Гомер уза аккан сулар кебек...Инде 2014 нче елга да аяк бастык...


26 гыйнвар...
Күпсанлы туганнарының, балаларының, кодабызның авыр кайгысын уртаклашабыз


Гаиләбез  күгендә балкып янган тагын бер йолдыз сүнде...
Яраткан кодагыебыз  да ахирәткә күчте. 
Бервакытта да авырлыгын кеше өстенә салмас, кайгы-хәсрәтен кешегә күрсәтмәс, 
тормыш сөючән, уңган-булган, чибәр кодагыебыз да китеп барды...
Күңелнең ышанасы да килми... И Аллам, язмыштан узмышлар юк шул...
Һәрчак безнең догабызда булырсың, сөекле кодагыебыз



26 гыйнвар
Кайгыгызны уртаклашабыз, күпсанлы Сәйфетдиновлар гаиләсе!


Инде Исламия апабыз да безне ташлап мәңгелеккә күчте.
Ачык йөзле. уенчак телле  апабыз юк инде.
Очрашканда һәрвакыт хәл-әхвәл сорашыр, төпле кидәшләрен бирер иде.
Яткан гүрләрең киң, иман нурлы булса иде, авылдаш апа!

 


05.02.14 ел
Вәлиева Зөһрә апаның туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз

Авылыбызның иң өлкән хатын-кызы исәпләнгән Зөһрә апабыз  да мәңгелеккә күзләрен йомды.
Шушы яшенә кадәр үз аягы белән кибетләргә, почтага килүен күреп, соклана идек аңа.
Әйтерсең, картлык аны урап узган, аек акыллы, яхшы хәтерле иде Зөһрә апабыз.
Үзе исән чакта шактый истәлекләр дә язып алып кала алдык, шөкер.
исләлекләр исән әле дигән язманы ШУШЫ СЫЛТАМАГА басып та укый аласыз.
Урының оҗмах түрләреннән булса иде... 

 

 

20.02.14 ел
Сибгатуллиннар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз!

Габделхай да авылны ятимләп китеп барды.
Никадәр кешенең өендә аның кулы белән кертелгән ут янадыр бу авылда.
Гүрләрең дә шушы утлар янган өйләрдәге кебек якты булса иде. 
Үз кулларың белән эшләп калдырган яхшылыкларың меңе белән үзеңә дога булып барып җитсен, укучым, авылдашым!
. Яткан гүрләрең киң, иман нурлы булса иде, авылдаш!

 
 Галиевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз

Егетләрчә төз, горур атлап, көн саен бишвакыт намазга мәчеткә ашыгучы Якуб абый да китеп барды.  Хатыны Зөләйха  апа инде күпҗән гүр иясе, Якуб абый берүзе дәрт малайны аякка бастырды, башлы-күзле итте. әллә инде йзелеп яратканга, әллә башка сәбәптән, Якуб авый оенә чит-ят затын -кыз кертмәде. Өе дә, үзе дә, балалары да һәрвакыт чиста, пөхтә, үрнәк булдылар. Гел сокланып карап кала идем артыннан: тормыш ничек кенә кырыс булса да, Якуб абый шулай һәрчак  төз, җитез, яшь чырайлы булып калды. Ә улы Рщшитнең вакытсыз арабыздан китүе аны аяктан екты. Авыр кичерде ул улының китүен. Инде үзе дә алар янына мәңгелеккә күчте. Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, Якуб абый!