Инде 2013 нче елга да аяк бастык...



Кайгыгызны уртаклашабыз, Ризвановлар гаиләсе!

Халык мәш килеп ахырзаманны көтте...килмәде...
Ә Яңа ел килде һәм үзенең сәгатен саный да башлады...
Исемлекне Әлфинур апа Ризванова ачып җибәрде...
Бүген, 2 (3) нче гыйнвар көнне ул да ахирәткә күчте...

Урыннарың
оҗмах түрләреннән булса иде, Кодагый!

 


16/01/2013
Күпсанлы Габдуллиннар  нәселенең олы кайгысын уртаклашабыз

Авылга тагын кайгы килде...
Авыр, бик авыр кайгы... Көтмәгән җирдән, уйламаган җирдән килде ул...
Ишетелде дә, барча халыкны өнсез калдырды...
Ышанмадык, була алмас мондый хәбәр дип өметләндек...
Ләкин күрәчәкне дә, язмышны да без үзгәртә алмыйбыз шул...
Өрлектәй таза-сау сәламәт, уннарча ел буе барлык тирә-яктагы Сабантуйлар батыры,
тырыш, хезмәт сөючән, менә дигән әти һәм ир,

кияү һәм ул...мизгел эчендә юкка чыкты...
Калды дөнья, калды бар матурлык...
Ал чәчәкләр калды болында...
Чәчәкләргә төренеп эшем калды...
Эзем калды узган юлымда....


Урыннарың оҗмах түрләреннән булсын,
энекәшем, укучым, яраткан һәм хөрмәт иткән авылдашым.


 


1 февраль

Тагын бер оҗмах кошчыгы артты  ахирәттә. Ул- Рәсим улы Раян.

****

2 февраль, өйләдән соң
Күпсанлы  Кәримовлар гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашабыз.

Фатыйма апабыз да мәңгелек йортка күчте.
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, Авылдаш апа!


 

18/02/2013
Авылдашларыбыз Кыямовлар гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашабыз.
Безнең арабыздан Хафиз абый белән Бәян апаның кызы Фирдинә дә китеп барды.
Казанга баргач, очраганда, "Нихәлләрдә сез, авылдашлар", дип килеп дәшә торган,
ачык йөзле, тәмле телле авылдашыбыз да китте арабыздан. Яткан гүрләрең киң, иман нурлы булса иде, авылдаш!


 


22.02.2013 ел.

Күпсанлы Вагаповлар гаиләсенең, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз

Иртәгә бәйрәм дигән көнне, авылыбызның соңгы ветераны- Мәмүт абый да мәңгелеккә күчте.
Авылда торганда, узып киткәндә һәрчак дәшеп калыр, хәлләреңне сорар, киңәшләрен бирер иде...
Урыннарың оҗмах түрләреннән булсын, Авылдаш абый!



 

12.04.13.
Алиябез белән Маратыбызның , туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз...


Авылны  авыр кайгыга салып, дөньның матурлыгын бер тапкыр да күрмичә,
Алиябезнең сабые Габдулла ахирәткә күчте.
Оҗмах кошы инде син, балакай, һичшиксез.




07.05.2013 ел.

Күпсанлы  туганнарының кайгысын уртаклашабыз!

Бүген Заһидулла абыйны да озаттык. Бик ачык кеше иде, мәрхүм.

Очраганда бер дә сөйләшмичә, хәлләреңне белешмичә узып китмәс иде.

Гүрләрең якты, иман нурлы булса иде,  авылдаш абый!

****

10.05.2013 ел.
Күпсанлы Хәсәновлар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашабыз...

Искәрмәстән, дөнья тагын тез астына китереп сукты, диярсең...
Алсу вафат дигәч, беравык аптырашта калдык.
Япь-яшь, тормышның иң матур чорында китәсез дә югаласыз, авылдашлар.
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, укучым




16.05.2013.
Күпсанлы Саляховларның, Шакировларның,Габитовларның олы кайгысын уртаклашабыз...
Инде бәби туйларына әзерләнә башлап, кечкенә малайга исемнәр уйлап йөргән көннәребезне
сагынып искә төшерергә генә калды...
Язмыш бигрәкләр дә ачы булды шул ...
Әти-әнисез яшьли ятим калып, инде  никахлар укытып, 
гөрләтеп туйларын уздыргач,
сөенечебезнең иге-чиге булмаган иде.

Узган-барганда гел үзе укыган, үзе эшләгән мәктәбенә кереп, хәлләребезне белешә,
сөенечләре белән уртаклаша иде.
Ә ул бәйләгән оекбаш-носкилар, бияләйләр әле бик күп еллар безнең тәнебезне генә түгел,
җаннарыбызны да җылытып торыр...
Авыл зияратында янәшә ике кабер...бала һәм ана кабере...
Сабыеңның үзен генә калдырасың килмәгәндер инде салкын гүрләрдә...
Каберләрегез иман нурлы булсын, яраткан укучым...




04.06.2013
Вагаповлар гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашабыз...

Мәмүт абыйның ахирәткә күчкәненә әле 3 кенә ай.
Бәхетле парлар шулай тигезлекләре белән яшәп, тигезлекләре белән китәләр...
Һәркемгә дә тәтеми бу бәхет...
Әйе-әйе, ялгыш язмадым бәхет дип, үземә дә шул ук теләкне телим.
Олыгайган көнеңдә бер-береңнән калып, каңгырап яшәгәнче, икең бер җирдә булу хәерле.
Авылдашлар, гүрләрегез киң, иман нурлы булса иде...




12.07.13

Күпсанлы Хафизовлар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашабыз!

Туганыбыз Вәгыйзьабый да ахирәткә күчте. Ачык йөзле, тәмле телле иде мәрхүмкәй.

Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, туган абый!

***

07.08.13.

Улымның адашы Рәүф улы Рубин  турындагы  ачы хәбәр  бер генә авылдашны да  тыныч калдырмагандыр.

Эшендә бәла-каза килеп чыгып әрәм булды менә дигән ир-егет.

Инде Имәнкискә зыяратында  ике Рубин...

Урының  иман нурлы булсын, Рубин!

***

12.08.13 ел

Сәгъдиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз!
 Әминә апа да көтмәгәндә-уйламаганда китеп барды.  Ул пешергән ашларның тәме әле күп авылдашларымның исендәдер. Тыныч йокла, Әминә апа! Урыннарың яхшы булсын!

***

01.10.13 ел.

Күпсанлы Дияровларның олы кайгысын уртаклашабыз!

Зиннур абыйны матур көз көнендә озаттык. Гел хәрәкәттә иде, әле карыйсың, печәнгә китеп бара, инде карыйсың, бушатып, урнаштырып йөри. Әйбәт кеше иде күрше абый, ахирәттә дә урыннарың яхшыдыр дип уйлыйм. шулай була күрсен. Амин!

***

09.10.13 ел.

Хәсәнҗановлар гаиләсенә дә кара кайгы керде!

Сәрия әле япь-яшь иде, әле яшисе дә яшисе, тормыш дилбегәсен ут уйнатасы чагы иде. Язмыштан узмышлар юк шул. Гомереңнең һәрбер мизгеле исәптә.  Сәриябез дә үзенә бирелгән вакытны яшәде. Урыннарың оҗмах түрендәдер, авылдаш!

***

23.12.13 ел- кырыгы

Шакировлар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашабыз!

Газизулла абый да гел безнең арада кебек. Менә сумкасын тотар да, кибеткә килеп керер күк.

Яшь идең әле авылдаш абый, яшь идең... Нишләмәк кирәк...

Гүрләрең киң, иман нурлы булсын дип теләргә генә кала.

***

БЫЕЛГА ИСӘПНЕ ЯПТЫК КЕБЕК...