыл рәхәт шау-шуга күмелгән. Юк, гел алай бәхетле шау-шуларны гына хәтерләми авылым. Аның хәтерендә кара елларда, аларны михнәтле авазлары да ишетелгән, чөнки авыл аша Ырынбур (Оренбург) юлы узган, ә бу юлдан узганнарның бәхетле җыры түгел, ә бәлки богау чыңы, богау җыры ишетелгән. Монгол яулары җимергәч, бу юлдан Бөек Болгар халкы Яңа Казанга качкан; Казан ханлыгы җимерелгәч, Явыз Иванның камчыларыннан качып, халкым, киресенчә, Казаннан Чулман аръягына күчкән. Яңа режимга каршылар бу юлдан богауларын чыңлатып, Себергә озатылган; күпме декабрист, күпме революционер, ә аннан соң инде күпме репрессиягә дучар булган күпме халык "Лаеш шулпасын” чөмергән. Ләкин халкым һәрвакыт аң-белемгә омтылган, яңалыкны үз иткән. Революциягә кадәр авылыбызда 6 мәхәллә, 6 мәчет, 6 мәдрәсә булган дип сөйли иде бабам. Бу бит һәр зур урамның үз мәктәп-мәдрәсәсе булган дигән сүз. 1905 елгы революциядән соң ук дөньяви мәктәп оешкан. Аның беренче укытучысы да бабамның абыйсы булган. Бүгенге көндә безнең авылдашыбыз Америка дәүләтенең югары уку йортында физика буенча белем бирә икән, ничек бу авыл халкын надан дисең инде, ә горурланырлык нәрсәләр бар. Минем әнием бу авылга 1977 елны, университет тәмамлагач, пенсиягә чыккан укытучы урынына эшкә килгән. Мәктәп бу вакытта иске бинада, сигезьеллык булган бу авылның үз кешеләреннән чыгып, укытучы булып эшләүчеләр ул чакта ике генә булса, (никтер күбесе башка җирләрдә эшләгәннәр) ә хәзер мәктәбебездәге 22 укытучының икесе генә килгән кешеләр, 30 лап укытучы башка мәктәпләрдә һәм төбәкләрдә эшлиләр. Мин дә киләчәктә белемле кеше булып, ерак бабамнар рухына тап төшермичә, туган авылыма, туган халкыма хезмәт итәргә хыялланам. Күп еллар узгач, минем кебек кемдер, үз халкының үткәне белән горурланырлык булсын дип, гомерем буе тырышачакмын. Хәзер бигрәк тә зур мөмкинлекләр ачыла бит кешегә. Мәктәпләрдә төрле фәннәр кертелә, үз туган телендә рәхәтләнеп белем алып, тагын да үз телеңдә аны баета аласың. Хәзер инде бөтен уку йортларында да татар телендә белем алып була. Халкым белемлерәк булган саен татар милләте көчлерәк, бөегрәк булачак. Һәр татар кешесе, күкрәк киереп, горурланып "Мин бөек татар халкы вәкиле” дип әйтә алырлык көннәр килүенә мин ышанам, чөнки республикам инде хәзер яшәү өчен алтынчы елын армый-талмый эшли. Килер бер көн, бөек халкым үз Республикасы, үз районы һәм бигрәк тә үзенең туган авылы белән хаклы рәвештә горурланачак; республиканың шушындый гүзәл почмагында яшәвенә сөенәчәк...Чәчәк ат, туган авылым!..
 
Гаянов Рубин язмасы
 
 
 
Чал дулкыннар авазы…
Суга салыйм сагышларым ,
Суга салыйм борчуларым
Җилгә бирим уй-зарымны
Җилгә очсын авыруларым
Чулман суы – мәңгелекнең
Син көзгесе ,
Гасыр кызы,
Күпне күргән, кешеләрнең
Таянычы булган , ахыргысы.
Күпме гомерләр киселгәнгә
Шаһит булган ,
күп тәннәрне
Агызганнар сиңа салып ...
Аз булдымы тетрәнгәнең ?!
Баш иямен, чал дулкыннар
Сезнең бөек дан алдында
Сездәгедәй чыдамлык һәм
Сабыр сорыйм бер ходайдан.
Зиятдинова Ф. Ф.
 
Дулкыннар ... Кабат сезнең янга килдем мин. Бер – берегезгә бер дә охшамагансыз сез, йөгерек дулкыннар. Ярга киләсез дә кабат үзегезнең туган өегезгә кереп яшеренәсез. Әйтесең лә миннән качасыз, нәрсәнедер яшерәсез , ниндидер серегез бар кебек . Серле шул сез. Бик күп вакыйгаларны үзегездә яшереп тотасыз, ә бит сөйләшә алсагыз , миңа бөек тарихның серле сәхифәләрен ачар идегез. Эх, сезне!  Шушы мәһабәт имәннәрне кисеп, борынгы бабаларым авылга нигез салганнар. Исемен дә Имәнкискә дип атаганнар. Әлеге  авыл барлыкка килгәнче, монда төрле кабиләләр яшәгәннәр. 3-5 йөзләрдә әлеге кабиләләрне кысрыклап, фин-угор кабиләләре килеп урнашкан. Җирле халыклар белән кушылып , матур тормыш корып җибәргәннәр. 6 йөзләрдә ныклап Имәнкискә шәһәрчеге формалашкан. Халкымда авылым турында бик матур риваять яши. Имеш, беркөнне бу җирләргә пәһлевандай гәүдәле Имәнкол атлы бер кеше килеп чыга. Өлкән улына ул үзенең исеменә якын китереп, имән кебек, аның кискәсе кебек нык булсын дип, Имәнкискә дип ат куша һәм шушы улын авылга төплндереп калдыра, ягъни нигез сала. Менә күпме сер яшеренгән бу җирләрдә.  Ә хәзер бу җирләрдә сезнең шау гына ишетелә. Җитез дулкыннар! 1956 нчы елда Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, болынлыклар, әрәмәлекләр су астында калалар.Ә хал-кымның күңел төбендә алар әле нәкъ эллекегечә сакла-налар. Су буеннан күтәрелеп менү белән, олы юл аша чыгасың. Тыз-быз машиналар йөрешә. Берсе уза, икен-чесе... "Бәхетледә соң бу авыл халкы, табигате нинди ма-тур, олы юлы да бар. Суын да кара әле. Диңгез бит бу.” Узган – барган кешеләр гел сокланып әйтәләр бу сүзләрне. Олы юл гел алга әйди. Юл буенча барсаң, бәхетеңне табарсың кебек. Әмма гел бәхетле кешеләр генә узмаган шул бу юл-лардан. Анның хәтнрендә кара еллар да, аларның мих-нәтле авазлары да ишетелгән , богау чыңы,богау җыры күмгән бу юлланы. Ырынбург (Оренбург) юллыннан, монгол яулары җимерелгәч,Бөек Болгар халкы Яңа Казанга качкан; Казан ханлыгы җимерелгәч, Явыз Иванның камчыларыннан качып, халкым, Казаннан Чул-ман аръягына күчкән. Яңа режимга каршылар бу юлдан богауларын чыңлатып, Себергә озатылган; күпме дека-брист, күпме революционер, ә анан соң күпме репрессиягә бучар булган күпме халык "Лаеш шулпасын” чөмергән. Ә бервакыт шушы юлдан авылга атлы кешеләр килеп кергән, Авыл халкы сагаеп калган : " чукындыручылар түгелме” ?! Алар каршына ипи тозларын , иконаларын күтәреп. Аргы очтагы өч рус гаиләсе килеп чыккан. "Монда урыслар яши икән,-" дип тегеләр кире китәргә ганнар. Имәнкискәдән дүрт–биш чакырымда урнашкан Мирәтәк авылына юл тотканнар. Әлеге авылда хәзер керәшеннәр яши. " Мулла абзыйның сүзләре рас килде бит!”- дип халык шаккаткан. Кайчандыр шушы урыс гаиләләре авылыбызга килеп урнашкач , берничә аксакал муллага барганнар ,янәсе, куып җибәрергә кирәк бу урысларны. " Яши бирсеннәр, алар шуннан артмаслар да кимемәсләр дә "- дигән мулла абзый. Ничек шулай дөрес әйткән,хәзерге кәндә дә алар өч гаилә булып яши бирәләр алар. Чын татарлар булып дөньяга килүебез белән бәлки без аларга бурычларлыдыр?!Моны сез генә беләсез шул, чал дулкыннар! Олы юл күңелсез хәтирәләрне дә саклый үзендә . Яшьлегенә сөенеп . тирә -юньдәгеләрне сөендереп яши иде ул. Алмаз,дип яратып исәнләшәсе аның белән халкым. " тиздән мәктәпкә керәм,” – дип йөри иде Әлфис Чәчәк кебек өзелде аларның гомерләре шушы юлда. Олыларның сүзе – алтын. Ләкин... Авыл эчендә узган юлны күтәрткәндә шактый күп туфрак , балчык кирәк була. Авыл картлары каршы чыгалар: " Бу изге җирләр, ярамас,” – диләр. Ләкин кешене кеше тыңлый торган замана булмый, ахры, туфрак шуннан алына. Алынган туфрак өч җиргә туры килә: Чырпы борылышына, Яңа зират артына, авылның тагын бер урынына. Картлар әйтүе юш килә: бу урыннарда әледән- әле хәтәр юл фаҗигаләре булып тора, кеше гомерләре киселә. Ә кузгатылган коллар шәһәрчеге өстенә салынган дачада яшәүчеләр, ниндидер тынычсызлык сизәләр, ул инде әллә ничә хуҗага сатылды. Бәлки, бу туры килү генәдер, кем белә?! Дулкыннар шавына имәннәр, каеннар шавы килеп кушыла. Тукта әле, каян ишетелә соң бу?! Авыл башында ике зират бар, шуннан икән. Монда борынгы бабаларның рухлары яшеренгән. Зиратта тынлык, фани дөнья мәшәкатьләре онытыла монда. Иске зиратның тирә-ягын карап-чистартып торалар, рәшәткәләр белән тотып алынган ул. Бу зиратка игьтибар зуррак кирәк, каберләр инде тигезләнгән, иңгән, кемнеке икәнен дә белеп булмый. Карап тормасаң, хәзер әрекмән, чүп үләне котырып үсә башлый. Яңа зират гел каралып тора, һәркем үз туганының каберен чиста-пөхтә тотасы килә. Күп каберлекләр чардуганланып, таш куелган, кемнеке икәне язылган. Агачлар шавы аша бабаларымның рухы дәшә сыман: " Мәчетләрне кире торгыздыгыз, дини вәгазьләр тыңлыйсыз, Ураза, Нәүрүзне, Корбан - бәйрәмнәрен олылыйсыз, өлкәннәрне мөселманча соңгы юлга озатасыз. Ә кешеләр күңелендә үзгәрешләр барамы соң? " Халкым һәрвакыт аң-белемгә омтылган, яңалыкны үз иткән. Революциягә кадәр авылыбызда алты мәхәллә, алты мәчет, алты мәдрәсә булган, диләр. Бу бит һәр зур урамның мәктәп-мәдрәсәсе булган дигән сүз. 1908 елга кадәр дә, авылымның аксакаллары сөйләвенчә, мәдрәсә эшләгән. Ир малайларны мулла абзый, кыз балаларны абыстай укыткан. 1908 елдан соң шәкертләргә белемне Хуҗаәхмәт исемле мөгаллим бирә башлый. Кабан авылыннан Шәмсеруй исемле кыз, безнең авылга килеп, кызларның аң-белемен үстерә. Мәдрәсәгә бик теләп йөргәннәр. 1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, дөньяви гыйлемнәр бирелә башлый. 1935 елда мәктәп җидееллыкка, соңыннан сигезеллыкка әйләндерелә. Урта белемне Кече – Елга авылы мәктәбенә йөреп алалар. Җитәкчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1982 елда авылыбызда яңа, ике катлы урта мәктәп төзелә. Укучыларыбыз рәхәтләнеп урта белем алалар. Мәктәп гөрләп яши. Авылыбыз уртасында 1991 елда мәчет манарасы калкып чыкты. Һәр көн аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Азан тавышы, дулкыннарның һәм имәннәрнең шавы бергә кушылып, ерак киләчәккә алып китә. Киләчәгебез ничек булыр?! Ә киләчәгебез ныклы күренә. Нинди күренекле кешеләр үстергән минем авылым. Арсланов Марат – физика фәннәре докторы, Америка вузларының берсендә физикадан белем бирә, Арсланов Ринат – Казандагы "Аш – су” фирмасының генераль директоры, Шәмсетдинов Нурмөхәммәт – фәнни тикшеренү институтының баш хезмәткәре, Гарифуллин Рөстәм – Авыл Хуҗалыгы министрлыгының баш экономисты, Мөхәммәтҗанов Азат – Идел буе районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе -- подполковник, Мәхмүтов Госман – Эчке Эшләр министрлыгының подполковнигы, Габдуллин Минневәли – Г. Камал исемендәге Академия театры артисты, Әмирова Мәдинә -- Әлмәт театры артисткасы, Якуп Шарапов – КТУ ның профессоры, күп дәреслекләр авторы, "Асылъяр” – Алсу Зәйнетдинова – эстрада җырчысы... Аларның һәрберсенең күңелендә авылым хатирәсе саклана. Сусаганда эчкән чишмә суының тәмен, Чулман суының рәхәт салкынлыгын, комнарының кайнарлыгын, олы юлдан узучы машиналар гөрелтесен, агачларның сихри шаулавын әле дә булса тоялардыр, ишетәләрдер. Дулкыннар сөйләшә... Ни сөйли алар? Әйе, мин дә нәкъ сезнең кебек, олы диңгезнең бер дулкыны. Ярга тырыша-тырыша килеп бәрелгәнмен. Минем сыман бу ярга күп дулкыннар килер, алар да сезне шулай тыңларлар, имәннәр шавын ишетерләр һәм кабат туган йортларына – олы диңгезгә кереп яшеренерләр. Ә бу диңгез гел шаулар. Аның дулкыннары беркайчан да бер-берсенә охшамас. Һәрберсенең үзенең язмышы, үзенең уйлары, хыяллары, серләре... Ә сез аларны эндәшмичә генә тыңларсыз, чал дулкыннар!
 
Садриева Резедә, 9 нчы сыйныф.
 
 
 
"Үз тарихын белмәгән халыкның-киләчәге дә юк",-ди халык мәкале. Шуңа күрә безгә үз тамырларыбызны белергә, токымыңның буыннарын барларга, аларны үзебезнең балаларыбызга да җиткерергә кирәк. Авылдагы токым-нәселләрне барлыйбыз, кемнең нинди материаллары бар, җибәрегез, урнаштырырмын.