-->
 
 
Гүзәл үзебезнең төп Имәнкискә авылы кызы. Шушында туып, шушында үскән, шушында гаилә корып, бүгенге көндә үзенең пар канаты- Нуретдине белән менә дигән ике сылу кыз тәрбиялиләр. Инде күп еллар авыл мәдәният йортында сәнгатъ җитәкчесе булып эшли. Авылдагы бер генә бәйрәм дә Гүзәл әзерләгән  мини-спектакльдән башка узмый. Һәр эшкә иҗади якын килеп, бар күңелен биреп  уздырылган бу тәрбия чаралары авылдашларның күңелендә озакка урын ала. Газета-журналларда әледән-әле аның мәкаләләрен, очеркларын очратырга була. Бу биттә без Гүзәлнең төрле матбугат басмаларында урын алган язмаларына тукталабыз...
 
Сезгә тәкъдим ителгән язмалары: 


1 бит
Рәхмәт сиңа, әни!
«Булгария» фаҗигасе безнең авылга да җитте…
Түрә булу да җиңел түгел...
Гамьсезме ул, балачак?!
Килмешәк   дигән сүз  юк!!!
2 бит
Эшегезне яратыгыз, ләкин чамасын белеп.  
Гәҗите - саргайган,  яшьләре - олыгайган...
3 бит
"Сабыр канатларыгыз сынмасын!”
Канатлары каерылган ирләр+ кутыр йөрәкле хатыннар  = ??? яки чишелешен кем табар?!”
Ак яулыгың кайда, әнием?!
Куркаклык бәласе!
4 бит
Барыбыз да язмыш кочагында!
Алия  "чишмәсе”
Атсыз авыл тормышы булырмы?
Җәберме, әллә кадерме? 
5 бит 
Изгелек онытылмый.
Килмешәк   дигән сүз  юк!!!



ИНДЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ҮЗЛӘРЕНӘ КҮЧӘБЕЗ

Рәхмәт сиңа, әни!

Туганнарны төп нигез, авылда төпләнеп калган гаилә бер­ләштерә. Бергә җыелулары бик рәхәт! Шатлык-кайгыларны уртаклашу, ир һәм хатынның туганлык хисләре белән яшәве – ананың олы тәрбиясе ул! Мин дә әнигә бик рәхмәтле! Үзе вафат булганнан соң да без – туганнарны берләштерердәй тәрбия, кайгыртучанлык хисләре биреп калдырган. Әнинең якты хатирәләре, сокландыргыч эшләре, үрнәк гамәлләре, авырлыкларга бирешмәс көчле ихтыяры безгә маяк булып, юл күрсәтеп тора.

Әни дигәч, күп вакыт йомшак табигатьле, иркәләүче ананы күзаллыйбыз. Безнең әниебез, киресенчә, кырыс табигатьле, бик таләпчән иде. Тик үзе исән чакта аңлап бетермәгәнбез: барлык кисәтүләре, әрләүләре урынлы булган. "Әни, гел әрләмә инде. Мәзәктәге Хуҗа Насретдин күк чүлмәк ватканчы ук "кыйныйсың"!" – дигән чаклар булгалады. Ә ул: "Чүлмәкне ватканчы кирәк шул, ваткач, соң була", – дия иде.

...Бөтен урам бала-чагасы бергә җыелып туп уйныйбыз. Тубы да уйнап туймаслык бит! Кунак кызы шәһәрдән алып ­кайткан! Ә безнең авылда туп юк. (1980 нче елларда салада азык-төлек кибетләре генә эшли иде.) Уйнап арыгач, Кама буена су коенырга төшеп киттек. Тупны исә безнең мунча чоланына куеп калдырдык. Шул көе туп турында онытканбыз да. Ята шулай туп чоланда, мине кызыктырып. Бер көнне түзмәдем, урамга алып чыктым. Дус кызлар: "Туп алдылармыни?!" – дип кызыксынды. "Әйе, – дим, горурланып. – Әни Казаннан алып кайтты". Икенче көн иртән (авыл кешесенең "иртә"се бик иртә бит аның!) әни мине йолкып диярлек уятты: "Тупны каян алдың?" Дусларыма әйткән сүзләрем исемә төште, үзем исә акланырга сәбәп эзлим. "Хәзер үк тор әйдә! Бар, хуҗасына кертеп бир!" Тордым. Тупны күршеләргә керткәндә кызарып беттем. Көтү куып кайтып килүчеләр мине күз карашы белән каезлый иде сыман. Әбисенә кайткан кунак кызы тупны бездә калдырган көнне үк киткән булган. Тик аны үземнеке итәргә уемда да булмады лабаса. Ә әниемнең каты тәрбиясе гомер буе иярә килде: "Кеше әйберенә кагылма! Үзеңнекен рөхсәтеңнән башка алдырма!" Хәзер дә мин әни күрсәткән юлдан яшәргә тырышам. Кайсы вакытларда: "Тукта! Болай итмим әле, әни рухы риза булмас!" – дип тыелып калам. Үзем дә ике бала анасы. Аларга да үрнәк булырга телим.
 
 
«Булгария» фаҗигасе безнең авылга да җитте…

«Ямьле җәй»дигәнебезнең инде яртысы үткән икән. Сизмичә дә калдык. Үткән җәй корылык белән күңелгә хуш килмәсә, быелгысы, Аллага шөкер – шифалы яңгырлары явып үтә, кояшы да чамасын белеп кенә кыздыра. Ә мондый җәйләрдә Имәнкискә халкы Кама ярында су коена, комында кызына иде. Тик ни өчендер быел алай булмады ул!
Җәй башыннан ук ярларын яшел суүсем басты, болганчык сулы дулкыннар какты. Су коенырга төшүчеләр пычрак суга керергә теләмичә, борылып кайта торды, аннары бер белгәч, Камага төшмәс булдылар. Яр буйларында бушлык – кызынучылар да күренми…
Бу гадәти булмаган күренеш – ил белән бергә, безнең авылга киләсе зур кайгыга кадәр шулай иде. Ә инде хәзер, дөнья бәясе торырлык 2 авылдашыбызны су йоткач, Кама ярларына аяк та басасы килми – андагы ярга каккан дулкыннар йөрәккә шом сала. Атна булды инде шулай…
Һәлакәткә юлыккан теплоходта апалы-сеңелле 2 авылдашыбыз– Роза Хәсәнова һәм Фәния апа Миндубаева, алар янында тугандай булган киленнәре – Зөлфия апа Хәсәнова да бар иде. Алар арасыннан бары Фәния апага гына исән калу насыйп булган.
Дөньяда булган бар бәла-каза, төрле һәлакәтләрне яңалык тапшыруларыннан ишетеп, күреп торабыз. Шул көннәрдә, алар өчен кайгырабыз, фаҗигагә тарганнарны кызганабыз һәм… онытабыз. Ә монысы онытырлык түгел! Чөнки, үзебезнекеләр! Ә үзеңнеке – үзәктә! «И-и, Ходаем! – дим, – иң якыннары – тормыш иптәше, балалар, бертуганнар, ата-аналар ничек түзә?!» Халык ничә тәүлек инде, соңгы өмет – гәүдәләре табылуны тели. Ниһаять, 4 тәүлектән соң, изге күңелле авылдашыбыз – Зөлфия апаның, 5 тәүлектән соң, чибәрлеккә тиңнәр булмаган, роза чәчәгедәй матур Роза апаның табылуы, аларны йөзләгән кеше соңгы юлга озата килүе, аз гына булса да, хәлне җиңеләйтте.
…Бу тормышта бар нәрсәгә ирешергә тырышабыз. Яшәешебез авылдашлар күз алдында, ә язмышларны үзең дә белмисең! (Ярый әле, белмибез!) Нигә шундый язмышлар языла адәмгә?! Болай булырга тиеш түгел иде бит! Яшәешләре белән сокландырган, үлемнәре белән тетрәндергән язмышлар… Күңелләр һич тә риза түгел! Изге күңелле, яхшы кешеләр иде бит алар! Нигә яздың икән шундый язмышлар, Ходаем?!
… Роза апа яшь белгеч буларак, терлекчелектә хезмәт юлын башлап, яшьлегендә Казан каласына киткән. Лаеклы ялга чыккач, авылда өй салып яши башладылар. Шундый яшь күренгән, матур Роза апаны ипле-җайлы гына сөйләшүләре белән күз алдына китерәм…
… Зөлфия апа, Хәсәновлар гаиләсенең төпчек уллары Исхак абыйга кияүгә чыккан. Яшь буын аны күрше авылдан килен булып төшкәнен белми инде – 35 елга якын Имәнкискәдә ул! Шушы еллар эчендә ул тормыш маягы – күпләр өчен үрнәк була алды. Шәфкатьле, сабыр, акыллы, мөлаем – бу сыйфатлар буенча аңа тиңнәр аз!
Таркалган «Маяк» колхозында, авыл көнкүрешендә, гомумән, җәмгыятьтә тырышлык күрсәткән актив хезмәткәрләрнең берсе иде ул. Колхоз тулы көчендә булганда, өлкән хисапчы эшен тартты. Сәгате-минуты исәптәге хезмәттә, шуның өстенә, район киңәшмә-җыелышлары, отчетларыннан кайтып кермичә эшләгән бу елларында да соклана идем мин аңа. Бит ул елларда, шәхси хуҗалыкларда икешәр сыер, казы-үрдәге, дигәндәй. Шул кадәр хуҗалыктан тыш, олы яшьтәге авыру каенана, каенатаны кадер- хөрмәт итеп, ир хатыны, 2 бала анасы булуы; кунакчыл йортның уңган хуҗабикәсе, зур коллектив белән идарә итүдә дә – барысына да аныңча кешелекле, олы йөрәкле булып калу – һәр кеше булдырырдай эш түгел.
Каенана – каената да озын гомерле булдылар. Аларны да кадерләп мәңгелеккә озатты ул…
Колхозлар таралгач, Зөлфия апаның көчле булуы, җаваплылыктан курыкмавы зур эшләрне җиңеп чыгарга этәрде – хуҗалык товарлары кибете ачты… Һәлак булуына санаулы көннәр калганда, «Иркә» дип оныгы исемен элмә тактага – кибетенә куйдырды.
Күпме авылдашына авыл хуҗалыгы кредитларын юлларга булышты.
Уйлап куям: бигрәк өлгер кеше булган икән. Ә үзе һич ашыкмас кеше кебек – каударланмас, җай белән эшләр. Бар нәрсәне акыл белән хәл иткән, димәк! Имәнкискә сайлау участогы комиссиясен дә ул җитәкли иде бит! Сайлау – бик җаваплы, авыр хезмәт! Ул булганда, курыкмыйбыз! Чөнки Зөлфия апада белем, сабырлык, яхшы оештыручанлык хәттин ашкан. Без аның канаты астында үзебезне яхшы хис итәбез!
Хәер, аның янында һәрчак рәхәт иде. Кибетенә кергәч тә, нурлы йөзе тагын балкыр. Өендә кабул иткәндәй, «Әйдә, әйдә, уз!» – дияр. Шундый кибетчедән ничек товар алмыйсың!? Җылы карашын тоеп, аның да күңелен күрәсе, бүген үк, кирәк булмаса да, берәр нәрсә алып чыгасы итәсең. Сагынып сөйләргә калганын кем уйлаган!
Кайда гына булмасын, авылдашлары белән аралашуы да туганнарча аралашу кебек, бик самими, искиткеч матур иде. Ә бит тормыш катлаулы! Төрле хәлләр була. Ә ул һичкайчан берни белгертмәс – гел елмаер, итәгатьле сөйләшер иде. Сөйкемле булуы өстенә, эчке матурлыгы күңеленә сыя алмыйча, ташып чыга иде микән әллә аның!?
Матурлык дигәннән, 2003нче елда авыл мәдәният йортында «Матурлык турында матур кичә» дип исемләнгән зур кичә үткәрдем. Анда эчке матурлык белән үзләренә җәлеп иткән, хөрмәткә лаек авылдашларымны кунак итеп чакырган идем. Үтә дә тыйнак икәнен шул вакытта белдем. Чакырсам да, килмәде. Соңыннан сөйләшкәч, шул тыйнаклыгы комачаулаганын аңладым. Ул тыйнаклыгы аны шулкадәр бизи иде!
Ә үткән ел, авылыбызның җәмгыять тормышында күп көч салган, көчле ихтыярлы хатын-кызлар белән «Без көчлебез» дип исемләнгән кичә үткәргәндә, ничек итсәм иттем – тыйнаклыгын да тәнкыйтьләдем (ачулана, үпкәли белми иде!). Күп тапкырлар чакыргач: «Кеше сүзен аяк астына салмыйм», – диптер инде – килде. Сөенеп бетә алмыйм хәзер: сәхнә түренә утыртып хөрмәтләдем, кичә барышында башка кунаклар кебек, аны да бәяләдем, сораулар биреп, тамашачы каршында бар яхшы сыйфатларын ачтым. Ә тыйнаклыгы шул кадәр күзгә бәрелә – «көчсез зат», диярсең, әгәр тормыш рәвеше белән таныш булмасаң. Ә тамашачы риза иде, чөнки – чынбарлык! Күңеле булды: зур рәхмәтләрен белдерде. Кеше үзе исән чакта бәяли белсәк иде шул. Вафатыннан соң да яхшылыкларын сөйләп бетерә алмадык. Сокландыргыч кеше иде. Роза апа турында да бары матур хaтирәләр калды.
Күңелләрдә мәңге сакланырсыз сез, Матур апалар! Менә бүген дә Зөлфия апа урамнан үтеп китәр дә, мин исәнләшергә өлгергәнче үк: «Исәнме, Гүзәл?! « – дип кояш күк елмаер, көн тагын да ямьләнер төсле. Күңел әле шуны көтә!
 
 
 
Түрә булу да җиңел түгел

Еш кына газета битләрендә түрәләрне сүккән язмалар укырга туры килә. Үзем гади кеше булсам да, миңа андый язмалар ошап бетми. Җитәкчеләрнең төрлесе бардыр, сүз дә юк. Ләкин түрә булу да җиңел түгел бит ул. Бар булдыксызлыкны җитәкчегә аудару белән һич кенә дә килешмим. Ә байлыкка килгәндә, ул хәзер яши белеп яшәгән, тырыш кешеләрдә, җитәкче кәнәфиендә утырмасалар да, сөбханалла. Әллә шулай түгелме?! Кешенекен күп күрмичә, үзеңнекенә шөкер итә белергә генә кирәк. Безнең Лаеш районы Имәнкискә авылында, мәсәлән, күпчелек халыкта йорт-җирләр яхшы, кайберәүләрнең икешәр-өчәр шәхси машинасы бар. Югыйсә бездә дә шул ук тормыш. Тик халык: "Эш юк", – дип тормый. Сөтен, каймагын, бәрәңгесен, чебеш-казын үстереп, сатып акча эшләргә тырыша.

Һәр авылда авыл җирлеге башлыгы була. Вак түрә саналадыр инде алар. Ә авыл халкы өчен алай түгел! Чөнки иң беренче йомыш аларга төшә. Авыл кешесе эштән курыкмый бит ул, ә менә бер белешмә кәгазе алу аның өчен сират күперен кичү белән бер. Соңгы елларда "кәгазь боткасы", ай-һай, күбәйде. Йорт-җиргә дисеңме, социаль яклауга кирәкме – санап бетергесез. Шөкер, еллар дәвамында җыелган документлар арасыннан төгәл мәгълүматлар туплап, кирәкле белешмәләрне язып бирүче хезмәткәрләр бар.

Безнең Имәнкискә авылы Чырпы авыл җирлегенә карый, ягъни авыл җирлеге бинасы 1,5 чакрым ераклыктагы күрше авылда урнашкан. Дистә еллар инде, шул ерак араларны якын итеп, авыл җирлеге башлыгы Мөхәм­мәтҗан Шакиров һәм сәркатип Илсөяр Гаянова Имәнкискәдән Чырпыга эшкә йөриләр. 1,5 чакрым ерак арамыни диярсез?! Һәр гаиләдә диярлек машина соңгы елларда гына пәйда булды бит әле. Моңа кадәр кайда җәяү, кайда юлда очраган машинага утырып йөриләр иде. Тик беркайчан да авыл советына йомышы төшкәннәрнең гозерен аяк астына салмадылар. Хәзер дә шулай!

Илсөяр апа Гаяновага: "Ай-яй, ничек шулай гел ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел була аласыз?" – дим. Ә ул һәрвакыттагыча елмаеп, тыйнак кына: "Әти белән әни шулай тәрбияләгәндер инде", – дип җаваплый. Аларның йортлары да авыл советы бинасы кебек: авылдашлар гозерен кабул итәләр. Урамда күреп, киңәш-табыш сораучыларга да: "Мин эшкә кагылышлы сорауларга эш урынында гына җавап бирәм!" – дип җавапларга була югый­сә. Авылдашларын хөрмәт ит­кән, кешелекле җитәкчеләр алай эшли алмый шул.

Чырпы авыл җирлеге бинасына барып керсәң, гадилеккә, искиткеч яхшы мөга­мәләгә, кеше хәленә керә белүгә хәйран каласың. Монда барысы да – үз эшләренең осталары. Аларга түрә булу җиңелме икән? Үзем шулай дип яздым да туктап калдым. Газета укучылар күп төрле бит. "Әһә, ник язган әле бу моны? Монда нидер бар, йә туганыдыр..." – диючеләр дә табылыр. Юк, иптәшләр! Кешеләрнең яхшы гамәлләренә, матур сыйфатларына сокланучы гына мин. Ә язылганнарга ышанмасагыз, үзегез безгә юк йомышыгызны бар итеп килеп карагыз әле, ихтирам яулаган түрәләребезне күреп китәрсез. Имеш, ике-өч авыл җирлеген берләштерергә җыеналар икән, диләр. Алла сакласын! Авыл халкын "ата-анасыз", "шыр ятим" кал­дыра күрмәгез!
 
Гамьсезме ул, балачак?!
 
Гамьсез балачак дияргә яратабыз! Соңгы вакытта бигрәктә килешмим бу сүзләр белән. Ата-ана кайгыртуы астында булганга әйтеләдер инде ул үзе. Алай дисәң, олы кешеләр арасында, бала-чага кебек, берни уйламыйча, " көн үттегә” яшәүчеләр бихисап. ...Балалар белән аралашам. Гамьсез түгел алар! Кечкенә булсалар да тормышка үз карашлары, үзләренә күрә максатлары да бар! Әлбәттә барысыда бер төрле түгел. Мәктәптә укып кайтып, спорт белән шөгыльләнгән, район иҗат һәм сәнгать мәктәпләренә йөреп, музыкаль белем алган, авыл мәдәният йортындагы түгәрәкләргә йөргән һәм һәр чараларда диярлек катнашкан актив балалар ничек инде гамьсез булсын! Үзләре бала гына, ә никадәр игътияр көче, тырышлык, үҗәтлек бар аларда! Ә бит шул мәктәп-укучы темасына кире әйләнеп кайтып яза башласаң – дәресләрдән соң үткәрелгән чаралар белән гөрләп тора бит ул мәктәп! Анда да шул ук балалар мәшь килеп йөриләр. Мин моны уз авылым - Имәнкискә гомуми урта белем бирү мәктәбендәгене күреп язам. Бар мәктәптә шул хәлдер, дип фикер йөртәм. Укытучы һәркайда да – укытучы бит инде ул! Безнекеләр, әле яңа гына "Тамчы-шоуда” катнашып, җиңү яулап кайттылар. Ә менә укытучылар - тыңгысыз җаннар - укучылар дия-дия картаерга "оныталар”! Ах-ух килергә яратса, укытучы ахылдау, уфылдаудан башы чыкмас иде. Юк бит, һаман хәрәкәттә, гел елмаялар, һаман яшь, матурлар - әйтерсең гел үзләрен генә кайгырталар?! Дөресрәге, олыгаерга вакытлары юк аларның! Бала күңеленә юл салып, аларны шәхес итеп тәрбияли торгач, теләсәң дә теләмәсәңдә бала кебек куана, вакыты белән аларның эчкерсез дустына әйләнәсеңдер... Гомер буе укытучы булганнар, күпме балага күңел җылысы бирәләр?! Балачакны гамьле итү өчен тырышкан һөнәр ияләре шул алар! Юкка гына, әрвахларга дога кылуны пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саләллаһү галәйһиссәләм " ...барча остазларыбызның, ... рухларын шат кылсаң иде”, - дип индермәгән. Димәк, укытучы эше саваплы, югары бәяләнә торган гамәл. Балаларның төрлесе бар дип сүз салган идем. Һәр бала үзенчәлекле, һәр нәрсәгә үз карашы! Укытучы, һәркайсын бер-берсеннән аермыйча канат астына ала. Мөмкинлекләрен вакытында күреп, киләчәктәге уңышларына юл яра! Әлбәттә, баланың күңелендә гаме булса гына... Ярый ла, уңышка ирешкәннәргә һәр кеше дә укытучы кебек шатлана, горурлана белсә! Юк шул, бармакка бармак сугып, эш күрсәтә белмәгән, теленә салынган кешеләр тырнак астыннан кер, пычрак эзлиләр. Үзе булдыра алмаган кеше, ирешелгәннәр- нинди авыр, катлаулы юллар аша, никадәр көч, сәламәтлек исраф ителеп килгәнен аңламый! Ә уңышка юл, мисаллар нигезендә тәэсфирлаганымча, балачактан салына... Алсу- Асылъярыбызның балачагын исемә еш төшерәм. "Ай-яй! Булса да булыр икән үзен аямый торган кеше!” - дип гәҗәпләнә идем. Үзем 16 яшькә олы булсам да, фәлсәви фикер йөртә белүенә, үҗәтлегенә, тырышлыгына исләрем китә иде. Беркайчанда көчен кызганмады! Талантын югары бәяләп, ялындырулар, мескенләнүләр аңа ят нәрсә булды. Уйлап карагыз әле, 13 яшьлек кыз бала чиста тавышка (берседә алдан яздырылмаган!) 17 җыр җырлап, соло концертын куйды ("Яңа гасырны сәламләп..” дип аталган бу концерт 2000 нче елның 13 гыйварында булды!). Укуда да алдыңгы булып, бер генә район, авыл мәдәният чараларында (республика күләмендәге җыр фестивальләрендә дә!) катнашмыйча калмады. Кечкенәдән югары тәрбияле бу баланың, әти-әнисе чит авылга йөреп көн озын эштә булуын, энесе белән сеңлесенә апа булуын да исәпкә алсаң, кая инде ул гамьсез балачак тәтесен?! Шулай балачактан ук "тәртә арасына” кертсәк, әллә соң бала уңышларга ирешүчән, булдыклы булып үсә микән?! Мөгаен, монда тагы бер , әле телгә алмаган фактор- ата-ананың үзләренең кешелекле, югары тәрбияле кеше булуларыдыр! Үз мисалларында үрнәк булулары!!! Әйе, бар безнең авылда мондый гаиләләр. Үтә дә уңган-булган кешеләр алар! Тырыш кеше күп бала табудан да курыкмый! Кай арада тәрбия бирергә өлгерәләр?!. Юк, бала белән шөгельләнеп утырырга вакытлары да калмыйдыр... Җәмгыяттә җаваплы хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарган мондый ата-аналарның балалары - әти-әниләренең авылдашларга карашын, аралашуларын күреп, эшләгән гамәлләре аша - тормыш мисалларында күреп үсәләрдер. ...Габдрахманова Роза, Габдуллин Ранил, Фәттахова Гөлшат, Җиһаншина Зилә, Габдуллина Алинә, Габдуллина Альбиналар - шулай ук мәктәп активистлары! Үзләре яхшы укыйлар, атнаның билгеле көннәрендә районга (Лаеш бездән -12 км!) иҗат һәм сәнгать мәктәбенә йөриләр. Авыл мәдәният йортындагы түгәрәкләргә даими йөрүчеләр дә алар! Балаларның "бала” гына булып калмаулары турында яза идем бит әле! Бер шулай спектакль куярга булдык. Алинә салкын тидергән - каты авырый. Шул 10 яшьлек бала җаваплылык хисен югалтмыйча (Җаваплылык хисе балада булмаса да гаеп түгел бит!) кышкы салкында әнисенең өс киеме (озынрак, җылырак булсын дип) белән репетицияләргә килүе, үзенең сүзләре булмаганда урындыкка ятып торулары исемә төшә. Бу бит ата-анадан килгән- коллектив хакын, кеше, җитәкче хакын хаклау кебек матур сыйфат! Ә бит авырмаган көе дә, йөз сылтау табып күләгәдә кала алабыз! Балачактан ук шундый булганнарга зур өметләр белән карыйм мин! Күңелемнең тирән төпкеленнән изге теләкләремне телим. Булдыра алганча, мөмкинлекләр бирергә тырышам. ...Уңышка ирешкән, теге яки бу өлкәне күтәрергә тырышып, үзен кызганмыйча хезмәт иткән икән - гәеп эзләмәгез диясем килә минем кайберәүләргә! Талантын, булдыклыгын күреп кемдер ”үсәргә” булышкан икән, рәхмәттән башка сүз булырга тиеш түгел! Иң беренче чиратта, арттан этүчене түгел, ә үзен кызганмаган, тырыш, көчле алдан баручыны күзаллагыз! Әгәр уңышларыннан түзә алмыйча, көнләшәсез икән, үзегез тырышып эшләп карагыз. Бәлки, пычрак атып гайбәт сөйләп әрәм үткән вакытыгыз файдалы үтәр, күңелегез дә чистарыр! Теге дөньяларда да: ”Кая минем эшләгән изгелегем?! - диеп җаныгыз бәргәләнеп елап йөрмәс.
 
Лаеш районы, Имәнкискә авылы. Гүзәл Галләмова. "Безнең гәҗит” газетасында (18. 04.2012) басылды.
 
 

                                  Килмешәк   дигән сүз  юк!!!

  "Күпер төбеннән”  беркая киткәнем юк минем,  дип, уенын-чынын бергә кушып әйтергә яратам мин. Күпергә терәлеп диярлек торган йортта үстем...  Тормыш коргач, шул нигезгә  йорт салып, шул күпер янында яшәп – гомер уртасына атладым. Бу минем, туган авылыннан читтә яшәүчеләрдән аермалы буларак - бер бәхетем булды!.. Миңа шушы тирәлектән дә матур, кадерле бер җир юк!!!

  Җирсү дигән уй-хисне кичерергә туры килмәде миңа. Шулай да, ни икәнен күңелем  белән тоям. Ярый әле, әйләнә-тирәмнең радиусы кечкенә булган, югыйсә, җирсү миндә ташкындай көчле булыр иде. Бер тәүлеккә кунакка чыгып китәргә туры килсә, ярты җаным туган авылымда кала – читтә күңелемә тыңгылык таба алмыйм. Якыннарым беләләр - шуңа, чакырганда: "Килегез ... , беләбез инде, килмәгәнеңне!”- диләр. Кыюрагы әрләп "тәрбияләмәкче”: "Күреп туйгансыңдыр инде авылыңны! Гомер бетмәс эшеңне калдырып, ял итеп кайтырсың!.. Бер дә рәхәт күрәсең килми мени соң синең?!” – диләр. Авылымнан да, авылга  хас булган бетмәс хезмәттән дә - бер дә туймаганымны,  бер рәхәтлеккә алыштырмаганымны да, әйтеп-аңлатып тору файдасыз икәнен беләм. Шуңа күрә, "Кунакта рәхәттер, ә өемдә тагы да рәхәт!” дию белән чикләнәм. Кул гына селтиләр...  Аңламыйлармы?!  Әллә аз гына булса да, шәһәр буйлап гиздерәселәре килә?

  ...Һәр йорт, тыкрык, су буйлары, шау-шулы машина юлы да, бакалы сулыгы да, сандугачлы таллыгы да, кычытканлы ермагы да – бары да күңелгә якын шул. Имәнкискә,  җәйрәп яткан сулыгыннан кала, табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан, дип авыз суын корыта торган түгел үзе, ә миңа алыштыргысыз ул! Тәпи атларга өйрәнгән урамнарыннан атлау, бергә уйнап үскән дусларыңны, 10 ел буе бергә укыган сыйныфташлар, укыткан укытучыларыңны, гомүмән авылдашларыңны көн саен диярлек күрү, аралашу - яшәешнең бәхетле мизгеле икәнен, бары читтә яшәгән кешеләр генә нечкәлекләре белән аңлыйдыр...

«  Ноябрь 2017  »
дшсшчшпшҗмшбякш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930