Берәүләр килә, икенчеләре китеп бара...
Безгә кадәр дә шулай булган, без киткәч тә шулай булачак...
Бу - мәңгелек канун...
Киткәндә безгә, исәннәргә, үпкәләп китмәгез, әрвахлар...
Яткан гүрләрегез киң, якты, иман нурлы булсын!
Белеп яки белми кылган гонаһларыгыз ярлыкансын,
эшләгән изгелекләрегез мәртәбәләнсен!
Я, Раббым, урыннарыбызны оҗмах түрләреннән итсәң иде һәммәбезнең...
Амин... 


Яңа, 2012 елның сәгате текелди башлады...
 
 
 
07.01.2012.
Тагын безнең йортка кайгы керде. ..

Бу юлы мин үземнең яраткан кайнанамны, Зөфәрем үзенең әнисен,
күпсанлы балаларыбыз, оныкларыбыз үзләренең кадерле әбиләрен югалтттылар.
Кадерлебез Нурулла кызы Минзифаның бөтен гомер юлы сезнең күз алдыгызда, авылдашларым.
Аның кадәр ярдәмчел, изге күңелле, эш сөючән кешеләр безнең арабызда да аз түгелдер.
Шушындый катлаулы заманда 8 бала табып үстереп,
аларны тормышта үз урыннарын табарлык итеп тәрбияләгән каенанам алдында чал башымны иям.
Урыннарың оҗмах түрләреннән булыр дип мин чын күңелемнән ышынам.
Я, Раббым, ышанычларым акланса иде!
Догаларыбыздан калдырмабыз, изге күңелле әниебез! 

  
          
10.01.2012.
Фаттаховлар гаиләсенә килгән авыр кайгыны уртаклашабыз.
43 яшь кешенең иң матур чакларының берсе. Илсурыбыз гына безне калдырып, бакыйлыкка күчте.
Яткан гүрләрең киң, якты, иман нурлы булса иде, Илсур.
Күпсанлы туганнарыңның кайгыларын уртаклашабыз.




 
 
22 январь 2012 ел.
Рамил абыебызның, Раил, Дамир, Марсельләрнең, аларның гаиләләренең олы кайгысын уртаклашабыз.
Авыл тагын тирән кайгыда...
Инде бу юлы язмышмы, күрәчәкме безнең арабыздан тагын бер гүзәл затыбызны алып китте.
Безнең яраткан остазыбыз Гөлҗиһан апа Миркасыйм кызы бакыйлыкка  күчте.
Кеше гомере нәрсә белән бәяләнә?
Уздырган көннәр беләнме, эшләгән эшләр беләнме, үстергән һәм канат биреп очырган газиз балаларың беләнме?
Кайсы белән генә бәяләнсә дә, Гөлҗиһан апаның намусы саф, вөҗданы чиста:
менә дигән килен, яраткан хатын, бәхетле ана, дәрәҗәләргә ирешкән җитәкче...
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, остазым!
Безнең һәрберебез эшләгән яхшылыклар сиңа дога булып барып ирешсә иде. Амин...


 
 
2012 ел, 17-18 февраль, төн уртасы
 
Шәймәхәмәтов Радикның, аның күпсанлы туганнарының ачы хәсрәтләрен уртаклашабыз.
 
Әй язмыш, ник син мондый ачы соң вакыт-вакыт?!.
Сөер-сөелер өчен яратылган яшь җаннарны ник кыясың икән?
Әле бер атна элек кенә әти-әнисенең юбилеенда уйнап-көлеп,
киләчәккә якты планнар корып йөргән  кыз бала ник кирәк булды икән сиңа?
Мизгелләр кеше язмышын хәл итә, ник алар нәкъ шул урында,
нәкъ шул секундта анда булганнар соң?
 Аймыл булырга күп тә кирәк булмагандыр, күп булса 2-3-5 минут...
 
Оҗмах кошларыдыр син анда, хур кызыдыр, башкача булмас...


 

 
21.02.2012 ел.
Өйлә тирәләре...
 
Рәхимә апаның туганнарыннарының олы хәсрәтләрен уртаклашабыз...
 
Авыл бер кайгыдан арынып бетми, икенчесе  ишек кага...
Телефоннан йөрәк өзгеч хәбәр алдык та, бертоташтан катып калдык...
Авылда янгын, Рәхимә апаның курчак өедәй матур каралты-курсына ут капкан...
Ә иң аянычы, үзе дә шул ут эчендә калган...
Газета-журнал битләреннән мондый очракларны ишеткән булса да,
үзеңнеке үз шул инде, йөрәк сыкрады, йөрәк елады...
Рәхимә апа, авылдашым, урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде...



 
02.04.2012
Төнге сәгать 11 ләр...
 
Авылдашыбыз Ахметшина Миләүшәләрнең ишегенә кайгы җиле килеп бәрелде...
 
Типсә тимер өзәрлек, көч-куәте ташып торган авылыбыз кияве- Ахметшин Алмаз фаҗигале рәвештә һаләк булды- автоавариягә эләкте.
Без, бөтен авылдашлар,  сезнең йортка кергән кайгыгыз-югалтуыгызны уртаклашабыз.
 Сабырлыклар бирсен Ходай Тәгалә...
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, авылыбыз кияве- Алмаз!

 
 


16 май, көндезге өйлә тирәсе...
 
Хәсәнҗановларның күпсанлы туганнарының олы хәсрәтен уртаклашабыз!
 
Өйлә намазына чакырып азан тавышы ишетелә...
Мәктәпкә кайгылы хәбәр килеп иреште, Фатыйма апа да безне калдырып, ахирәткә күчкән.
Озак еллар трактористларга кайнар аш әзерләүче булып эшләгәнен ишеткәнем бар иде,
иншаллаһ, бик күпләрнең чын күңелдән әйтелгән рәхмәтләрен күп ишеткәндер ул үз гомерендә.
Рухларың шат, яткан гүрләрең киң булса иде, Фатыйма апа.





Датасын белмим

Хафизовларның олы кайгысын уртаклашабыз!
 
Укучым Гөлүсәнең олы кайгысын уртаклашам!
Ходай Тәгаләдән бары сабырлык кына сорарга кала.
Язмышмы, ялгышмы-  безнең арабыздан гөлчәчәгедәй кыз баланы алып китте...
 

 
21.06.2012 ел
Гайнуллин Таhирның туганнарының кайгысын уртаклашабыз!
 
Авылда тагын кайгы!
Бу Әҗәл дигәнең яшен-картын сайлап тормый шул.  Инде Таhир да китеп барды.
Тыныч кына яшәде, тыныч кына китеп барды...

 

 
 
20.08.2012
Кадимнең һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз!
Җир-Ана үз куенына күршебез Маһирә апаны да сыендырды.
Узган-барганда матур теләкләр теләп кала торган апабыз да мәңгелеккә күчте.
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, Маһирә апа!

 

 
08.09.2012 ел 

Авылдашыбыз Гәрәевларның  тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Көтмәгәндә-уйламаганда, аяз көнне яшен суккандай хәбәр килде: Илдар үлгән. 
Ничек инде, әле ярты сәгать элек саубуллашып калган кеше үлсен ди! 
Ләкин хәбәр дөрес булып чыкты...
Әй, Илдар, Илдар!!!




  
14.09.2012 ел.
Иртә.
Авылдашыбыз Галиевларның авыр кайгыларын уртаклашабыз.
 
Үзәкләрне өзәрлек хәбәр, басып торган кешене утырырлык итте...
Ишеткән хәбәр берничек тә башка  түгел, акылга да сыймый...
Инде безне калдырып, авылыбызның иң булган егетләренең берсе,
 типсә тимер өзәрлек Якуб улы Рәшит арабыздан китеп барган...
Авыл хуҗалыгы, авыл үзе таркалып барганда, барлык көчен, булдыклылыгын, тәвәккәллеген җыеп, 
 крестьян хуҗалыгы оештырган, ә инде соңрак, бытбылдык фермасы белән тарихка кереп калган
РӘШИТЕБЕЗ дә юк...
Гадилеге белән дә күңелемә кереп калды: миңа аны укытырга туры килмәде, алар инде Елгага укырга киткәннәр иде...
Эшем төшеп, "Рәшит Якупович"-дип дәшсәм, "Кәүсәрия апа, Рәшит кенә инде мин, шулай дип кенә дәшегез, яме", дияр иде...
Гадилекнең  мисалы инде бу...
Авыр туфракларың җиңел,  Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде...


 

 
18.09.2012
Хөснетдинова Зәкия апаның күпсанлы туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз!

Инде бүген тагын яңа  хәбәр, Зәкия апа бакыйлыкка күчкән!
Операцияләрне исән-имин үтеп, савыгып бетте дигәндә генә ул да китеп барды.
Рәшитнең җидесе, Зәкия апаның өчесе...
Күңелдә бертөрле авырлык, бушлык...
Их, авылдашлар, китәсез дә  китәсез...



 

11.10.2012.
Исламнурның һәм туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз

Инде Зәмзәмия апа да китеп барды...
Тыныч кына яшәде, тыныч кына китеп барды. 
Көзнең шундый матур бер мизгеле иде Зәмзәмия апабыз мәңгелеккә юл тотканда.
Каберләргә кергәндә рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде, дип теләк теләдем.
Амин, кабул була күрсен!!!
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, авылдашым!!!



                      

14/10/2012
Кайгыгызны уртаклашабыз,  авылдашлар...

Һаман китәсез дә китәсез...
Инде Габделвәли абый да китеп барган...
Мин белгәннән тыныч кына гомер кичерде...
Элекке чорларда машина белән бик күп кешеләрнең гозерен үтәгәндер ул, 
чөнки берничә генә машина булган колхозда.
Чын күңелдән рәхмәт әйтүчеләре дә аз булмагандыр...
Эшләгән изгелекләрең үзеңә савап булып кайтса иде, авылдашым!




ноябрь

Авылдашыбыз Фәритнең туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз
Урыннарың оҗмах түрләреннән булса иде, авылдаш...


 


New Cell New Cell New Cell New Cell New Cell New Cell New Cell